16+

Ат спорты чемпион да ясый, дәвалый да ала

Җайдак физик яктан атның табигый хәрәкәтләреннән файда ала

Ат спорты чемпион да ясый, дәвалый да ала

Җайдак физик яктан атның табигый хәрәкәтләреннән файда ала

Сабантуйда милли көрәштән кала тагын бер матур гореф-гадәтебез – ул ат чабышы. Халык әлеге мавыктыргыч ярышны көтеп алып, буш урыннарны алырга ашыга. Ә безнең бабаларыбыз өчен ат көнкүрештә ярдәмче, сугышта иптәш, бәйрәмнәрдә горурлык булган. 
Бүгенге әңгәмәбез Азнакай районында урнашкан Актүбә ат спорты мәктәбе җитәкчесе Ломакин Денис, тренер Бакирова Алинә һәм иппотерапия буена инструктор Латыпова Лия белән булачак.
Башта Денис Ломакин белән сөйләшеп алдык.

- Сезнең спорт мәктәбенең төп максаты нинди?
- Без барысын да колачлыйбыз: яшь буынны тәрбияләү, ат спортын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Әмма безнең мәктәпнең үзенчәлеге шунда ки, без моны милли традицияләр призмасы аша эшлибез.

- Төбәктәге ат спортының нинди казанышлары бар?
- Безнең мәктәп республикада һәм федераль дәрәҗәдә алдынгы урыннарда тора. Әйе, ат спорты – бик кыйммәтле спорт төре. Атларга яраклы азык, манежлар, амуниция – барысы да зур күләмдә акча таләп итә. Әмма «Татнефть»нең системалы ярдәме нәтиҗәсендә без үсәбез. Быел атларны йөртер өчен яңа урын төзелде, бу инфраструктураны җитди яңарту. Һәм без бу ярдәмгә спортчыларыбызның җиңүләре һәм күнегүләр процессына яңа технологияләр кертү белән җавап бирәбез.

- Мәктәпне үстерүдә бүген төп проблема нәрсәдә?
- Бөтен Россия буенча квалификацияле кадрларга кытлык зур, чөнки әлеге спорт төре бик тар махсуслашкан. Бу мәсьәләне без үзебезчә хәл итәбез. Мәсәлән, үз кадрларыбызны үстерәбез. Актив рәвештә спортчыларыбызны тәрбиялибез, иң яхшылары мәктәптә эшләргә кала. Ачык мисал булып бездә тренер булып эшләүче Алинә Бакирова тора. Башта ул безнең спорт мәктәбе өчен чыгыш ясады, хәзер исә үзе яңа буынны тәрбияли.

- Яшьләрне җәлеп итү өчен сез нинди алымнар кулланасыз?
- Ел саен район мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәрәбез. Шулай ук елына өч мәртәбә ярышлар оештырабыз. Бу чаралар аша кешеләр безнең мәктәп турында беләләр, ат спортының матурлыгын үз күзләре белән күрәләр.

- Өйрәтү барышына милли традицияләргә мөрәҗәгать итү бармы?
- Мин үзем – төрки халыкларның борынгы уены булган Ат көрәше буенча халыкара категорияле хөкемдар. Без традицияләрне саклап кына калмыйбыз, ә ярышларны оештыручыларның берсе буларак, аларны актив үстерәбез. Әлеге тамаша, безнең төбәкне генә берләштереп калмыйча, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Кытай, Венгрия, Үзбәкстанда да танылу ала. Ярышларның татар токымлы атларда узуы аеруча кыйммәтле, аларның баш саны Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән арта.

Тренер Алинә Бакирова яшь буынны тәрбияләү буенча фикерләрен әйтеп узды.
- Ат спортына беренче тапкыр килгәндә,  балалар һәм яшүсмерләр нинди кыенлык белән очраша?
- Иң зур кыенлык – ул сабырсызлык. Кечкенә балаларда бу бик сизелми, чөнки аларга хайван белән танышу процессы кызыклы. Ә менә яшүсмерләрнең шунда ук беренче буласы килә, ә моның өчен яхшы ат кына түгел, ә еллар буе әлеге спорт белән шөгыльләнү дә кирәк. Сабырлык, тырышлык һәм кечкенә генә үзенчәлекләргә булган игътибарлылык, алга таба чыгыш ясар өчен зур тәҗрибә. Күп балалар бу фикер белән килешергә теләми һәм берничә елдан ат спортын ташлый.

- Ярышлар алдыннан укучыларыгызга нәрсә әйтәсез?
- Һәркем шәхси үгет-нәсихәт ала. Кайберәүләр өчен техник күрсәтмәләр җитә, башкалар өчен рухи әзерлек ярышларга берничә көн кала башлана, чөнки техника еш кына хис-кичерешләргә бәйле. Әлбәттә, команда, дуслар һәм ата-аналар ярдәме шулай ук зур роль уйный.

- Шәхсән сезнең өчен бу эштә иң зур бүләк нәрсә ул?
- Мин бүләк дип аңлылык һәм киләчәккә карашны атар идем. Тәрбияләнүчеләрнең медальләре һичшиксез шатландыра, әмма барыннан да ныграк баланың үзенә нәрсәгә өйрәтүләрен аңлавы мөһим. Балалар чын спортчылар кебек мавыгып китеп, тренировкаларның планнарын үзләре тәкъдим итә башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да ат спортында үсү теләген күрү - иң зур бәхет.
Атта йөрү сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Моны без иппотерапия буенча инструктор Латыпова Лия белән сөйләшкәннән соң аңладык.

- Күп кеше өчен иппотерапия – ул атта йөрү. Чын дәвалау эффекты нәрсәдән гыйбарәт?
- Инвалидлар өчен бу уникаль тернәкләндерү ысулы. Җайдак физик яктан атның табигый хәрәкәтләреннән файда ала: мускуллар ныгый, координация үсә. Ат белән психологик бәйләнеш җанны тынычландыра.

- Бала халәтендәге нинди конкрет үзгәрешләр буенча сез терапиянең чыннан да файдалы икәнен аңлыйсыз?
- Балаларның гәүдәсе ныгый, бу бигрәк тә ДЦП вакытында сизелә. Моторика да, гомуми хәрәкәт сәләте дә яхшыра. Балалар тынычлана, үзләренең хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәнәләр. Ә иң мөһиме - ат белән аралашудагы уңышлар, баланың үз мөмкинлекләренә ышанычын ныгыта.

- Иппотерапиягә карата нинди каршы сүзләр ишеткәнегез булды?
- Иң элек, ата-аналар безгә балаларын ат белән аралашыр өчен генә алып киләләр. Әмма даими дәресләрдән соң нәтиҗәләрне сизәләр. Балалар уңай якка үзгәрә башлый. Шуңа күрә, әлеге терапиягә каршы минем каршы сүзләр ишеткәнем булмады.

Ильнар Камаев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading