16+

Министр Әтнәдә бруцеллез авыруы белән бәйле хәл турында: “Бу чын фаҗига”

Әтнәдә бруцеллез авыруы белән бәйле хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чын фаҗига дип бәяләде.

Министр Әтнәдә бруцеллез авыруы белән бәйле хәл турында: “Бу чын фаҗига”

Әтнәдә бруцеллез авыруы белән бәйле хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чын фаҗига дип бәяләде.

“Биш мең баш терлекне юк иттек. Хәзер ул комплекс, язга яңа терлекләр алып кайту өчен, ветеринария таләпләре буенча тәртипкә китерелә”, – диде ул Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында. “Киләсе ел дәвамында, ветеринария куркынычсызлыгы таләпләре буенча, кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләре белән беррәттән, терлекчелек комплексларына да зур игътибар бирәчәкбез” дип тә өстәде ул. 

Күпләрне борчыган йомырка бәяләре турында да билгеләп үтте ул. “Бүгенге көндә йомырка җитештерү, кош гриппы очраклары булуга карамастан, 2 процент үсеш белән бара. Республикада йомырка белән бәйле ажиотаж күзәтелми. Йомырка Әзербайҗаннан, Төркиядән, бүген Ираннан кертелә башлаячак дигән хәбәр чыкты. Яңа елдан соң ай дәвамында бу вазгыять хәл ителергә тиеш, диде ул. Шул ук вакытта йомырканың үз бәясе арту турында да ассызыклап үтте. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр кыйммәтләнү, хезмәт хаклары арту йомырка бәясе артуга китерде, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading