16+

Авыл мәктәпләрен дә катнашырга чакыралар

Татарстанда ел саен экологиягә кагылышлы конкурслар үткәрелә.

Авыл мәктәпләрен дә катнашырга чакыралар

Татарстанда ел саен экологиягә кагылышлы конкурслар үткәрелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экология мәгърифәте идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин министрлык тарафыннан конкурслар оештырылуын искәртте.

Авыллар конкурста катнашыгыз

— «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә яшь экологлар өчен «Чиста мирас» олимпиадалары уздырыла. «Эколидер» конкурсы бар. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр искергән батарейкалар җыю бәйгесендә катнаша. 2019 елдан башлап 240 тонна батарейка җыеп тапшырылды. Быелгы конкурста батарейкаларны 23 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Бу конкурска авыллар мәктәпләрен дә активрак кушылырга чакырабыз, — диде Дамир Вәлиуллин.

Табигать өмәләре

«Россия сулары» («Вода России») Бөтенроссия акциясе кысаларында татарстанлылар сулыклар буйларын чистарту өмәләрендә катнашкан. Казанның Юдино бистәсендә 26 сентябрьдә Изумрудное күле буйларын җыештыру өмәсе үткәрелә. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Экология министрлыгы сайты аша 23 сентябрьгә кадәр теркәлү узу сорала.

«Будет чисто» төбәк яшьләр экология җәмәгать оешмасы рәисе Диләрә Сатикова сөйләгәнчә, республикада «Будет чисто» җәмәгать оешмасында 2 меңнән артык егет һәм кыз әгъза булып тора. «Экология өмәләренә чыгабыз, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында „Экодәресләр“ үткәрәбез. Яшьләр экопремиясенә конкурслар да була», — диде Диләрә Сатикова.

«Коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге» директоры Зөлфия Сафина:"Балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим. Татарстан Республикасы Рәисе грантларына экоконкурслар үткәрелә ел саен. Чишмәләрне, коеларны, сулыкларны бергәләшеп чистартып, игелекле эш башкарыйк", — диде.

Прессуха. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading