16+

Әфганстанда эшләгән шәфкать туташы: «Бәреп төшерелгән вертолетта бер кыз да булган, толымы гына табылган»

07 апреля 2025, 14:09
1101
0
2
Уку өчен 6 минут

Әфган җиренә аяк баскан совет солдатлары арасында япь-яшь шәфкать туташлары да булган.

Әфганстанда эшләгән шәфкать туташы: «Бәреп төшерелгән вертолетта бер кыз да булган, толымы гына табылган»

Әфган җиренә аяк баскан совет солдатлары арасында япь-яшь шәфкать туташлары да булган.

Әфганстанда 9 ел дәвамында барган сугыш хәрәкәтләрендә 53 меңнән артык кеше фронт госпитальләрендә яткан. Хәрби медикларга исә киеренке шартларда хәлне күзаллап дөрес карар кабул итәргә, кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителгән. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде Гүзәл ханым Юдина-Нәҗметдинова Әфган ветераны, авырлыклар турында уйламыйча кеше гомерен саклап калу егетләргә ярдәм итү йөзеннән тузанлы, комлы Әфган юлларына чыгып киткән кеше. Аның эзеннән без дә үтәргә булдык. Истәлекләр Гүзәл ханым исеменнән алып барыла. 

Өйдәгеләргә әйтмәскә идем
Өч ел рәттән медицина институтына керә алмадым. Юкса, медицина училищесын тәмамлаган кыз инде мин. Ул  чакта да рабфакка урта медицина белеме белән укырга керү мөмкин түгел иде. Мондый өстенлек завод эшчеләренә, колхоз крестьяннарына бирелде. Үзем теләп, ирекле рәвештә военкоматка бардым, әңгәмәләрдән соң кыска вакыт эчендә документларны, характеристикаларны җыйдым. 

Ике айдан соң мине военкоматка чакырдылар, өч көннән китәргә тиешмен, диделәр. Өйдәгеләргә, эштә ничек хәбәр итәргә? 

Соңгы әңгәмә икенче көнне үк Татвоенкоматта булды. Ул чакта мин үзебезнең хезмәткәрләр профкомында эшли идем, аның Рәисе Наил Хәбибулла улы Әмиров, хисапчысы Гөлчирә Миргазияновна Минһаҗева иде, мин аны Гөләй дип йөрттем, һәм менә ул миңа ике кеше сыешлы бик зур чемодан бүләк итте. 
Военкоматта үзең белән алып барырга ярый торган нәрсәләрнең исемлеген бирделәр: болар - кер юу порошоклары, сабын, урын-җир, савыт-саба. Ләкин мин моның белән генә тукталып калмадым. Кер юу порошогы алсам, ике елга бик зур сумка алдым, аннары сабын җыйдым, ә алар минем илле чамасы матур этикеткалы иде - барысын да алдым! Тирә-якта инфекция бит, йогышлы авырулар да күп! 

Чәйнексез чәй сервизы, электр плитәсе, үтүк, кечкенә таба, кашыклар, берничә тәлинкә, урын-җир, кием-салым урнашты. Иң мөһиме - бөтен туфлиләремне һәм гаять зур үкчәле яланаякларымны алдым, болар барысы шушы гаять зур чемоданга салынып куелды. Бары тик кер юу порошоклары һәм тагын нәрсәдер өчен генә ясалма күн тиредән ясалган, ачык яшел төстәге, иң мөһиме, тәгәрмәчле зур яшел сумка сатып алырга туры килде! Менә шулай мин сугышка бару өчен хәстәрләндем! 

Кая барачагымны һәм бу «сугыш» сүзе артында нәрсә торганын, гомумән аңламый идем! Өйдәгеләргә бу хакта әйтмәсәм дә сизделәр. Мине әни төшендә күргән, янәсе, чокырның икенче ягында басып тора икәнмен, анда хәрби кешеләр, хәрби палатка, ә өстәлдә гаять зур хәрби карта җәелгән. Ә ул вакытта сугыш Әфганстанда гына бара. Үземнең алдавымны танырга, кайтачагымны ышандырырга туры килде. 
Военкоматта сүз дә бирдем, кире уйламыйм, шуннан соң гына минем документларны рәсмиләштерү өчен Мәскәүгә җибәрделәр. Без бер кыз белән бер поездда, бер вагонга эләктек, аның исеме Аня иде (алга таба бер медсанбатта эшләдек).

Юл газабы
Без Ташкентка җирле вакыт белән иртәнге сәгать 5тә килдек. Хатын-кыз кассир документларыбызны, юл йөрү кәгазьләребезне (аларны безгә Татвоенкоматтан бирделәр) алып, безгә Кабул шәһәренә кадәр билетлар язып бирде. Самолет иртәгә иртән булачак, ә кичен – аларга багаж тапшырырга, диде. 

Әфганстан, Кабул шәһәре, күчерү пункты, 1985 елның 13 октябре: «Минем өчен артык борчылмагыз, барысы да яхшы булачак. Дөресрәге, барысы да артта калды. Күңелгә тигәне, хәрби комиссариатта безгә рәтләп кая һәм нинди юл белән барырга кирәклеген аңлатмадылар. Кыскасы, барысын да тәртибе белән сөйлим. Куйбышев шәһәренә без бик әйбәт барып җиттек. Куйбышевка иртәнге сәгать тугызда, соңга калмыйча килеп җиттек, билетны яңадан компостлаштырдык һәм 9.30 да Мәскәү-Ташкент поездына утырдык. Әйберләрне поезддан чыгарып икенче поездга утырырга дүрт малай булышты.

Без 56 сәгать бардык, 11 октябрьдә иртәнге сәгать биштә Ташкентка килеп җиттек. Поездда без Ташкент егете Вильсур белән дуслаштык. Аннан төшкәч үк без өчәүләп 5 сумга такси яллап аэропортка киттек. Ташкентка барганда без 1 сум 50 тиенлек зур кавын һәм 50 тиенлек 3 касә бәрәңге сатып алдык. 

Аэропорттагы администратор миңа кая барырга кирәклеген әйтте. Аннары без әйберләрне саклау камерасына тапшырдык һәм военкоматта бирелгән таләп буенча Кабулга кадәр билет «сатып алдык». Аэропорт янында булган кунакханәгә урнаштык.

Киемнәр югалган
Инде Кабулга кузгалдык. Самолетта яхшы урыннар алдык. Без 1 сәгать 15 минут очтык. Юл буе тәрәзәдән карадык, авыллар, аннары таулар... 
Беренчел бүленеш тә башланды, Баграм шәһәрендәге медиклар батальонына эләктем мин. Безнең күчерү пункты аэропорттан ерак түгел урнашкан. Юлда без шәһәрне күзәттек, барлык кешеләр нигездә хәрби формада йөри. Башта без боларның барысын да төштә күрәбез кебек тоелды. Биредә без ике яруслы караватлы барак тибындагы хатын-кызлар тулай торагында яшибез. Яхшы ашаталар, катгый режим үтибез. Безне солдатлар саклый, тәүлек буе сакчылар тора. Якында гына атыш тавышлары ишетелә. 

Барысы да бу иң тыныч урын, диләр. Урыннарда эш бик күп, ягъни яралылар бик күп булыр, ләкин күңел төшенкелегенә бирелмәскә, дип кисәттеләр. 
1985 елның 20 октябре. Әфганстан, Кабул шәһәре, күчерү пункты.

Без монда инде сигезенче көн яшибез. Үзебез белән алып килгән әйберләрне һаман ала алмыйбыз. Көн саен командир белән аэропортка барабыз, ләкин мәгънәсе юк. Әле аларның ял көне (җомга, якшәмбе), әле безнең әйберләр юк. 

Монда һава торышы алмашынучан, иртән эссе, кичен бик салкын, үзем белән булган бөтен нәрсәне киям. Тире бик нык бозыла, иреннәрем ярылды. Ярый әле, кечкенә сумкамда балалар кремы бар иде. Көн режимы: 6.00 да уянабыз, 7.00 дә – иртәнге аш, 13.00 дә – төшке аш, 18.00 дә  – кичке аш, 21.00 дә – отбой. Ялдан соң чыгарга ярамый, безнең корпусны (монда модуль дип атала) кораллы солдатлар саклый. 19.00 сәгатьтә урамда пионер лагерендагы кебек нәфис фильм күрсәтәләр. Шулай утырасың, фильм карыйсың һәм кайда икәнеңне онытасың – пионер лагерендамы яки сугыштамы. Кайдадыр янәшәдә нәрсәдер гөрселди, безнең вертолетлар даими рәвештә таулардагы тарлавыкларга очалар һәм дошманнар булса (монда аларны «духи» дип атыйлар) ут ачалар. Беренче ике көндә мин һәр «шау-шуга» сискәнеп уяна идем, ә хәзер ияләндем. 

Без тукталган часть күчерү пункты дип атала. Көн саен бирегә бик күп хәрбиләр дә, солдатлар да килә.  
Менә хәзер өйдәгеләргә хат язып утырам, ә янәшәдә аэродромда музыка астында солдатларны өйләренә озаталар. Ә күпме егет-кызлар биредә башларын салган. Миңа төрле фаҗигаләр турында сөйләделәр. Мәсәлән, «духлар» безнең вертолетны бәреп төшергән, пассажирлар арасында бер кыз да булган. Соңрак хәрбиләребез аларны эзләргә килгәндә, аның калын, озын толымын гына табылган...

Шулардан чыгып, бер нәрсә генә аңладым, «духлар» белән безнең егетләр сугыша, ә әфганлылар бары тик ярдәмче буларак кына тора. Чөнки аларга ышанырга ярамый, бүген бу әфганчы безнең белән, ә иртәгә ул тегеләр ягында. Аларның күбесенә, рейдка (сугышка) барганда, корал бирмиләр, бары тик теге якка күчмәячәгенә ышанган кешеләргә генә бирелә утлы корал.... 

Без монда килгән беренче көнне үк безнең янга Казаннан ике солдат – Дәрвиш бистәсеннән Радик һәм Валера килде. Якташларыбыз килгәнне белгәч, алар үзләре безгә йөгереп килеп, Казан турында сораштылар. Валера аш бүлмәсендә дежур торган икән, ул безне әле алма, әле конфет белән сыйлады. Мунча көне булганда безгә тагын сабын, шампунь сатып алдылар.







Дәвамы бар

Әфган җирендә берничә ел шәфкать туташы булып эшләгән Гүзәл ханым Юдина – Нәҗметдинова истәлекләренә таянып Лилия Гайнуллина әзерләде.

Фотолар Гүзәл Юдина-Нәҗметдинова архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading