16+

Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа?

Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте. 

Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа?

Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте. 

Күптән түгел эштән соң иптәш кызым белән кафега барырга уйладык. Тик башта иремә шалтыратып, аның кайда булуын сорадым. Ул дус егете белән кафеда утыруларын әйтте. Кафега керсәк, ерак почмакта ирем утыра. Ә янында – җен кебек ямьсез, иреннәрен кабарткан, кыска итәк кигән бер кызый!
Күземә күренәдер, дип кабат иремә шалтыраттым. Ул кулына телефонын алды да, китеп сөйләшергә диптер инде торып басты. Ирем безне күрмәсен дип, кафедан чыгып киттек. “Икебезгә генә күңелсез, иптәш кызым белән сезнең янга киләбез хәзер”, – дим иремә. “Без китәргә җыендык инде”, – ди бу. 
Без боларның артыннан барырга булдык. Ирем теге кыз белән бер йортның подъездына кереп китте. 20 минут буе көттек, ләкин ирем чыкмады. Әгәр ул аны озатып кына куярга теләгән булса, шундук чыгар иде. Әмма ул күренмәде. Телефонына шалтыраттым, җавап бирмәде. Шулай булгач, аларның нишләгәннәре аңлашыла инде...

Өйгә кайттым да, уйга калдым. Мин башкалардан бер дә ким түгел бит. Түшәктә дә дәртле, теләсә ни кылана алам. Чибәрлегем дә бар. Өем җыештырылган, ашарга пешкән. Нигә соң ирләрем миңа хыянәт итә? Башта сәбәп ирләрдә дип уйлый идем. Хәзер инде шикләнә башладым. Барысы да хыянәт итә бит. Минем дә башкалар кебек үк матур гаилә корасы, сәламәт балалар табасы килә. Яшем дә бара...

Реклама

Инде нишләргә? Ирем әлегә мин белгәнне белми. Аның белән аерылышып, яңа ир табудан, кабат кияүгә чыгудан мәгънә күрмим. Бишенчесе дә хыянәт итсә? Нишлим, бирегез киңәш!
 

Язмага реакция белдерегез

6

1

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унга бар,унганчы бар дигэн бит эбилэр элек-эстэгефируллакаем,тфу,тфу,тфу

    • аватар Без имени

      0

      0

      4 тапкыр чыккансын инде. Син тоже яхшы тугел Сендереп.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирне кафе-рестораннан, кичке клуб, бардан юллаудан туктасан, кешечэ гаилэ корырсын

        • аватар Без имени

          0

          1

          Ирегез дэ узегез дэ кафе-ресторан буйлап йоруне туктаткач -Менэ булыр сезгэ матур тормыш.Яки икэулэп Бер компаниядэ йорергэ кирэктер?! Нишлэп ял итэсегез килсэ аерым йорергэ сон? Автор,гаеп узегездэ дэ бар сезнен,хатын-кыз буларак ирне тотып торырга сез тиешле!

          Мөһим

          loading