16+

Каенанам кысыла. Аерылышырга микән?

15 ел уртак тормыш алып барганнан соң, иремнең туганнары белән проблемалар барлыкка килде.

Каенанам кысыла. Аерылышырга микән?

15 ел уртак тормыш алып барганнан соң, иремнең туганнары белән проблемалар барлыкка килде.

Эш шунда: былтыр авылдан шәһәргә килеп урнашкан абыйсының улы, минем ризалыгымнан башка, бездә яши башлады. Ел ярым түздем. Ләкин шул вакыт эчендә без ирем белән еш кына сүзгә килә идек, чөнки аның туганнарына ярап булмады.

Аның әнисе еш кына безгә килеп, берничә көн тора башлады, ул киткәч, ызгыш башлана иде. Каенана гына түгел, өлкән килен (мин уртанчысы) һәм башка туганнар да безнең арага керделәр. Мондый хәл минем өчен түзеп булмаслык иде.

Иремнең энесенә башка торак табуын сорадым. Шул ук көнне тормыш иптәшемнең кече сеңлесе безнең өйдә җәнҗал куптарды, ирем белән ачуланыштырды. Моны хәтта искә төшерү куркыныч. Әлеге вакыйгалардан соң, бер ел диярлек иремнең туганнары белән күрешмәдем. Ә тормыш иптәшем әнисе һәм башка туганнары белән күрешкәннән соң өйгә ачулы кайта һәм хәтта миңа кул күтәрә башлады.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән иремне башка шәһәргә эшкә күчерделәр. Әлеге коточкыч хәлдән ял итәргә мөмкинлек туды. Яңа ел алдыннан ул отпуск алды һәм тагын шул хәлләр кабатланды. Әнисе янына берүзе кайтып килде. Тагын шул ук әрләшүләр, сүзләр... Аңлашыла ки, минем турыда төрле әшәкелекләр сөйләгәннәр инде. Соңрак мин балаларны алдым да, үзем дә боларга барып кайтырга булдым.

Өйдәге мохит киеренке иде, каенана безне төксе генә каршы алды. Минем белән дә, ирем белән дә сөйләшмәде диярлек, хәтта балаларны да иркәләмәде, гәрчә кечесенә 2,5 яшь булса да. Китәр алдыннан бөтен гаилә алдында миңа бик күп ямьсез сүзләр әйтеп бетерде, янәсе мин рәхмәт әйтә белмим, үземне дорфа, тәкәббер тотам, ягьни аның алдында тәлинкә тота белмим.

Чынлыкта, каенанам залим кеше, балалары белән идарә итәргә, барысын да үзенә буйсындырырга күнеккән. Аның контроле астыннан чыгуым барыннан да бигрәк аның ачуын китерә, ул башка туганнарны миңа каршы котырта. Ә ирем аның алдында үзен гаепле итеп тота. Балачактан ук билгеле бер комплекслары бар аның, әнисенең күзенә карап, аңа каршы күтәрелеп карарга оялып үскән кеше.

Нишләргә дә белмим, арыдым инде. Ирем киткәч, миңа шундый рәхәт булып китә. Берничә тапкыр аерылышуга кадәр барып җиттек. Әни дә тынычланырга җыенмый, күрәсең. Аерылышырга микән? Ләкин бит без моңа чаклы шундый бәхетле яшәдек.

Ирем хәрби, күп тапкырлар күченеп йөрдек, мохтаҗлык һәм кыенлыкларга түздек, өч улыбызны үстерәбез. Ә хәзер барысы да җайга салынгач, шундый коточкыч проблема килеп уды. Нишләргә дә белмим, ләкин каенанама да буйсынасым килми. Аллаһтан ярдәм сорыйм. Бәлки миндә горурлык бардыр. Ләкин үз өемдә кемнеңдер хуҗа булып йөрүен һәм өстәвенә гаиләгә тыкшынуларын теләмим. Нишләргә?

Исемем редакция өчен генә.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

17

1

10

4

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Монда нинди кинэш биреп булсын иде. Йерэген кушканны эшлэ.

    • аватар Без имени

      6

      13

      Узендэ 3 тапкыр кайнана буласын бар.Буйсынырга кирэкми,хормэт итэргэ кирэк.Яман кайнана сина шул яхшы ирне табып биргэн

      • аватар Без имени

        9

        0

        Ирен котыртып, араларын бозган кайнана. Малаен котыртып, араларын бозарга тиешме? Ире кул да кутэргэч... Яшэсеннэр узлэренчэ.

        • аватар Без имени

          6

          5

          Узен кайнана буласын бит инде тиздэн.... Кысылмасыыыыннар иде алааар

          • аватар Без имени

            12

            0

            Сенле килеп тавыш чыгарган,а нигэ узендэ тотмый,кешегэ ярар булмый,лучше Бер мэртэбэ усал булып калырга ,сез аларнын туганнарын не обязаны карап ятырга,карап та яхшы булмыйсын барыбер

            Мөһим

            loading