16+

Казанга таң белән киләләр, коймак белән сыйланалар: Арчалар ярминкәгә нәрсә алып килә?

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә хезмәт күрсәтергә килгән кешеләр үзләре дә ярминкәдән ризыклар сатып ала.

Казанга таң белән киләләр, коймак белән сыйланалар: Арчалар ярминкәгә нәрсә алып килә?

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә хезмәт күрсәтергә килгән кешеләр үзләре дә ярминкәдән ризыклар сатып ала.

«Суган, кишер, бәрәңге, ит алмыйбыз анысы, үзебездә булмаган, күз төшкән ризыкларны гына», — диләр арчалар. 

Кунак каршыларга әзер

Казанга якын районнар юлга бераз соңрак кузгала. Соңрак дигәнебез дә иртәнге дүрттән калганнары юк. 70-100 чакрым юл үтеп килүче Арча районы халкы икедә дә чыгып китәргә мөмкин. Чөнки барып җиткәннән соң да әзерләнәсе, иртәнге бишкә кадәр бар әйберне тезеп куясы, алай гына да түгел, кунак килешкә матур булсын дип бизиселәре дә бар.

арча. фото автора

Алтынчы ярты булганда сатып алучылар ярминкәгә килә башлый. Сатучылар да, мәдәни хезмәт күрсәтергә килүчеләр дә бу вакытта уңган хуҗа-хуҗабикә булып, кунаклар килешкә әзер булып басып тора. 

Сатучылар сату итә, мәдәният өлкәсе моң өләшә. Казанның бер генә ярминкәсе дә җырсыз-моңсыз үтми. Арча мәдәният йортының күпфункцияле үзәге җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина әйтүенчә, алар Казан халкына мәдәни хезмәт күрсәтү өчен районның сәнгать осталарын алып килә. Авыл саен актив үзешчәннәр бар. Төрлесе төрле өлкәдә эшли. Аларның вакытларыннан чыгып, һәрберсен ярминкә мәйданы сәхнәсенә чыгарырга тырышалар.

арча. фото автора

Шул ук вакытта ярминкәдә чыгыш ясарга халык вокаль ансамбльләр килеп, милли моңнарын яңгырата. Җырчыларны, коллективларны сайлаганда районда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятен күрсәтер өчен программаны махсус төзергә тырыша алар. 

— Безгә карлы-бураннарда, салкын яңгырларда концерт кую сезгә бик авырдыр, диләр. Чыннан да, иртән килеп төшәбез, таң атканда үзгә бер салкынлык сизелә, ләкин без ул салкынны без тоймыйбыз, — ди Миләүшә Фәрхуллина. — Бригадабыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йортының агитбригада җитәкчесе Рәсих абый Галимҗанов безне бер йодрыкка туплап, җылы рух өсти белә.

Барганда да, кайтканда да гармунда уйнап, җырлап узабыз. Кояшлы көнме, салкынмы, кешенең үз күңеленнән тора. Ярминкә сәхнәсендә чыгыш ясауны үзебезнең хезмәтебез дип кабул итәбез. Бу безнең өчен иртә таңнан башланган гадәти бер эш көне.

Ярминкәнең иң рәхәт мизгеле кайнар коймак белән чәй эчү. Хезмәт күрсәтергә килгән райондашларын арчалар табадан төшкән җылы коймак, кайнар чәй белән сыйлый. «Ул чәй белән коймакның тәмен әйтеп аңлата торган түгел. Юкса өйдә дә пешереп ашыйбыз, әмма саф һавада ашаганы аеруча да тәмле. Ярминкәгә килү, халык белән аралашу үзенә күрә рәхәт бер көн», — ди катнашучылар.

арча. фото автора

Казаннан — Арчага

Бкз ярминкә мәйданына килгән вакытта сәхнәдә Ләйсән Ялаева «Тышта салкын морҗабыздан төтен күренә... кызу мичкә керү көтеп ипи күперә... авыл миче балачагым төсе...» дип җырлый иде. Ләйсәннең бу җырын кемдер тын калып, кемдер биеп тыңлады.

Бу вакытта һәркемнең күңелендә үзе үскәндәге мич килгәндер. Ярминкә сәхнәсе хатирәләрне яңарту урыны да әле ул. Ләйсән ханым белән без дә аралашып алды. Шунысы кызык, ул моңа кадәр бөтенләй башка өлкәдә эшләгән, мәдәнияткә соңгы елларда гына эшкә килгән. 

Айван авылы кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1998 елда Казан шәһәренә һөнәр алырга дип чыгып китә. Сәүдә юнәлешендә белем ала. Тормышка чыга, ике балага гомер бирә. Озак еллар сәүдә системада эшли, кибет мөдире була. Тик язмыш дигәннәре башкача яшәргә мәҗбүр итә.

ярмарка. фото автора

Әнисе вафат булганнан соң нигезне буш тотмаска карар кыла. 2022 елда Казан шәһәреннән туган авылына күченеп кайта. «Әни исән вакытта аның хәлен белергә кайтып йөри идек, хәзер менә үзебез авылда яшибез», — ди Ләйсән. Кайту белән авылның мәдәният йортына эшкә урнаша. Ике ел эшләгәннән соң, аны Арча мәдәният йортының филиалына — күпфункцияле үзәгенә сәнгать җитәкчесе итеп күчерәләр. Читтән торып әлеге өлкә буенча белем ала. 

— Минем әнием мәдәният өлкәсендә — китапханәдә эшләде, — ди Ләйсән

арча. фото автора

— Мәдәният хезмәтенең ни икәнен балачактан белеп үстем. Әниебез бик матур җырлый иде, гомере буе авыл, район сәхнәсеннән төшмәде. Аның бу сәләте безгә дә күчкән. 

  • Бүген инде ул үзе дә дәү әни, шушы көннәрдә икенче оныгы туарга тиеш. Әнисе кебек ул да туган нигезендә балаларын кунак итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading