“Дога язылган бөтине күреп, танышым, бу ширек була, диде. Аллаһка ышанмыйсың булып чыга, ди. Аңлатыгыз әле: ширек кылу ул нәрсә?”
“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин:
– Ширек ул – Аллаһка тиңдәш кылу. Мәсәлән, Аллаһның улы һәм хатыны бар дип әйтү, потларга һәм сурәтләргә табыну, аларга сәҗдә һәм дога кылу, алардан ярдәм сорау яки Аллаһтан башка дөнья белән идарә итүче тагын бер илаһ бар дип ышану. Коръән һәм хәдисләргә таянып, дин галимнәре ширекне ике төргә бүлә: зур һәм кечкенә ширек. Алда санап кителгән мисаллар зур ширеккә керә. Зур ширекне кылу кешене диннән чыгара һәм имансыз итә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Юныс” сүрәсенең 106 нчы аятендә: “Аллаһтан башка сиңа файда да һәм зарар да китерми торган нәрсәләргә дога һәм гыйбадәт кылма. Әгәр дә син шулай эшләсәң, гаделсезлек – ширек кылучылардан булырсың”, – диде. Әгәр дә зур ширек кылучы шушы гөнаһтан тәүбә итмичә үлсә, мәңгегә җәһәннәмдә калачак. Аллаһы Тәгалә “Мәидә” сүрәсенең 72 нче аятендә: “Кем дә кем Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш кылса, Аллаһ аңа җәннәтне харам кыла. Аның барасы урыны җәһәннәм уты була. Аллаһка тиңдәш кылучы залимнәргә җәһәннәмдә ярдәмчеләр булмас”.
Кечкенә ширеккә килсәк, ул – Аллаһы Тәгаләгә ышануны, Аңа тәвәккәл кылуны зәгыйфьләндерүче һәм зур ширеккә алып баручы гамәлләр һәм сүзләр. Мәсәлән, Аллаһтан башка затлар белән ант итү. Кайбер кешеләр ипи, җир һәм әни белән ант итәләр. Бу кечкенә ширек була. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кем дә кем Аллаһтан башка зат белән ант итсә, кечкенә ширек кылган була”, – дип әйткән (Әхмәд). Шулай ук кечкенә ширеккә ырым-шырымнарга, күрәзәчеләргә һәм йолдызнамәләргә ышану керә. Кайбер кешеләр сишәмбе һәм шимбә көннәреннән шомлана. Бу көннәрне юлга чыксаң, юл уңмый дип уйлый. Кайбер кешеләр кара мәче юлны аркылы чыкса яки көянтәсенә буш чиләкләр элгән хатын-кыз очраса юл уңмый дип кире борыла. Бу да кечкенә ширек була. Кечкенә ширеккә шулай ук күз тимәсен, сихер-бозым эләкмәсен дип күз рәсеме ясалган төймә, амулет-талисман, булавка тагу да керә. Кайбер кешеләр күз тимәсен дип беләзеккә кызыл җеп бәйлиләр, йортка җен-пәриләр кермәсен дип ишек өстенә ат дагасы элеп куялар. Бу да кечкенә ширек була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Кем дә кем бөти-амулет такса, ул Аллаһка тиңдәш кылган була”, – диде (Әхмәд). Икенче бер хәдистә: “Дөреслектә, әфсен-төфсен әйтеп өшкерү, бөтиләр тагу һәм ирне яраттыру өчен сихер ясату ширек”, –диелә (Әбү Давыд).
Ә менә Коръән аятләре, хәдисләрдә килгән догалар һәм Аллаһның исемнәре язылган бөтиләрне тагу ширек булып саналмый. Кайбер сәхабәләр һәм табигыйннар андый бөтиләрне тагуны рөхсәт итте, ә кайберләре хупламады – мәкруһ күрде. Мәсәлән, сәхабәләрдән Гайшә анабыз һәм Габдуллаһ ибен Гамер ибен әл-Гас Коръән аятьләре һәм догалар язылган бөтине тагуны рөхсәт иттеләр. Габдуллаһ ибен Гамер ибен әл-Гас балигъ булган балаларына “Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин гадабиһи вә гыйкаабиһи вә шәрри гыйбәәдиһи вә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйни вә ән йәхдурууни” (“Мин Аллаһның камил сүзләренә Аның ачуыннан, газаплавыннан, колларының зарарыннан, шайтаннарның күңелгә начар уйлар кертүеннән һәм аларның минем яныма килүләреннән сыенам”) дигән доганы яттан өйрәтә, ә балигъ булмаган балаларына кәгазьгә язып муеннарына тага иде. Бу хакта Әбү Давыд һәм Тирмизи хәдисләр җыентыгында риваять килә. Алардан тыш Сәгыйд ибен әл-Мүсәйб, Ибен Сирин, Гата ибен Әби Рабәх, Әбү Җәгъфәр әл-Бәкыйр, Имам Мәлик, Әхмәд ибен Хәнбәл (бер риваять буенча), Ибен Габдел-Бәр, имам әл-Куртуби, имам ән-Нәвәви, Ибен Хәҗәр әл-Гаскаләни исемле галимнәрдә Коръән аятьләре һәм догалар язылган бөтиләрне тагуны ярый диделәр. Мәсәлән, Имам Мәлик: “Аллаһның исем сыйфатлары язылган бөтиләрне бәрәкәт өчен авыру кешеләрнең муеннарына тагудан зыян юк”, – диде. Бу хакта имам әл-Куртуби үзенең әл-Җәмигъ лиәхкәмил-Куръән” тәфсирендә яза. Бу галимнәр фикеренчә, Коръән аятьләрен укудан файда һәм шифа булган кебек, аны үзең белән йөртүнең дә файдасы һәм бәрәкәте бар. Ә менә Габдуллаһ ибен Мәсгуд, Габдуллаһ ибен Габбәс, Хүзәйфә ибен әл-Йәмән, Гукбә ибен Гамир, Гыймран ибен Хусайн исемле сәхәбәләр, Сәгыйд ибен Җүбәйр һәм Ибраһим ән-Нәхагый кебек табигыйннар Коръән аятьләре язылган бөтиләрне тагып йөрүне мәкруһ күрделәр. Аларча, догалар язылган бөтиләр белән кеше бәдрәфкә керергә мөмкин. Ә бу үз чиратында Коръән аятьләренә карата хөрмәтсезлек күрсәтү була. Шуңа күрә иң хәерлесе догалар язылган бөтиләрне тагып йөргәнче, Коръәндә килгән “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен һәм хәдисләрдә килгән догаларны яттан укып, Аллаһ Тәгаләгә ялвару һәм күз-тиюдән, сихер-бозымнан һәм бәла-казадан саклауны сорау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар