Бүген Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә республиканың социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында – җәмәгать оешмалары вәкилләре, күп балалы ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройларының балалары. Татарстан Рәисе, Хөкүмәте һәм республика парламенты исеменнән хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Кунакларга мөрәҗәгать итеп Фәрит Мөхәммәтшин “хәзерге дөньяда хатын-кызларның роле күпкырлы һәм бәяләп бетергесез” дип билгеләп үтте. "Кешелекнең бөтен тарихы дәвамында хатын-кыз тормыш нигезе, илһам чыганагы, йорт учагын саклаучы булды һәм булып кала бирә, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Нәкъ менә сез Ана исемен югары йөртәсез, балалар үстерәсез, аларда туган илгә мәхәббәт, гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбиялисез, бай рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклыйсыз».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ана хезмәтенең әһәмияте дәүләт бүләкләрендә дә чагылыш таба. Узган ел гына да Татарстанда яшәүче 56 хатын – кыз «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. Ул 2000 елда гамәлгә куелган, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга тапшырыла. Әлеге бүләккә 1,6 меңнән артык ана лаек булган. 2022 елда гаиләнең абруен күтәрү максатыннан Татарстанда тагын бер дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале барлыкка килде. Аның белән җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнә. Татарстанда 17 гаилә әлеге зур бүләккә лаек булган инде.
«Сез көндәлек гадәти эшләргә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртуга күп көч куясыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе кунакларга. – Шул ук вакытта профессиональ өлкәдә дә зур уңышларга ирешәсең. Республика тормышының төрле өлкәләрен – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын, фән һәм мәгарифне, медицина һәм мәдәниятне, дәүләт һәм муниципаль хезмәтне үстерүгә шәхси казанышларыгыз белән зур өлеш кертәсез. Күз алдына гына китерегез: республикабызда яшәүче сигез Социалистик Хезмәт Героеның өчесе – хатын-кызлар. Һәм алар бүген залда. Горурланып билгеләп үтәм, бу исем – бүләк кенә түгел. Бу сыгылмас ихтыяр көче һәм көндәлек иҗади эш символы».
Фәрит Мөхәммәтшин ирләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләрнең хатыннарына аерым мөрәҗәгать итте. "Бу катлаулы вакытта сез Россия мәнфәгатьләрен саклаучы сугышчыларга көч бирәсез. Үз үрнәгегез белән хатын-кызның йөрәге никадәр нык, ярдәмчел һәм кызганучан була алуын тагын бер кат исбатлый. Без – ирләр өчен бу, һичшиксез, кыйммәт. Без сезгә бик рәхмәтле, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе. – Бу залда шулай ук Россия, Советлар Союзы геройларының әти-әниләре, тол хатыннары һәм туганнары да бар. Сез батырлыклары илебезнең тарихи елъязмасында мәңгегә калачак лаеклы гражданнарны тәрбияләдегез. Аларның исемнәре – безнең барыбыз өчен дә әхлакый камертон, үсеп килүче буын өчен чын ватанпәрвәрлек үрнәге».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына барлык дәрәҗәләрдә, шул исәптән законнар чыгарып та, предприятиеләр, сәяси партияләр, депутатлар, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар тарафыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, хәрбиләр өчен хатын-кызлар ярдәме белән җыелган гуманитар йөкләр мөһим роль уйный. "Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Татарстаннан хәрби бүлекчәләргә һәм без шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе республика халкына бәхет, тынычлык, иминлек һәм Татарстан һәм Россия үсешендә яңа уңышлар теләде.
Тантаналы чарада республиканың төрле муниципаль районнарыннан 650 кунак катнашты.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар