16+

Аучылык билетын алырга теләүчеләр өчен яңалык

Аучылык билетын алу өчен хәзер мәҗбүри имтихан бирергә кирәк.

Аучылык билетын алырга теләүчеләр өчен яңалык

Аучылык билетын алу өчен хәзер мәҗбүри имтихан бирергә кирәк.

Яңа сезон аучылар тормышына кайбер үзгәрешләр алып килә: 1 сентябрьдән аучылык билеты алу өчен аучылык минимумын белүгә мәҗбүри бушлай имтихан кертелә, дип хәбәр итә Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат үзәге. Яңалык аучылык билетын алучы яңа аучыларга кагыла. Инде сүз белән генә дәлилләү җитмәячәк, хәзер теория һәм практиканы тапшырырга туры киләчәк, шул ук вакытта сораулар күбрәк һәм катлаулырак була, дип кисәтә белгечләр.

Аучылык билеты ауга йөрү, шулай ук лицензияле корал сатып алу өчен мәҗбүри документ булып тора. Аучылык минимумы – законлы һәм куркынычсыз ау өчен база белемнәре комплексы, дип аңлата комитет белгечләре.

Яңа кагыйдәләр булачак аучыларны әзерләүгә җитдирәк карарга мәҗбүр итәчәк, озак вакытлы перспективада исә кешеләр дә, табигать файдасына да булачак.
Имтихан кертелүнең максатлары: 
- браконьерлык күренешләрен киметү. 
- куркынычсызлыкны арттыру. Ел саен корал белән дөрес эш итмәү аркасында үлемгә китергән дистәләгән бәхетсезлек очраклары теркәлә. 
- аучының җаваплылыгын арттыру. Белем алу һәм имтихан бирү процессын катлауландыру аучыларда табигатькә, хайваннарга, шулай ук җәмгыятькә аңлырак мөнәсәбәт формалаштыра. 
- коралны контрольдә тоту. Әлеге яңалык корал әйләнешен чикләү сәясәте белән килештерелә.

Нәрсәдән башларга? 
Имтиханга кертелү өчен башта кайбер практик күнекмәләрне расларга кирәк булачак: 
- табыш белән эш итү күнекмәләре: беренчел эшкәртү (бүлү), ау барышында яраланган җәнлекне эзләп табу күнекмәләре;
- корал белән дөрес эш итү;
- техник чараларны кулланып һәм алардан башка урыннарда ориентлашу сәләте;

Раслаучы документны алганнан соң, сынауны тест рәвешендә узарга кирәк. Аның биоресурслар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәсе була. Имтихан ауның теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен анализлауга юнәлтелгән, ә атап әйткәндә:
-корал белән куркынычсыз эш итү техникасы белән бәйле сораулар;
-конкрет җирлектә рөхсәт ителгән һәм тыелган ау ысуллары һәм сроклары
-урман җәнлекләренең һәм кошларның биологик үзенчәлекләре; 
-беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре; 
-хайваннар белән очрашканда нәрсә эшләргә яравы һәм ярамавы;
-шулай ук законда билгеләнгән аучылык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турындагы сораулар да очрарга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading