16+

Борщевикка каршы закон бармы?

Дәүләт Думасы куркыныч инвазив үсемлекләр белән көрәш турындагы канун кабул итте.

Борщевикка каршы закон бармы?

Дәүләт Думасы куркыныч инвазив үсемлекләр белән көрәш турындагы канун кабул итте.

Гади итеп әйткәндә, аны борщевик белән көрәш турындагы закон дип атап була.
Закон үсемлекләрнең инвазив (чит) төрләре таралуга бәйле куркынычларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән. Документта Җир кодексына һәм тагын биш федераль законга кагылышлы төзәтмәләр бар. «Чит үсемлекнең куркыныч төре» төшенчәсе беркетелгән.

Бу төшенчә астында кеше сәламәтлегенә, авыл хуҗалыгына, экосистемаларга яки үсемлекләрнең һәм хайваннарның башка төрләренә зыян китерергә сәләтле теләсә нинди чит төр аңлатыла. Шулай ук үсемлекләрнең мондый төрләренә каршы көрәшнең конкрет механизмнары билгеләнгән, шул исәптән механик рәвештә бетерү, химик чаралар һәм биологик агентлар куллануны да кертеп.

Зарарлы үсемлекләр белән җир милекчеләренең хуҗалары, арендаторлар, шулай ук гавами сервитутлар нигезендә кулланучылар көрәшергә тиеш булачак. Әгәр сезнең кишәрлектә куркыныч дип танылган үсемлек үсентеләре ачыкланса, региональ милекче  хакимият органнары сезгә аны мәҗбүри бетерү турында күрсәтмә тапшырачак. Әгәр ул үтәлми икән, сезгә карата административ җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин.

Федераль КоАПта 8.7 «Җирләрне рекультивацияләү бурычларын, җирләрне яхшырту һәм туфракны саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмәү» маддәсе бар. Анда җирдә эшләп (төзелеш, файдалы казылмалар чыгару һ.б.) аны тәртипкә китермәсә, физик затлар өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Юридик затларга – 400 меңнән 700 меңгә кадәр.
Зарарлы үләннән ничек котылырга?

2025 елда Татарстанда Сосновский борщевигы биләгән территориянең мәйданы 2 663 гектар тәшкил иткән. Бер ел эчендә ул 247 гектарга арткан. Барыннан да бигрәк Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнары территорияләре борщевик белән чүпләнгән булган. Татарстан башкаласында борщевик мәйданы 385 гектарны тәшкил иткән.

Борщевик гадәттән тыш уңдырышлы, салкыннан курыкмый һәм бик тиз үсә. Аның белән комплекслы һәм озак еллар көрәшергә кирәк.

Борщевик белән көрәшне чәчәк атканчы һәм иң мөһиме — орлыклар өлгергәнче башлыйлар. Һава торышына карап, бу вакыт бераз күчә ала, ләкин орлыклар, уртача алганда, июльдә өлгерә.

Борщевик белән көрәшүнең берничә ысулы бар:
1. Кул белән утау. Бу ысул әле чыгып кына килә торган заралы үләнне бетерү өчен актуаль. Ләкин шуны катгый истә тотыгыз: агулы сок тәннең ачык урыннарына эләкмәсен өчен перчаткаларда эшләгез.

2. Чабып алу. Борщевикны чаптыру аның тулысынча “үлүенә” китермәячәк. Бу аны вакытлыча гына көчсезләндерәчәк. Чабып алынган үләнне яндырырга мөмкин.
3. Зонтикларын кисеп алу. Моны шулай ук сакланып кына эшләргә кирәк. Киселгән зонтиклардан котылу – мәҗбүри.
4. Җирне тирән сөрү. Моны көрәк яки культиватор белән эшләргә мөмкин. Сөрү тирәнлеге 30 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел.

5. Күпьеллык үләннәр чәчү. Борщевик үскән җирне сөргәннән соң, аңа үсәргә комачаулаучы культуралар чәчәргә була. Үләннәр табигый күләгә тудырачак һәм туфрактагы туклыклы элементлар өчен көрәштә чүп үләненә көндәш булачак. Россельхознадзор тәкъдиме буенча, бу кызыл солы яки болын миләше булырга мөмкин. Файдалы орлыкларны чәчү нормасы гектарга 150 килограммнан башлана.

6. Химик эшкәртү. Үсемлекнең яшел өлешләренә гербицидлар төркемендәге системалы препаратлар сиптерүне күздә тота. Алар үсемлекнең яфрак өлешенә үтеп керә һәм, тамырлар системасы аша үтеп, чүп үләнне юкка чыгара. Сосновский борщевигын дача кишәрлекләрендә эшкәртү өчен хосусый рәвештә кулланырга рөхсәт ителгән препаратлар кулланалар.
Яңа законның төп нигезләмәләренең үз көченә керүе 2026 елның 1 мартыннан каралган.

Лилия Яфизова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading