16+

Оныкларсыз тормышны күз алдына да китереп булмый

Элек берничә буын бер түбә астында гомер иткән, оныкларны әби-бабайлар үстергән, гаиләнең нигезе нык, тәрбиянең роле зур булган.

Оныкларсыз тормышны күз алдына да китереп булмый

Элек берничә буын бер түбә астында гомер иткән, оныкларны әби-бабайлар үстергән, гаиләнең нигезе нык, тәрбиянең роле зур булган.

Заманалар үзгәреп, башкача яши башласак та, әби-бабайлардан башка бүген дә яшәешне күз алдына китереп булмый. Онык сөяргә дә, карарга да, үтемле киңәш бирергә дә әби белән бабай кирәк. Моның шулай икәнен белгәнгә, дөньядагы 30дан артык илдә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә.

Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы:

Алмаз. фото с архива

Гаиләнең, нәселнең кыйммәте — ул әби-бабай. Безнең буын бик бәхетле: әби-бабай тәрбиясендә үстек. Без үскәндә авылда балалар бакчасы юк иде. Әти белән әни эштә вакытта балалар тәрбияләү күбесенчә әни ягыннан әби-бабай җилкәсендә булды, һәм ике йорт арасындагы сукмакны суытмадык. Алар ул чорда берничә буын туганны бер түбә астында җыеп торучы, туганлыкны аңлатучы учак булдылар.

Ни кызганыч, әти ягыннан әби-бабам бик иртә вафат булган, безгә аларны күрү насыйп булмады. Мин үзем дә дүрт бала әтисе. Шунысына сөенәм: безнең балалар ике якның да әби-бабасы янына кайтып, аларның кочагында иркәләнә алу бәхетен татыдылар. Дөрес, минем әтием юк инде. Әмма үскән нигеземдә — әнием, хатыным йортында аның әти-әнисе кайтуыбызны көтеп тора.

Ихтирам һәм хөрмәт гаиләдә генә түгел, эш урыннарында да бик кирәк. Кеше гомере буе кайда да булса эшли, хезмәт куя. Яше җиткәч, лаеклы ялга чыга, аралашу акрынлап кими. Хезмәт коллективларының төп бурычы — үз өлкәннәрен онытмау. Арча районында хезмәт ияләрен олылау максатыннан төрле чаралар уздырабыз. Районда яшәүче 90 яшьтән узган һәркемне туган көннәре белән өйләренә шәхсән барып котлыйбыз. 95 яшьтән узган кешеләр янына үзем барырга, алар белән аралашырга тырышам. Әби-бабайларга күп кирәкми: бары бер җылы сүз, ягымлы караш җитә.

Булат Вәлиев, Айрат Яһудин, Казан шәһәре:

Булат. фото с архива

Без дәү әни белән үстек

Без мәктәпкә кергәч, дәү әни әнигә ярдәм итәр өчен авылдан шәһәргә күченеп килде. Әле дә хәтердә: каникул вакытында аның белән авылга кайта идек, чын авыл тормышы белән яшәп, бергәләп чебиләр үстердек. Иң истә калганы — мичтә пешкән коймак. Ул аны хәзер дә пешерә, тик заманча, духовкада. Мәктәптә укыганда дәресләрдән соң безне гел дәү әни килеп алды.

Кайвакыт сыйныфташларыбыз, күршеләребез Илшат белән Лиананы да ала, бергәләп үзебез яши торган бистә автобусына утырабыз. Лиананың әбисе бар, ә Илшатның әби-бабасы авылда. Әти-әнисе тиз генә эштән бушый алмаса, Илшат туры безгә кайта, кичкә кадәр бергә була. Бездән күреп, ул да дәү әнигә «дәү әни» дип әйтә башлады. Дәү әни аңа якын итеп «Илшат улым» ди. Хәтта әнисе Рузалия апа: «Улым, син мишәрчәңне оныттың, башка диалектка күчтең», — дип көлә иде.

Дәү әни әле дә безнең сыйныфташ дусларны үз итә. Кем генә килсә дә, аның өстәле әзер. Дәү әнинең бер тапкыр да җылытылган ризык ашатканы юк. Кайчан кайтуыбызга карамастан, һәркемгә аерым пешерә. «Ник берьюлы пешермисез, җылытып та ашап була бит», — дисәк тә, ул барыбер үзенчә эшли. Аның көн буе миче, плитәсе эшләп тора. Узган ел өйгә ремонт ясадык, ашарга пешерергә шартлар калмады.

«Дәү әни пешермичә ничек түзәр? Өйдә газ да, ут та өзелде», — диде безгә килен булып килгән Миләүшә. Бөтен шартлары булган кешеләр ашарга пешерергә иренеп ятарга мөмкин. Ә безнең дәү әни нишләде дисезме? Сарайга мультиварка, электр мичләре куйдырып, җәй буе әллә ниләр әзерләде.

Айрат. фото с архива

Әлфия Сабирова, Казан шәһәре:

Әлфия. фото с архива

Заман белән бергә әбинең бурычы үзгәрә

  • Оныкларны кешелекле, миһербанлы итеп тәрбиялим дисәң, әби-бабайлар әти-әниләр биргән тәрбияне көчәйтә белергә тиеш. Элек безне әбиләр тәрбияли иде, мин үзем дә әбекәй итәге астында үскән бала. Хәзер замана үзгәрде, балаларны элеккечә тәрбияли башласаң, оныкларың сине аңламаячак.

Без аларга гаилә кыйммәтләрен аңлата белергә һәм шул ук вакытта аларның эчке дөньяларын аңларга тиеш. Бүген әти-әниләр эштә, бала белән сөйләшеп утырырга вакытлары юк. Шул бушлыкны әби-бабай тулыландыра белсә, бик зур мөмкинлекләр ачыла.

Мин оныкларым элеккеге тормышны белеп үссен өчен иске фотолар, нәсел китабыбыз аша сөйлим. Күзләрендә кызыксыну күрмим икән, башкача дәвам итәм. Иң сөендергәне — алар сораулар бирә. Эшләгән вакытта үз балаларыбызга эмоциональ җылылыкны бирә алмадык: иртән эшкә чаптык, кичен кайтып кердек. Ә оныклар һәркемгә бик кадерле. Балаларыбызга бирә алмаган назны, чын яратуны алар аша кайтарырга тырышабыз. Безнең хәзер вакытыбыз күп, сөйләшер сүзләр дә.

Оныклар белән уртак тел таба белгәч, алар эчке серләрен миңа сөйли. Минем уйлавымча, әби-бабай белән аралашкан балалар ягымлырак була. Алар белән аралашкач, үзебездә дә яшәү көче арта. «Киләбез», — дисәләр, авырткан җирләр онытыла, тәмле ризык пешерергә тотынабыз, кирәк булуыбызны тоеп сөенәбез. Балаларны көтеп торам, алар ярдәменнән башка бу тормышны күз алдына да китереп булмый. Прогресс зур тизлек белән бара, заман тәгәрмәченнән төшмәс өчен оныклар ярдәме кирәк. Бер атна эшли алмый утырганыңны алар бер минутта хәл итә. Бүгенге әбигә дә, бәбигә дә аралашу күпере кирәк.

Фәүзәт Ганиев, Саба районы, Шәмәрдән авылы:

Фәүзит. фото с архива

«Телне оныттырмаска тырышам»

Бүгенге көндә иң авыр мәсьәләләрнең берсе — тел. Туган телеңне оныкларга өйрәтү — әби-бабайларның төп бурычы. Ни кызганыч, татар теленә битараф булучы әби-бабайлар да арта бара. Оныкларны татар рухы белән үстерәсе иде. Бала туу белән кулына телефон бирәләр, русча мультфильмнар китә. Ул балага татарча мультфильмнар да күрсәтергә була, юк, менә анысы турында уйламыйлар. Үз теленә битараф булмаган кеше оныгы белән чит телдә аралашмый. Бары ана телендә сөйләшкәндә генә тәрбиянең нигезе ныклы, иман көчле була.

Безнең ике оныгыбыз бар. Кечкенәсе безнең белән, аның белән гел татарча сөйләшәбез. Казаннан биш яшьлек оныгыбыз кайткач, өйгә рус сөйләме керә. «Кызым, русчаны аңламыйм», — дисәм, татарчага күчә. Кайвакыт онытылып, үзем дә русча сөйләшеп куям. «Бабай, русча беләсең бит, мине генә алдалыйсың», — ди. «Юк, кызым, шуннан артыгын белмим», — дигән булып хәйләлим. Әби-бабайлар оныклары янында хәйләкәр дә булырга тиеш, ансыз булмый.

Минем үземә бабай тәрбиясе эләкмәде: икесе дә сугышта вафат, әби тәрбиясен генә күрдем. Әнинең әнисен «Сукыр абыстай» дип йөртәләр иде. Аның бер күзе тумыштан зәгыйфь булган. Биш кыз балага гомер биреп, сукыр килеш, авыр заманда өч баласын аякка бастыра (икесе иртә үлә). Гаиләдә олы бала булгач, әбине йөртү минем өстә булды. Ашка чакырсалар, җитәкләшеп Коръән мәҗлесенә бардык. Әби безгә тәрбиясен дә, дини белемен дә бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading