16+

«Кем баш, кем түш?» — күп гаиләләр нәкъ менә шушы сораудан таркала

Кайбер гаиләләр төзелгәч үк, анда кем баш, кем түш булу проблемасы калкып чыга.

«Кем баш, кем түш?» — күп гаиләләр нәкъ менә шушы сораудан таркала

Кайбер гаиләләр төзелгәч үк, анда кем баш, кем түш булу проблемасы калкып чыга.

Гаиләдә гүзәл һәм көчле зат арасындагы мөнәсбәтләрнең ничек корылуына бәйле рәвештә, алар үзләрен бик бәхетле яки рәнҗетелгән, түбәнсетелгән итеп хис итә. Гашыйклар кайнар мәхәббәт, сөенеч-шатлык хисләре белән бүлешү өчен очраша. Имин гаиләдәге ир белән хатын бер-берсенә карата ихластан кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтүдән тәм таба. Әгәр үзара мөнәсәбәтләрдә җылылык, кайгыртучанлык, хөрмәт, мәхәббәт, әледән-әле яхшылыклар эшләп, бүләкләр биреп, җылы сүзләр әйтешеп, күңелләрне күрү гадәте юк икән, димәк, бу гаиләнең бәхетле киләчәге юк дигән сүз.

Кайбер гаиләләр төзелгәч үк, анда кем баш, кем түш булу проблемасы өскә калкып чыга. Беркемнең дә буйсынасы, үз сүзен аста калдырасы килмәсә, өй эчендә тынычлык бетә, беренчелеккә ирешү өчен астыртын көрәш башлана. Әгәр ир яки хатын тарафыннан янәшәдәге парының мәнфәгатьләрен санга сукмау, битарафлык, салкынлык, бер-береңә юл куймау, аңа авыр чакта үз иңеңне куюдан баш тарту күзәтелә икән, чаң сугарга вакыт. Җан тынычлыгы булмаган, моңсулык, сагыш, борчылу хисләренә коенган мондый гаилә иртәме-соңмы таркалачак.

Әрләш-талаш, эчеп кайтып кул күтәрү, бер-береңне хурлау, хыянәт, ялганлау, керемнәреңне яшерү кебек начар гадәтләр хөкем сөргән гаиләдә беркем дә бәхетле була алмый. Ир белән хатын гына түгел, балалар да иза чигә, күпчелеге психосоматик чирләргә бирешә. Нинди генә четерекле хәл килеп туса да, аны уртага салып сөйләшеп, оптималь вариантны икәүләп эзләп табып, проблеманы хәл итеп була. Бер-береңә карата ризасызлык хисләрен озаклап эчкә җыеп йөрергә ярамый. Беренче мәртәбә ирең яки хатының тарафыннан начар сүз ишетсәң, үзеңне түбәнсетә, рәнҗетә торган начар гамәленә юлыксаң, боларны колак артыннан уздырып җибәрү, күрмәмешкә салышу, тешеңне кысып түзеп калу акыллылык чагылышы түгел.

Түземлегең абъюзерны канатландырачак кына. Шул минутта ук атакага ташланмыйча, зур гауга чыгармыйча, беркадәр тынычлангач, үзеңнең ризасызлыгыңны белдерү, кичергән авыр хис-тойгыларың турында сөйләп, парыңның хаксызлыгына карата үз позицияңне тәфсилләп аңлатып бирү зарури. Кайберәүләр гаилә коруга тырыша-тырмаша, парын үзгәртергә керешә. Әйтерсең, балчыктан сын әвәләргә керешкән сынчылар. Кызу канлы, ут йөрәкле холерик, ничаклы тырышсаң да, мыштым, әкрен кыймылдаучы, озак уйлаучы, кискен карарлар кабул итәргә сәләтсез, кыюсыз меланхоликка әверелә алмаячак. Берең – ут, икенчең – су булу гаиләдә күпмедер дәрәҗәдә баланс саклау өчен кулай да әле ул.

Бер нәрсәне онытмыйк: берәү дә янәшәдәге парының корбанына әверелергә, тилмереп яшәргә тиеш түгел! Һәркемнең үз мавыгулары, җан таләпләре, шәхси мәнфәгатьләре, хыял-өметләре, өстенлекле яклары һәм кимчелекләре булуын онытмыйк. Еллар узу белән ир белән хатын бер-берсенә охшый башлый, уртак максатлар, мәнфәгатьләр, мавыгулар барлыкка килә. Иреңнең яки хатыныңның хәл-халәтен әйбәт тоемлый башлыйсың. Хәтта ни әйтәчәген күз карашыннан аңларга, кирәк чакта юл куярга, җайлап кына кәефен күтәреп, ярдәм итеп җибәрергә гадәтләнәсең.

Гәҗит-журналларга эчеп кайтып, кыйнап газаплаучы, кыш уртасында яланөс урамга куып чыгаручы залим иреннән яки мәнсез, оятсыз, үтә дә ялкау, булдыксыз, ахмак хатыныннан зарланып язучылар бар. Ә нигә вәхши иргә кол булырга? Чүбек башлы саный хатының белән бәхетле булмаячагың да көн кебек ачык. Бердәнбер гомереңне нигә суга салырга? Бәхеткә тиенмәячәгеңне белеп алуга, шикле мохиттән башыңны алып кач! — диясем килә.

Хәмидә Гарипова.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading