Гаиләбезгә кунакка килүчеләрне кайтыр алдыннан капка төбенә чыгып, машина күздән югалганчы карап озатып калу гадәтем бар иде. Бу юлы да әти-әниемне озатканда капка төбенә чыгып бастым. Шунда әниемнең без яшәгән йортка карап, әтиемә нидер әйткәнен күрдем. Әтием, күз яшьләрен сөртеп, баш какты. Соңыннан ул: “Минем инде монда соңгы килүемдер, син кил, күр,” – дип, әниең васыять итеп калдырды, диде.
Әниемнең сәламәтлеге какшады. Авыл кешесенең үзен саклый белмәвеме, эштән арына алмавымы – аңа яман шеш диагнозы куйдылар. Табиблар соң булса да операция ясап карарга булдылар.
Без өч бала үстек, мин – төпчек кыз. Ул вакытта ерак районда – Балык Бистәсендә яшәп, декреттан соң эшкә чыккан чагым иде. Әнине өйгә кайтардылар. Берничә көннән телефоннан сөйләшкәндә, кинәт кенә әни “эээ” дип куйды да, тавыш өзелде. Шуннан соң ул урын өстендә калды.
Бер ял көнне гаиләбез белән хәл белергә кайттык. Юлга чыгар алдыннан мин әни яныннан китә алмыйча озак тордым. Бу безнең соңгы очрашу булган икән. Шунда әни: “Кызым, ерак яшисең, эшеңдә сүз булмасын, мине җирләргә кайтып йөрмә, үпкәләмим,” – диде.
Комментарийлар