Заман чиреме икән, белмим, телефоннарга алданып, газета-журналлар укудан бизеп киләбез.
Без – журналистлар эш-сәфәрләргә, беләсез, еш йөрибез. Үз укучыларыбыз белән куанычлы очрашулар көткәнгә дә саллы чакрымнар безне куркытмый. Соңгы вакытларда Актаныш, Лениногорск, Азнакай якларында булып кайттык, Саба белән Теләчедә дә без үз кешеләр, ә Арча белән Балтач, Кукмара якларына бөтенләй тузан төшермибез. Апас, Буа якларына исә үзем туган як сагынуын басар өчен дә юл алам мин. Ләкин кая гына барма, бер нәрсә күңелгә кырау булып суга...
... Әниемнең беренче укытучысы хакында олылап сөйләве, аны тирән хөрмәт белән искә алуы хәтердә. Үзем дә мәктәптә укыткан укытучыларым алдында баш иям – гыйлемле, һәр яңалыктан хәбәрдар остазларым газета-журналларны ипләп укый торган буын вәкилләре иде. Кызганыч, байтагы исән дә түгелләр, мәгәр нинди затлар иде! Бүгенге көндә исәнлеге белән сөендергән остазларымны да беләм – газеталарны яратып укыйлар, алар укытучылык дәрәҗәсен үзләре дә зурлап гомер итәләр. Их, тылсымлы су юнәтеп, менә шул буынны бүгенге көндә дә яшь итеп яшәтәсе иде.
Сүземне ерактан башлавым юкка түгел, бүген дә очрашабыз авыл җирендә яшәүче укытучылар белән. Бөтенесен дә бер ишкә кертеп булмый, ләкин кулына бер газета-журнал тотып карамаганнары да очрый. Кызганыч, әлбәттә, бу хәлгә ышанасыгыз да килмәс. Дәрес планнары, кичәләр сценарийларын карар өчен кулда телефон бар, нәрсәгә кирәк сезнең газеталарыгыз, дигән җавапларны да ишетәбез. Йөрәкләр туңып китә... Ирексездән үземнең остазларымны күздән кичерәм – Әлфия апа Гыймадиева, күптән җитмешен атлап үтте, Кайбыч районының Борындык авылында аннан да күбрәк газета-журнал алдыручы да юк. Әле дә укый, бүген дә мәгърифәтле! Авыл урамнары буйлап атлаганда хат ташучылардан юри сорыйм, бу йортта яшәүче укытучы ничә басмага языла, дим. Район газетасына, нибары бер айга, дигәч, милләтнең киләчәге, алар кулында тәрбияләнгән буынның матбугатка булган мөнәсәбәте җитди уйларга сала. Юк, гаепләмим аларны, газета уку – һәр кешенең шәхси ихтыяры, ләкин шул ук вакытта гыйлем, интеллект дәрәҗәсе, милли тәрбиясе күрсәткече дә.
Бик бай йортларның капка төпләрендә тукталабыз, тормышын матур итеп корган кешегә типография буявының исе аңкып торган газетаны кулга тотып уку бәхете дә тансыктыр дисәк, ялгышабыз, капкаларын көч-хәлгә ачтырсак та, сөйләшеп тә тормыйча, без газета укырга яратмыйбыз, дигән сүзләре күңелгә кадала. Менә күршеләрендәге искерәк кенә йортта тыйнак кына яшәүче күршесенә сугылгач, имәнепләр китәсең – 10-12 шәр басма алдыралар. Яратып укыйбыз, укымыйча тора да алмыйбыз, әле монысы да җитми, диләр. Бер пенсия акчасына тормышын чак сөйрәсә дә, мәгърифәтле милләт төшенчәсенә тугрылыклы алар. Яшүсмердән укыганнар, газета укып гомер иткәннәр, ипле картлыкларында да матбугаттан аерылмыйлар. Рәхмәт үзләренә!
Заман чиреме икән, белмим, телефоннарга алданып, газета-журналлар укудан бизеп киләбез. Бу бизүнең кайсы этабында икәнлегебезне ассызыклап әйтергә дә куркам. Тауның иң биек ноктасы булган кебек, упкыннарның да ярларыннан аска томырылган иң тирән урыны бар. Менә шул тирәнлек куркыта...
Югалтуы тиз, табуы авыр, дигән борынгылар. Шундый зур авырлык белән гамәлгә куелган татар матбугатын, ә бит 1870 еллардан башлап, татарлар ничәмә мәртәбәләр татар басмаларын чыгарырга рөхсәт сорыйлар, патша хөкүмәте гел каршы килә, инде заман ялтыравыгына алданып кына аны югалтырга һич хакыбыз юк. Газета укырга нигә оялабыз? Оят эш тә түгел кебек. Әллә акча кызганабызмы? Монысы юк сәбәп түгел анысы, ләкин ул акчаны кибеткә кереп, юк-барга да туздырабыз. Ә монда бит акчаны суга да салмыйбыз – ярты ел буена өйгә килә язылган газетабыз. Аннан укымышлы булуыбыз начармыни? Чәчләренә чал төшкән өлкән буын әлегә безгә үрнәк –әби белән бабайның үзара тарткалашып, газетаны бүлешеп укуына ышанам, ә менә алар киткәч, мәгърифәтлелеккә туры юлны кайлардан табарбыз?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар