16+

2027 елдан 24 төп азык-төлек товары бәясе контрольдә булачак

Дәүләтнең игътибар үзәгендә булачак азык-төлек товарлары исемлеге расланды.

2027 елдан 24 төп азык-төлек товары бәясе контрольдә булачак

Дәүләтнең игътибар үзәгендә булачак азык-төлек товарлары исемлеге расланды.

2027 елдан хөкүмәт бөтен азык-төлек кәрзинен системалы рәвештә күзәтә башлаячак. Исемлеккә иң мөһим 24 продукт — сыер, дуңгыз, сарык һәм тавык ите, балык, ак май, сөт, сыр, йомырка, шикәр, тоз, он, икмәк, дөге, карабодай һәм макарон, бәрәңге, чөгендер, башлы суган, кишер, помидор, кыяр һәм кәбестә кергән.

Бәя нигезсез арттырылмаганмы?

Мониторингны төп биш ведомство: Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Росстат алып барачак. Аларның төп максаты — аеруча әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингының тирән системасын билгеләү, аларга бәя куюның үтәкүренмәлелеген тәэмин итү һәм нигезсез үсүенә юл куймау. Хәзергә исә хакимият киштәдәге хакларны гына күрә.

Яңа система бәяләрнең нинди этапта һәм ни өчен нигезсез артуын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, карабодайның бәясе ваклап сатуда сизелерлек кыйммәтләнсә, регулятор бу бәяне чылбыр буенча алдагы звенолар күрсәткечләре белән чагыштыра һәм бәяләрнең кайда ничек үсүен ачыклый ала. Әгәр ул объектив факторлар — сезонлылык, логистика яки чимал кыйммәтләнүе белән аңлатыла икән, сәбәбе аңлашыла. Әмма бит кайсыдыр этапларда спекулятив арттыру да ачыкланырга мөмкин, моның өчен инде җавап тотарга кирәк булачак.

Товар. Фото: ТИ

Кулланучыларны яклау өчен дөрес адым

Икътисад катлаулы структур үзгәртеп кору аша узган шартларда, инфляция халыкның реаль керемнәренең бер өлешен ашавын дәвам иткәндә, мондый мониторинг файдалы инструмент гына түгел, ә зарурият булып тора, дип саный финанс аналитигы Михаил Беляев.

«Парламентская газета» язганча, «саклана торган инфляция шартларында азык-төлекнең бәясе халык өчен иң сизгер мәсьәлә булып тора. Росстат мәгълүматларына караганда, 2026 елның июлендә кулланучылар бәяләре индексы еллык чагылышта 6 процент тәшкил иткән, ә август ахырына булган мәгълүматларны исәпкә алып — 6,3 процент.

Бу күрсәткеч узган елның пик күрсәткечләреннән түбән булса да, ул һаман да сизелерлек булып кала бирә. Шуңа күрә мониторинг системасын киңәйтү, экспертлар фикеренчә, кулланучылар яклауның гомуми сәясәте кысаларында мантыйкый адым булып тора».

Товар. фото: ТИ

Сәүдә челтәрләре контрольдә булыр дип өметләнәбез

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов шулай дип белдерде. 

— Бүгенге көндә социаль әһәмияткә ия товарлар контрольдә тотыла, алар — үсемлек мае, йомырка, шикәр, карабодай һәм башкалар. Әгәр дә без ит турында сөйләсәк, кибеттә, асылда, дуңгыз һәм тавык ите сатыла. Алар 100 процент диярлек эре җитештерүчеләр тарафыннан җитештерелә. Син тавык яки дуңгыз итен никадәр күбрәк җитештерсәң, ул арзангарак төшә, һәм үзәкләштерелгән рәвештә җитештерелә торганны контрольдә тоту җайлырак.

Сыер итен алсак, аны кибетләрдә сирәк күрәбез, чөнки ул итне эре җитештерүчеләр түгел, нигездә, фермерлар җитештерә. Сарык ите дә шулай ук. Алар күбрәк базарда сатыла. Монда бәяне контрольдә тоту җайсызрак. Ә фермерга итне үзбәясеннән арзанракка сатарга куша алмыйсың, андый таләпләр куелса, эшен генә ташлаячак, — ди ул.

Шул ук вакытта, аныңча, сыек май, йомырка, ярма ише социаль әһәмияттәге товар җитештерүчеләр бәя артуның сәбәпләренә аргумент китерә алалар.

«Шуңа да күбрәк сәүдә челтәрләренең күпме бәя өстәгәнен контрольдә тотарлар дип өметләнәбез, нәкъ менә товарның үзкыйммәтеннән ваклап сату бәясенең шактый артуы сатуларның пассив чылбырында була», — ди белгеч.

Товар. Фото: ТИ

Дәүләтнең беренче чираттагы бурычы — аз керемле гражданнарның керемнәрен арттыру

Бәяләрне контрольдә тотудан бигрәк, аз керемле гражданнарның керемен арттырырга кирәк дигән фикердә Фәнис Хөсәенов.

"Бездә базар икътисады, ягъни бәяләрне базар куя. Әгәр дә бәяләр кискен күтәрелсә, һәм товарны беркем дә сатып алмаса, бәяләр төшәчәк. Аз керемле гражданнар турында сөйлибез икән, мөгаен, монда дәүләтнең беренче чираттагы бурычы — аларның керемнәрен арттыру. Һәм күпкә нәтиҗәлерәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading