16+

«Салават Күпере»ндә китапханә ачылачак

Киләсе елда ачылу өчен 70 мең данә китап сатып алу планлаштырыла.

«Салават Күпере»ндә китапханә ачылачак

Киләсе елда ачылу өчен 70 мең данә китап сатып алу планлаштырыла.

Киләсе елда Арысланов урамындагы 13 нче йортта Салават Күперендә беренче шәһәр китапханәсе ачылачак. Ул 504 кв.м мәйданлы ике катны биләячәк. 14 ноябрь көнне биредә Казан Мэры Илсур Метшин киңәшмә уздырды. Очрашуда катнашучылар китапханәнең кыяфәтенең нинди булачагы, ремонт этаплары һәм киләчәк эшчәнлеге турында фикер алышты.

Киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев һәм шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резеда Исмәгыйлева катнашты.

 Яңа китапханә өчен төрле китапларның 70 мең данәсе сатып алыначак, дип сөйләде Резеда Исмәгыйлева. Басма версиядән тыш, килүчеләр китапларның электрон версияләрен китапханәдән үз смартфоннарына йөкләп ала алачак. Моның өчен китапханә «ЛитРес» сервисы белән килешү төзергә планлаштыра. Килүчеләр өчен бу хезмәт бушлай булачак.

«Без әкренләп Салават Күперенең социаль инфраструктурасын киңәйтәбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары, парк артыннан заманча китапханә ачарга чират җитте. Шәһәр китапханәләренең реконструкциядән соң нинди популярлык казануын күрәбез, ә монда без аны башыннан ук барлык яшь категориясендәге укучылар өчен яңа стандартлар буенча эшләячәкбез. Ул бу яшь районда мөһим мәдәният үзәгенә әверелер дип ышанам, шуңа күрә хәзер проектны тәмамлау этабында килүчеләргә биредә уңайлы һәм кызыклы булсын өчен барысын да тиешенчә эшләп бетерүегезне сорыйм», - диде Илсур Метшин.

 Китапханәдә берничә зона планлаштырыла. Абонемент һәм уку залы булган тыныч зона, кечкенә генә конференция-зал (төрле әдәби очрашулар, чыгышлар, диспутлар өчен, анда укучылар китап турында фикер алыша, авторлар белән очраша, төрле белгечләрнең лекцияләрен тыңлый алачак) каралган. Шулай ук ирекле китап алмашу зонасы һәм зур булмаган кафе планлаштырылган. Резеда Исмәгыйлева сөйләгәнчә, китапханә көнендә кимендә 100 кешегә хезмәт күрсәтә алачак.

Китапханә ике катлы булачак, шуңа күрә ике төрле зонаның бер бинада урнашуы укучыларга уңайсызлык тудырмаячак. Сүз уңаеннан, Салават Күпере китапханәсе шәһәрдә үзәк балалар китапханәсеннән соң икенче ике катлы китапханә булачак.

Китапханәнең эш графигы әле расланмаган, ләкин халыкның ял көннәрендә генә түгел, атна дәвамында эштән соң да йөрергә вакыты булсын өчен аның эшен озайту планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Үзәкләштерелгән китапханә системасына 50 китапханә керә. Китап фондында 2,5 млн данәдән артык нөсхә исәпләнә. Соңгы елларда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа стандарт буенча өч китапханәгә капиталь ремонт ясалды. Шулай итеп, җәй көне яңартылганнан соң Баруди урамындагы 27 нче номерлы китапханә ачылды. Узган ел Хөсәен Мәүлетов урамындагы «Сандугач» дип аталган 13 нче номерлы китапханә яңартылды, ул шәһәребездә концерт залы булган бердәнбер муниципаль китапханә булып тора. Яңа стандарт буенча беренче яңартылган объект 2020 елда Цеткин урамындагы 26 нчы номерлы китапханә булды.

Узган ел китапханәгә даими рәвештә 195,6 мең казанлы килгән, ә бирелгән китаплар саны 4,5 млн данәгә җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading