Кырыкны узгач, тирә-ягыңдагы яшьләрнең мәхәббәт романнарын күзәтүе кызык икән ул.
Скопировать ссылку
Кырыкны узгач, тирә-ягыңдагы яшьләрнең мәхәббәт романнарын күзәтүе кызык икән ул.
Сиңа бу роман геройларының кичерешләре инде таныш, алар узган сукмаклардан инде бер генә дә узмагансың. Син хәтта бу романның ни белән төгәлләнәсен дә беләсең кебек…
Әнә кызымның курсташы гашыйк булган. Иваново өлкәсеннән килеп, тулай торакта яшәп укучы бу баланы еш кына үзебезгә чакырам: өйдә пешкән ризык ашап, өй җылысын тоеп китсен, дим. Үзебез дә авылдан укырга килдек, өй җылысы җитмәүнең ни икәнен бик яхшы беләм. Кайчагында ачылып китеп, үз әнисенә сөйләмәгән серләрен миңа сөйли. Сүз, билгеле инде, күбрәк егетләр турында. Япь-яшь кызлар белән тагын ни хакында сөйләшәсең?! Гашыйк булган егете үз якларыннан – Иваново өлкәсеннән икән. Казанга килгәндә автобуста танышканнар. Егет кызның телефонын да сорап алган, тик менә никтер бер тапкыр да шалтыратмаган. Ә кыз исә аның телефонын белми. Фамилиясен дә сорарга башы җитмәгән. Кайсы уку йортында белем алуын гына белеп калган. Хәзер әнә кызым белән икәүләшеп бу егетне эзләп табу юлларын өйрәнәләр.
Кызлар институтка барып, егетнең кергәнен-чыкканын сагаларга план корып калды, ә мин аларга чәй әзерләргә дип кухняга чыгып киттем. Имәндә икән чикләвек, диярсең. Элек егетләр сагалый иде кызларны, хәзер әллә рольләр алмашынган инде?
Комментарийлар