16+

Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?

Вәт әкәмәт безнең бакчада, дусларым.

Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?

Вәт әкәмәт безнең бакчада, дусларым.

Күршеләрнең иске мунчаларының һәр бүрәнә ярыгына кыргый бал кортлары (дикие пчелы) оялаган, сырып алган.

Бер 5-6 еллап бар инде аларга, тик быелгы кебек азганнары юк иде. Бер файдасы бар, әлбәттә, минем өчен – берни эшләмисең: су сибәсе дә юк, чүп утарга да чыгып булмый, помидорларны да карый алмыйм, карлыганнар мөлдерәп утыра - җыярга юк. Кичен почти 8нче яртыларга кадәр котыралар. Аптыраш. Ә инде сәгать кичке 8-9да карлыган җыеп, төне буе эшкәртеп ятасым килми, болай да арыта ич. Ирем таңнан төнгә хәтле печәндә, ә мин тик ятам. Эч поша, сүз дә юк...

Интернеттан да укыдым инде, ничек котылырга дип. Күбесе яза, сүтеп котылсагыз гына дип. Аптыраш. Сезнең тәҗрибәгез юкмы андый?
Кыргый бал кортларының балы булырга тиеш кебек. Ә болар, баксаң, шул бүрәнә череге белән генә туклана, шул бүрәнәне кимерә икән. Шулай иске өйләренә ияләшкән туганнардан сораштым: сүткәч кенә котылдык, ди...

Ирина Хәмидуллина, Чистай районы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading