Казаннан шеф-повар Рөстәм Рәхимов көмеш медаль яулаган һәм “Карфаген кубогы”на лаек булган. Тунистан Майсс Куни – алтын, ә Малайзиядән Илһам Ариэс Арман бронза медаль алган.
– Минем өстәлгә алдан ук куелган тартмада балык һәм яшелчәләр иде. Бурыч: тиз арада берәр төрле ризык әзерләргә кирәк. Бөтен хыялларымны салып тырыштым, жюри югары бәяләде. 14 илнең осталары арасында икенче урынга чыгу начар түгел инде, – диде Рөстәм Рәхимов.
Туниста студентлар арасында үткәрелгән аш-су осталыгы бәйгесендә төп бүләк итеп Казанда узачак Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара конкурста катнашу хокукы куелган. Михаил Шәрипов әйтүенчә, җиңгән команда Казанга юллама отуына чиксез шатланган.
Комментарийлар