16+

Банк карталарын чүп савытына ташлап дөрес эшлибезме?

Акча картасының срогы чыгу сәбәпле, яңасы артыннан банк бүлекчәсенә килергә туры килде. Иске картаны, тантаналы рәвештә диярлек, кайчы белән кисеп тапшырдылар. Бу нәрсә: аерым бер традицияме, әллә саклану чарасымы?

Банк карталарын чүп савытына ташлап дөрес эшлибезме?

Акча картасының срогы чыгу сәбәпле, яңасы артыннан банк бүлекчәсенә килергә туры килде. Иске картаны, тантаналы рәвештә диярлек, кайчы белән кисеп тапшырдылар. Бу нәрсә: аерым бер традицияме, әллә саклану чарасымы?

2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Россиядә чыгарылган банк карталарының саны 341 млн (!) данәгә кадәр арткан. Ун ел вакытны алсак, бу рекорд булып санала.
Һәр банк картасының куллану вакыты бар (кагыйдә буларак, 3-5 ел). Ул картаның алгы ягында төшерелгән була. Вакыты чыккан түләү картасын нишләтергә? Моның турында бик сирәк кеше уйлый. Аны чүп савытына ташлап дөрес эшлиләрме?

Гамәлдән чыккан хезмәт хакы яисә кредит картасын шул килеш ташлап калдырмасагыз яхшырак. Чөнки анда сезнең турында шәхси мәгълүмат бар, аннан мошенниклар рәхәтләнеп файдалана ала. Бу кешеләр техник яктан бик грамоталы һәм башкалар тарафыннан эшләнгән теләсә нинди ялгыштан файдаланалар. Аларны банк картасының номеры һәм пин-коды гына кызыктырмый. Картадан җинаятьчеләр клиент турында бөтен мәгълүматны туплый һәм үзләренә табыш алу өчен файдалана. Вакыты чыккан банк картасы ярдәмендә мошенниклар сезнең яңа счётыгызга чыгарга һәм, ахыр чиктә, анда саклана торган акчадан файдаланырга мөмкин.

Җинаятьчеләр арасында куллану вакыты чыккан карталарны сату очраклары да бар икән. Алар хакер һөҗүмнәре ясап, гади гражданнардан да, коммерция оешмаларыннан да акча урлый. Аннары акчаны ялган кешеләр счетлары аша чыгаралар. Шуның белән җинаятьчеләрнең эзләре югала. Шуның белән бергә аларны табу өмете дә. 

Картаның вакыты чыкса да, сез барыбер аның хуҗасы булып каласыз һәм аның буенча уздырыла торган барлык операцияләр буенча җаваплылык тотасыз. Банк белән төзегән һәр шартнамәдә карта хуҗасына картаны өченче затларга тапшырырга тыя торган пункт бар. Бу кагыйдә искергән карталарга да кагыла.

Ничек дөрес юк итәргә соң?
Пластик картада язылган хәреф һәм саннар киселергә тиеш. Голограмманы да горизонталь рәвештә кисәргә кирәк. Пластикның кире ягындагы магнит полосаны диагональ буенча кисеп алыгыз. Шул яктагы өч санлы куркынычсызлык кодын җыеп һәм укып булмаслык итеп ваклагыз. Кул куйган җирне дә кисәргә онытмагыз. Пластик карта кисәкләрен төрле урындагы чүп савытларына ташларга киңәш ителә. 

Картаның куллану вакыты беткәч, банкка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Мәҗбүри түгел, ләкин саклану өчен кирәк. Әгәр карта яңадан чыгарылмаган булса, куллану вакыты беткәч ул автомат рәвештә ябылачак. Әмма, мәсәлән, кредит оешмасында ул бәйләнгән хисап счеты ачык калачак. Счетка хезмәт күрсәткән өчен, кагыйдә буларак, түләргә кирәк. Һәм хәтта клиент банк картасыннан файдаланудан туктаса да, кредит оешмасы аның хисап счетыннан комиссия алып барачак. Шуңа күрә картаны яңадан ясаудан баш тартып, ул бәйләнгән исәп-хисап счетын ябарга кирәк. Барлык тоташтырылган онлайн-түләүләрне һәм хезмәтләрне, смс-хәбәр итүне бетерегез. Счет ябу турында белешмә алыгыз. Бу очракта сез вакыт узу белән шактый сумманы тәшкил итә алырлык көтелмәгән чыгымнардан котылырсыз. 

Дөрес, соңгы вакытта әлеге гамәлләрне башкару бөтенләй кирәк түгел дип белдерәләр. Картаның вакыты чыгу белән, барлык мәгълүматлар иске картадан яңасына күчми, мәгълүматлар яңара, янәсе. Ләкин беркем дә гарантия бирми. Ә бу исә үзе үк шикле гамәл. Сакланганны саклармын дигән сүзләрне истә тотып, үзебезне яклар чак.

Лилия Яфизова.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading