16+

Якташлар, яшьтәшләр, миннән калышмагыз!

Халыкның чират торып, бюллетень алуына шатландым.

Якташлар, яшьтәшләр, миннән калышмагыз!

Халыкның чират торып, бюллетень алуына шатландым.

2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау огругы буенча өстәмә депутат сайлау башланды.

Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиясенә урнашкан сайлау участокларына халыкның иртәдән үк агылуы, чират торып бюллетень алуы шатландырды. Хатыным Әлфия белән 18 сентябрьдә сайлау участогы ачылуга ук тавыш биреп чыктык. «Гаилә белән сайлыйбыз» шигарендә сайлау участогы каршында фоторәсемгә дә төштек әле.

Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга масштаблы республикакүләм фотоконкурсы уза. Анда Татарстанның һәр гаиләсе катнаша ала. Моның өчен фотосурәтне 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләргә өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны уйнатыла.

Сайлауларда катнашу гражданнарның конституцион хокукы ул. Россиядә 2026 ел — Халыклар бердәмлеге елы. Сайлауларда бердәм катнашуыбыз Россиянең көчен күрсәтү, дошманнарга безнең катгый җавап булсын.

Выборы. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading