Сезнең дә шулаймы ул? Олыгая барган саен яшьлекне ешрак искә төшерәсең икән.
64 яшемә җитеп киләм, ә күңел кайчакларда 18 яшьлегем эзләрендә җылы эзләнә.
Авыр хәлле гаиләдә үстем. Безнең заманда хәерчеләр юк иде, ләкин әтинең хәмер белән артык кайнашуы, шуңа өстәп әнинең тотнаксызлыгы үзенекен итте: кешедән калганны кидек, такы-токы гына ашадык. Матур җиһазлар да күрмәдек. Хәерле булсын. Үткән бит ул көннәр. Ә менә эшкә иртә җигелдек. Мин мәктәптә укыганда ук күмәк хуҗалык ашханәсенә савыт-саба, идән юучы булып урнаша идем. Мине тере бәхетсез иткән эш урыны булды ул...
Яшүсмер чагымнан җитлегеп, чибәр кызга әйләнә барган мәлем. Авыл җирлеге башлыгының миңа күзе төште. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә ашханәгә сугыла. Кичләрен атап килә. Мине өйгә кайтарып куя, имеш. Кыз бала күңелен алдарга күп кирәмени соң? Җылыга тартылганмын инде. Дөрес, башта курка идем үзеннән. Ул керсә башымны да күтәреп карамыйм, эшлим дә эшлим. Ә ул юк-бар сүз ката. Күзенә карамыйча гына җавап бирәм. Әле бит ике пешекче дә бар. Берсе олы яшьтә – Дания апа, икенчесе яшьрәк – Сәрия апа, безнең урам кызы. Ирдән аерылып кайткан иде. Яше белән шактый олырак булса да, гел мине ияртеп йөрергә тырышты ул. Теге килбәтсез абзый кергәндә гел ике арада сүз ялгап йөрде. Шуны соңрак аңладым. Башта мине яклый дип уйлый идем, ә ул киресенчә мине аның кочагына этәргән икән. Ул керүгә Сәрия апа чәй өстәле көйләп ала да, бөтенебез дә утырышып, аякларга ял ясап алабыз. Менә шулай ияләндем ахрысы мин аңа.
Ә бер төнне мине ул харап итте... Аңламыйча да калдым, ул белеп эшләде анысы. Тәм тапты, үзе сөенде, булдыра алганына күкрәк киереп көлде. Ямьсезлеге... Ошый да кебек иде үзе миңа, шул ук вакытта мин аны яратмый да идем. Бер айлап шулай очрашкач, мин балага узган булып чыктым. Әле бит өйдәгеләр бар. Әни тыныч кабул итте, әтигә сиздермәдек. Әни табибларга ияртеп йөреп, кыек эш “төенчеге”ннән дә котылдык. Шуның белән шул, бүтән ул тырмага аяк та басмаска тиеш идем дә. Ә теге бәндә минем арттан калмады. Саулыгым да, киләчәктәге тормышым да кирәкми иде шул аңа. Артык тынгысызлый башлагач, әнигә сөйләдем. Ул янына барып, бер генә сөйләште, тегеннән җилләр исте.
...Мин дә авылдан чыгып киттем. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәренә укыдым. Мәскәүдә яшим. Рус егетенә кияүгә чыктым. Саф булмавыма исе китмәде. Матур яшәдек. Әмма күңелдә төер калды. Үпкә-рәнҗешләрне бүгенгәчә оныта алмыйм. Мәктәп баласына күз төшергән явыз мөртәт әле исән. Мине бозып, үзе дә бәхетле булмады. Кызы, иргә чыкмыйча бала тапты, малае төрмәдә, диләр. Боларның һәммәсе дә минем күз яшьләре, тумаган баламның каргышы икәнлеген беләме икән ул?
Хәбирә.
Мәскәү.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
2
Авыр язык, Эмма буген сез Бэзетле
0
0