Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында 7 июньдә узачак Сабантуйда быел да хатын-кызлар көрәше булачагы, баш батырга 100 мең сум биреләчәге турында хәбәр социаль челтәрләрдә күптән таралды.
Тәнкыйтьләделәр дә, "булдыралар, көрәшсеннәр", дип хупладылар да... - төрлесе булды. Шулай да, катнашучыларга да - 10 ар мең сум, дигәне күпләрнең игътибарын алмады түгел. Сөйләделәр, яздылар да, азакка таба бу тема бераз онытылып торды.
Беркөнне Лаеш көрәшчесе Булат Абдрафеев белән шалтыратыштык. Бер ярты сәгать үз эшләребез буенча сөйләшкәч, Булат сүзне башкага күчереп куйды.
-Лилия апа, сездә Сабантуйда хатын-кызлар көрәшә. Азмы-күпме тәртибен чамалыйсыз. Чыгып кермисезме соң мәйданга? Үз авылыгызда, уңайлы, каядыр барып та йөрисе юк. 10 мең сум бирелә бит! Җиңелсәгез җиңелерсез, акча эшләп киләсез, - ди көрәшче дустым киңәш итеп.
-Булат, кызык идея бу! Тик минем бит 1 грамм да әзерлегем юк. Нинди әзерлек... Көрәшчеләрнеке сыман, нормаль спортивкам да юк әле. Әнинең бәрәңге казыганда кия торганын "Адидас"ын алсам гына...
-Уйлап карагыз әле. Аннары ничек көрәшкәнегезне язып та бирәсез. Икеләтә эшлисез.
-Рәхмәт, Булат!)
Сөйләштек тә бетте шуның белән дигән идем... Авылга кайткач, күрше кызы керде. Корбан бәйрәм белән котлашып, шактый сөйләшеп утырганнан соң:
-Лилия апа, икәү чыгып көрәшмибезме? Авырлыкларыбыз почти туры килә. Че то кызыктырды әле мине 10 мең сум, - ди.
-Кит. Көрәшә белмим бит мин. Сөлге тотып "захват" алуга, күтәреп тә салырсың. Син яшь, көчле, - дим.
-Юк инде. Көрәшеп тормыйбыз. Сүләшеп цыгабыз. Икебезгә булмаса, беребезгә эләккән 10ны бүләрбез. Бераз түгәрәктә башларны җилкәгә куйган килеш әйләнеп йөрербез дә, туктарбыз.
-Үзе дә сүләшә икән әле бу, дип үземне дә язып чыксалар, кызык була инде). "Мин көрәшеп тормыйм. Җиңүне көндәшемә бирәм!" - дип сине кочаклап алсам?
-Алай да була. Берсәк репетиция ясап алсак та ярый...
Безнең залда җүләр сатып сөйләшкәнне әниләребез икенче бүлмәдән тыңлап утыра.
-Нинди көрәш инде сезгә, балалар... Күптән түгел өйдә мәтәлчек атканда да маңгаегызны яра язганыгызны оныттыгызмы әллә? - дип "җиргә төшерде" минеке. Булган иде шул андый хәлләр. Күршем мине аркасына салып, башы аша "очырып" матур гына алга төшерәсе иде. Килеп төштек икәү зал уртасына. Маңгаена яхшы эләкте. Әни тизрәк туңдыргычтан боз алып керде. "Куркыттыгыз. Тапканнар нәрсә эшләргә..." - диде әни ул чакта. Ә күршемнең үз кайгысы: "Өйдәгеләргә белгертмәскә!"). Маңгай төзәлде - хатирәсе калды.
Булат, бәлки, чынлап тәкъдим иткәндер). Күрше кызы белән инде, билгеле, шаяртып кына сөйләштек. Мәйданда еллар буе шөгыльләнеп, тир түгеп чыныккан көрәшчеләр көрәшсен. Без тамаша гына кылырбыз. Акча дип кенә бөтен кеше көрәшче була алмый. Кызыклы мизгелләр булса, сезнең белән дә уртаклашырбыз , Алла боерса. Ә әлегә чыгам утын кисәргә. "Дружба" эшләми бугай. Үзебез "Дружба"! Телефонны озак тотып ятканны бик яратып бетермиләр авылда). Сабантуйларда күрешербез, Алла боерса. Көрәшчеләргә уңышлар! Имгәнүләрсез, матур һәм гадел ярышып, текә, истәлекле, шәп бүләкләр отып кайтырга насыйп булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар