Ишегалларын танымаячакбыз
Казанда ишегалларын төзекләндерү вакытыннан алда тәмамланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда ишегалларын төзекләндерү вакытыннан алда тәмамланды.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, быел 180 йорт ишегалды һәм 12 кварталара юл яңартылды. Нәтиҗәдә 80 мең кешегә уңайлы мохит тудырылды. Автомобильләр өчен 3 мең өстәмә урын булдырылды. «Узган ел ишегалларын төзекләндерү 31 октябрьгә кадәр сузылган иде. Подрядчы оешмаларның тәҗрибәләре дә арта бара, тырышлык та күрсәтәләр, шунлыктан быел эшләр 30 августка хәтле үк төгәлләнде», - диде Игорь Куляжев. Республика бюджетыннан Казан ишегалларын төзекләндерүгә 300 миллион сум акча күчерелгән булган. Калган финанс чыганаклары тротуарлар салуга тотыла.
«100 сквер» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бакча-скверлы ишегалларындагы сукмакларга кирпеч-брусчатка түшәлә. Декабристлар ур., 189, Светлая ур., 18 һәм Чистай урамындагы 27, 29, 31 нче йортлар ишегалларында брусчаткалар кулланылды. Идарәче компанияләр ишегалларына кече архитектура сыннары урнаштыруга да игътибар бирәләр. Мэр Илсур Метшин, сөйләшүгә йомгак ясап: «Казанда ике елда 590 йортның ишегалды, 36 кварталара юл төзекләндерелде. Башкарылган эшләр - 1 миллион квадрат метр. Ишегалларын төзекләндерү киләсе елларда да дәвам итәчәк», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар