16+

Дамир Фәттахов: «Бөгелмә халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт»

Бөгелмә районында да Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларының өченче көне актив уза.

Дамир Фәттахов: «Бөгелмә халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт»

Бөгелмә районында да Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларының өченче көне актив уза.

Районда барлыгы 77 участок эшли: 48е — шәһәрдә, 29ы — авыл җирлекләрендә, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы Башкарма комитеты башлыгы Дамир Фәттахав.

Районда 74 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Алар арасында быел беренче тапкыр сайлауда катнашучы 908 яшь бөгелмәле дә бар. Ике көн эчендә халыкның 60 проценттан артыгы тавыш биргән инде.

Район башлыгы фикеренчә, Бөгелмә халкының сайлаулардагы активлыгы очраклы түгел. Соңгы елларда бөгелмәлеләрне шәһәр һәм район тормышына күбрәк җәлеп итүгә игътибар бирелә. Моңа хакимият белән ачык аралашу, очрашулар, социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр дә йогынты ясый.

Выборы. Фото: Камалова

— Кешеләр үз сорауларын биреп, фикерләрен ачыктан-ачык әйтеп, тәкъдимнәрен җиткереп кенә калмый, аларга җавап та ала. Әкренләп мондый активлык шәһәр тормышының гадәти өлешенә әверелә, — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бөгелмәдә сайлаулар көннәрендә төрле чаралар да оештырылган. Кафе, ресторан, кибетләр һәм башка оешмаларда ташламалар тәкъдим ителә. Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында көзге авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек ярминкәсе дә узган. Сайлауда бирелгән браслет белән ярминкәгә килгән кешеләргә товарларга 20 процент ташлама ясалган.

Сайлауларда Бөгелмә халкының төрле буыннары катнаша. Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге 104 яшьлек Варвара Павловага да сайлау хокукыннан файдаланырга мөмкинлек биргән.

Яшьләр дә актив. Мәсәлән, Александр һәм Екатерина Ливагиннар никахларын рәсми теркәгәннән соң ук сайлау участогына барып тавыш биргән. Район башлыгы әйтүенчә, нәкъ менә шундый вакыйгалар сайлау көннәренең гомуми мохитен формалаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading