16+

Организмны чистарту өчен баллы су эч

Суга бал бутап эчү организм өчен әйтеп бетергесез зур файда, ди белгечләр.

Организмны чистарту өчен баллы су эч

Суга бал бутап эчү организм өчен әйтеп бетергесез зур файда, ди белгечләр.

Бер чәй кашыгы балны бер стакан каөнатмаган суда бутагыз. Шул рәвешле 30 процентлы баллы эремә барлыкка килә. Кл, составы буенча, кан плпзмасына тәңгәл килә икән. 
Баллы суны организм тиз һәм тулысынча үзләштерергә сәләтле. Мондый су ашкайнатуны җайга сала. Эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. 
Балны салкын тигәндә генә түгел, профилактика буларак та кулланалар. Иммунитетны ныгытырга теләсәгез, баллы су эчегез. Ул хроник борын суламауны, хроник бронхитны дәвалый, үпкәләрдән какрыкны чыгара. 

 Гомумән, баллы су организмның тулысынча күзәнәкләренә кадәр чистарта. Организмның вирусларга, бактерияләргә каршы торучынлыгы арта. Калын эчәелк эшчәнлеге җайга салына. 

Профилактика буларак, баллы суны иртән, ач карынга эчәргә киңәш ителә. Суны тиз эчеп бетергә кирәк. Бу бик мөһим, ди белгечләр. Ашказанының сфинктеры ачылып, сыеклык эчәклеккә эләгә һәм канга сеңәчәк. 

Моннан тыш баллы су бит тиресе өчен бик файдалы. Ул тире өслеген тукландыра, йомшак, бәрхет кебек итә. Шуңа да натураль косметикадан курыкмыйча кулланырга була. 

Аллергиядән интегүчеләргә, әлбәттә, баллы суны кулланырга киңәш ителми. 

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading