16+

«40 мең сумлык хезмәт хакы»: эше әллә ни авыр түгел, тик хезмзт хакы югары

Мошенниклар капкынына эләкмәс өчен ничек сакланырга?

Мошенниклар капкынына эләкмәс өчен ничек сакланырга?

Россиядә социаль челтәрләр эшкә урнашу турындагы белдерүләр белән тулган, аларда эш бирүче чагыштырмача катлаулы булмаган һәм берничә сәгатьлек эш өчен 400 доллар (40 мең сум тирәсе) түләргә әзер. Мондый вакансияләр күбесенчә telegram-каналларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Кызыктыргыч тәкъдимнәр шул кадәр ышандыра ки, әмма ...тиз арада бу хыяллар эреп юкка чыга. 

Булачак хезмәткәр белән тизрәк дустанә мөнәсәбәткә күчү өчен еш кына мондый белдерүләрдә «сез» дип түгел, ә «син» дип мөрәҗәгать итү рөхсәт ителә.

Тагын бер кечкенә, әмма мөһим деталь: эш бирүче социаль челтәрләрдә җәлеп итәрлек, матур кыяфәтле кешеләрнең сурәтләрен куллана, әмма аның чын фотосын, мөгаен, сез беркайчан да күрмәссез.

Потенциаль хезмәткәргә карьера баскычы буйлап тиз генә сикерергә вәгъдә итәләр, ә кирәкле күнекмәләр булмаса — өйрәтәчәкләр, имеш.
Эшкә урнашу турында пабликларда һәм telegram-каналларда урнаштырыла торган вакансияләр булган белдерүләрнең текстын потенциаль эш бирүче белән җавап бирер алдыннан яки әңгәмә башлар алдыннан җентекләп тикшерергә кирәк. 
Шуны истә тотарга кирәк, абруйлы компанияләрнең күпчелеге вакансияләр урнаштыру өчен социаль челтәрләр яки telegram-каналлар кулланачагы икеле.

Россиядә эш эзләү буенча берничә эре сервис эшләве сер түгел: Superjob.ru, HH.ru, Работа.ру һәм башкалар. Ә башка платформаларда эшкә урнашу буенча җитди тәкъдимнәр эзләргә кирәкми, ди белгечләр.  Чөнки аларда гражданнарның шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә теләгән мошенниклар активлашкан.

«Эш бирүче кыяфәтендә сездән бары тик мәгълүматлар гына кирәк булган аферист чыгыш ясый. Бирелгән юнәлеш буенча, бигрәк тә криптовалютага кагылышлы сорауларда белемнәре булмаган кешене беркем дә җитди компаниягә алмаячак, — ди рекрутер һәм карьера үсеше буенча эксперт Илгиз Валинуров. – Сез чит кешегә шәхси мәгълүматларны хәбәр итәсез, ә аннары сезгә "Үзәк банкның куркынычсызлык хезмәте" яки "ФСБ хезмәткәрләре" шалтырата башлаячак. Теләсә кемгә үзегезгә кагылышлы шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез». 

Кайбер эш бирүчеләр югары хезмәт хакы түләнә торган эш дип наркокурьер хезмәтен тәкъдим итәләр икән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading