16+

Ясалма интеллект, нейрочелтәр: “Кеше технологияләрдән барыбер өстенрәк чыгачак”

Соңгы вакытта ясалма интеллект, нейрочелтәрләр телдән төшми.

Ясалма интеллект, нейрочелтәр: “Кеше технологияләрдән барыбер өстенрәк чыгачак”

Соңгы вакытта ясалма интеллект, нейрочелтәрләр телдән төшми.

Алар фәндә генә түгел, ә гамәли кулланышка, ягъни кайбер һөнәр ияләренең эшчәнлегенә дә кереп урнашты.

Татар яшьләре арасында да IT белән кызыксынучылар аз түгел. Милли мохиттә һәм татар мәдәниятен үстерүдә заманча технологияләр ничек кулланыла, татар “айтишниклары” нинди яңалыклар уйлап таба һәм аларның киләчәге бармы — шул турыда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Эрнстович Хәкимов белән әңгәмә кордык.

– Ерактан башлыйк әле. Сез белемегез буенча филолог, ягъни тел белгече, ләкин IT өлкәгә дә бик якынсыз. Беренче карашка ике төрле яссылыкта яткан өлкәләрне ничек берләштерә алдыгыз?
– 22 ел элек үземнең диплом эшемне татар телен компьютер технологияләре ярдәмендә тикшерүгә бәйләгән идем. Университетта укыта башлагач та, нәкъ шул теманы дәвам итеп, булачак педагог, филологларга үз өлкәләрендә заманча технологияләрне ничек итеп кулланырга кирәклеген өйрәтә башладым. Ә андый фәннәргә елдан-ел кызыксыну арта бара.

– Беренче мәртәбә сезнең дәресләргә килгән филолог-студентлар “Ни өчен безгә технологияләрне белү кирәк?” дип әйтмиме соң? 
– Студентлар белән тәүге очрашуда бергәләп “Филология һәм IT арасында нинди бәйләнеш бар?” дигән сорауга җавап эзлибез. Тел – ул үзе иң беренче информацион технология, нәкъ аның ярдәмендә бер-беребез белән аңлашабыз. ITның асылы да шул бит: нинди дә булса мәгълүматны алу, эшкәртү, тапшыру. Ә тел исә табигый төр. Кешенең акыл ягыннан бернинди чикләүләре булмаса да, физик яктан без камил түгел: ягъни гигабайтларча мәгълүматны истә калдыра алмыйбыз, ул кирәк тә түгел. Компьютер кебек санап һәм эшкәртеп тә утырмыйбыз. Әйе, кеше аны бәлки үзе дә эшли алыр иде, тик моның өчен озак вакыт кирәк, ә бу – гомерне сарыф итүгә тиң. Шуңа күрә кеше үзенә ярдәмгә дип технологияләр уйлап таба. 

Кабат телгә әйләнеп кайтсак, компьютерларда программалау телләре бар. Алар без куллана торган телгә нигезләнеп ясалган. Анда да символлар, кагыйдәләр бар. Сөйләмдә сүзләрнең урынын бутасаң, сине аңламаска мөмкиннәр. Программаларда да шулай: кодында хата җибәрсәң, система “сбой” бирәчәк. 

– Ясалма интеллект дигәч, күз алдына ниндидер бик катлаулы механизмнар, кешене хәтерләткән роботлар килә. Ә гади тел белән әйткәндә ясалма интеллект – ул нәрсә?
– Ул кешегә генә хас һәм кеше генә үти алган дип саналучы вазифаларны башкаручы технология. Без вак-төякне дә, ниндидер зуррак мәсьәләләрне хәл итүне аларга йөкли алабыз. Мәсәлән, телдән-телгә тәрҗемә итү. Кеше контекстка карап, сүзнең нинди мәгънәдә кулланылганын аңлый. Онлайн тәрҗемәче дә контекст белән эш итә һәм нинди сүз кулланырга кирәклеген аңлап, теге яисә бу сүзне китерә. Иннополистагы пилотсыз автомобильләр дә юлдагы хәлгә карап, туктаргамы, борылыргамы дигән вак, әмма мөһим мәсьәләләрне чишә. 

– Соңгы айларда колакка еш кергән төшенчә – “нейрочелтәр”. Аларны инде рәхәтләнеп эшкә дә җигәләр. Укучыларыбызга шулай ук аңлатып китик әле.
– Ә нейрочелтәрләр – метод. Алар төзелешләре буенча баш миен хәтерләтә, чөнки эчендә структура һәм катлаулы бәйләнешләре бар. Нейрочелтәрләр – күпсанлы мәгълүматны бик күп төрле параметрлар күзлегеннән тикшерергә сәләтле математик модельләр. Кеше бит оныта, алда әйткәнемчә, бик күп әйберне исендә тота алмый. Тотса да, миендәге ерак тартмалардан тартып чыгару авыр. Ә нейрочелтәргә миллионлаганча мәгълүмат тутыр, ул шуннан сиңа кирәклесен сайлап, соравыңа туры китереп җавап бирә ала. Нәрсәне булса да өйрәнгәндә аның бөтен сыйфатларын истә калдыра. Каршымдагы каһвә савытының 10-15 сыйфатын таба алырмын, ә нейрочелтәр аны микроскоп астында караган кебек, бик күп төрле үзенчәлекләрен тикшерә, исендә калдыра һәм шуннан структура тудыра, ә кирәк вакытта куллана. 

– Мисал китерсәк?
– Мәсәлән, язылган текст буенча рәсем ясату. Беренчедән, “халыкка” чыкканчы, уйлап табучылар ул нейрочелтәргә миллионлаган сурәт күрсәткән һәм тасвирлаучы текстын да керткән. Миллион песи күрсәтсәң, барысын дә хәтерләячәк, хәтта бер-берсе белән чагыштыра да алачак, ә без кешеләр ул миллионның күпмесен истә калдырыр идек икән? 

– Ләкин без, кешеләр, иҗадилык белән аерылабыз…
– Әйе, ләкин, әйткәнемчә, онытучынлык та хас. Кайвакыт башка яңа сыман бер идея килә, тик ул идея инде күптәннән бүтән кеше авызыннан әйтелгән, бәлки тормышка да ашырылгандыр. Күп очракта әйберне ишетәбез, күрәбез, ләкин башның ерак почмагына алып куеп, онытабыз бит. Ул аңның яшерен ягында (подсознание) кала. Һәм вакыты җиткәч, әлбәттә, калкып чыга, ә без аны яңа уйлап тапкан әйбер кебек кабул итәбез.

Инша яки әдәби әсәр язганда еш кына кабатлану очрый. Бер язучының стиле икенчесенекенә охшаган булырга мөмкин. Әлбәттә, бу махсус эшләнми, бары тик автор йогынтысы нәтиҗәсе генә. Ягъни безнең һәр әйткән фикер оригиналь булмаска да мөмкин. Ә нейрочелтәр бөтен күргәнне дә хәтерләргә сәләтле. 

Бүгенге көндә татар телен, мәдәниятен үстерүдә яңа технологияләрне кулланалармы? Һәм ничегрәк?

– Әлбәттә, күптән кулланалар. Русчадан татарчага тәрҗемә итү экспериментлары 1960нчы елларга карый. Ул вакытта күп авылларда әле ут та кермәгән, ә безнең Казан университетында ул заман ЭВМнарында тәрҗемәләрне эшләп караганнар. 90нчы елларда төрле иҗтимагый вакыйгалар бу эшне куәтләп җибәрә. Нәкъ шул елларда матбуган электрон версткага күчә. Ә компьютерларда татар шрифтлары да булмый. Инициативалы галимнәр төркеме — Рәис Бохараев, Җәүдәт Сөләйманов — фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырып, татар теле өчен төрле программалар эшли башлый. 

Бүгенге көндә дә рәхәтләнеп көнкүрештә кулланылучы тәрҗемә кушымталарыбыз бар. Еш кына ярдәмгә килүче ТатSoft (ТатСофт). Андый инструментларны кулланырга кирәк. Әлбәттә, бик үк камил булмасалар да, эшләткән саен, уйлап табучылары кире элемтәгә таянып, аны яхшырта, статистикасын да арта. Димәк, татар теленә ихтыяҗ бар дигән фикер туа. Икенче мисал — татар телле навигаторлар. Кызык һәм хәтта берникадәр юмор хисе булган юлдашың булу күпкә уңайлырак. 

– Ә нәрсәләр җитми?
– Әйтелгән сүзне – текстка, ә текстны сөйләмгә әйләндерә торган технологияләр кирәк. Алар видеоформатларда кулланыр өчен җайлы. Яки мөмкинлекләре чикле, күзләре күрмәүчеләр өчен дә бик әйбәт инструмент. Журналист диктофонындагы аудиоязманы тиз арада текстка күчереп куя торган технология бар, тик татарчасы әле эшләнелеп бетмәгән. Тора-бара анысы да камилләшер. 

Автоматик синхрон тәрҗемә турында да уйланырга кирәк. Әйтик, дәүләт органнарында киңәшмә бара ди. Анда утыручыларның берникадәр өлеше татарча аңламаганлыктан, киңәшмә русча бара һәм “хәерле көн”, “рәхмәт” белән чикләнә. Ә синхрон тәрҗемә бу мәсьәләне чишәр иде. Татарча аңламаганнар колакчын киеп, көн кадагыннан артта калмаслар иде. Без университетта укыткан кытай студентлары да андый тәрҗемәчеләрне рәхәтләнеп куллана. Бер яктан, материалны үзләштерәләр, икенче яктан, телне өйрәнә алмыйлар. Шуңа күрә һәр нәрсәдә дә баланс табарга кирәк. Технологияләр ялкауландырырга түгел, ә ярдәм итәргә тиеш.

– Башкаладагы хезмәттәшләребез нейрочелтәрләрне инде үз эшләрендә куллана. Ә без әле барыбер саграк карыйбыз. Текст белән эшләүчеләр андый технологияләрне бәлки көндәш итеп тә күрәдер. Шушы яңалыкларны ничек кабул итәргә һәм ничек кулланырга өйрәнергә?

– Заманасы үзгәрде, шуны аңларга кирәк. Университет белеме белән генә яшәп булмый. Үзгәрешкә төрле яктан карарга тырышырга. Җайлашабыз бит. Яңгыр яуганда кулчатыр алабыз, аяк асты боз булганда, яраклы аяк киеме киябез. 

Журналистика мисалында карасак, нейрочелтәрләр вак-төяк текстлар язуны үз өстенә ала калса, журналистларның иҗадилыгы иркенәер иде. Дөресен әйтсәк, журналистның күп вакытын нәкъ менә шушы шаблонлы, “мәҗбүри” язмалар ала, ә саллы материалларга кайвакыт кулы җитми. Бәлки шул өлешен машинага “йөкләсә”, үзе фантазиясен эшкә җигеп, төптән уйланып, аналитик жанрларга ешрак мөрәҗәгать итәр иде. 

Татар нейрочелтәрләрләре камилләшкәнче әле шактый вакыт узар. Фантастик фильмнардагы кебек, технологияләр зур үсешкә җитеп, кеше контроленнән чыгуы да бик кечкенә процентта. Мөмкин түгел дәрәҗәсендә. IT өлкәдәге дөнья лидерлары бик тиз баручы прогрессны күздә тотып, бераз әкренәергә кирәктер, дип тә уйланалар. Шулай да, үсәсе дә үсәсе әле.

– Ә нейрочелтәрләр татар мохитенә кайчанрак кереп төпләнер икән – андый фаразларыгыз белән дә уртаклашсагыз иде. 
– Фаразлау авыр. Тиз дип уйлыйм. Әлбәттә, нинди өлкәдә булуына карап. Текстлар өлкәсендә бер 3-4 елдан, бәлки, тагын да иртәрәк, алар табигый нәрсәгә әйләнәчәк. Фәнни эшләр, диплом язганда рәхәтләнеп кулланырга булачак. Тулысы белән яздыртмаса да, кайбер өлешләрендә гомуми нәтиҗәләр ясау өчен бик уңайлы ысул. Алга таба кешегә оригиналь, иҗади мәсьәлә калачак, ә компьютерга – гадирәк. Шуны истә тотарга кирәк: болар барысы да кеше уйлап тапкан нәрсәләр бит. Димәк, кеше үзенең хезмәтенең җимешен күрергә һичшиксез лаек. Ә кеше креативлыгы ягыннан һәрхәлдә өстенрәк чыгачак. 

Алсу Мансурова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading