16+

Азат Кадыйров: “Яшьләрнең битараф булмавы сөендерә”

Татарстанда 1 миллионнан күбрәк яшьләр яши. Аларның 850 меңгә якыны тавыш бирү хокукына ия.

Азат Кадыйров: “Яшьләрнең битараф булмавы сөендерә”

Татарстанда 1 миллионнан күбрәк яшьләр яши. Аларның 850 меңгә якыны тавыш бирү хокукына ия.

“Үзем дә сайладым”

Бүген яшьләр эшләре министры белән берлектә сайлау участогында 19 илдән Бөтендөнья яшьләр форумы катнашучылары да булды. Алар Россиянең сайлау системасы белән танышты, сораулар бирде. Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм дә оештырылды. Барлыгы 610 волонтер сайлау участогында эшли, аларның күпчелеге яшьләр. 

– Яшьләрнең  сайлауда катнашуы бик мөһим. Чөнки тавыш бирү – гражданлык позициясен күрсәтү, илебезнең тормышында катнашуны аңлата. Бүген бик күп яшьләр сайлау участокларына юнәлде. Кайбер җирдә чиратлар да җыелды. Яшьләрнең битараф булмавы сөендерә. Үзем берничә участокка кереп чыктым, яшьләр күп. Үзем дә сайладым, – ди Азат Кадыйров. 

Кадыров. фото: Илгизә

“Эш бирүчеләр белән дә очрашып була”

Быел Татарстанда беренче тапкыр бердәм Беренче курс студенты көне уза. Бәйрәм Казан, Иннополис, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Түбән Камада үткәрелә. 

– Көннең беренче яртысында студентлар белем алу оешмалары, иҗат һәм спорт берләшмәләре белән таныша. Көннең икенче яртысында студент оешмалары үзләренең программаларын тәкъдим итә. Эш бирүчеләр белән дә очрашып була. Кичен Казанда “Яшьләр вакыты” фестивале башлана. Зур концерт программасы, керү тавыш биргәннән соң бирелә торган браслетлар буенча. Көн дә бик матур, шуңа күрә бәйрәм югары дәрәҗәдә узачак, – дип искәртте министр. 

Бәйрәм Казан гаилә үзәге янында уза. Шул уңайдан Казанның Сибгат Хәким урамында транспорт хәрәкәте чикләнгән. 

Кадыров. фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading