16+

Коллекторлар тупас кыланса, приставларга гариза яз

Тормыш-көнкүрештә кичекмәстән өстәмә акча таләп ителгән чаклар була. Мондый очракларда банкларга, туганнарга яки дусларга бурычка керәбез.

Коллекторлар тупас кыланса, приставларга гариза яз

Тормыш-көнкүрештә кичекмәстән өстәмә акча таләп ителгән чаклар була. Мондый очракларда банкларга, туганнарга яки дусларга бурычка керәбез.

Ләкин, татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, “Алганда баш ия, алгач артын әйләнә” кебек низаглы мисаллар да күзәтелә. Бурычны кайтаруны сузабыз.

Бирәсе бар “онытыр”

Акча бурычын килешенгән вакыт аралыгында һәм дә мөмкинлек туу белән кайтарып бирү тиешле. Әгәр килешенгән вакыт узып китеп тә, бурыч һаман да кайтарылмаса, банк коллекторлар оешмасына мөрәҗәгать юлларга мәҗбүр була. Әмма, банк бу турыда кредит бурычы булган кешегә 5 көн алдан хәбәр биреп-кисәтеп куярга тиеш. Коллекторлар – банкларның һәм кече финанс оешмаларының кредит бурычлыларыннан акча кайтарып алу белән шөгыльләнүчеләр. Коллектор бурычлы кешегә телефоннан шалтырата, шәхсән дә очраша ала. Шулай ук, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталы”, электрон элемтә, почта аша да хәбәр җибәрергә мөмкин. Шул рәвешле, “онытучан” кешегә бурычы барлыгы хәтергә төшерелә.

 Коллекторларга катгый тыела

Вакыт чигеннән узган бурычны кайтарып алуда физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча 230нчы федераль закон гамәлдә.

Коллектор эш көннәрендә төнге 22.00 сәгатьтән иртәнге 8.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә төнге 20.00 сәгатьтән иртәнге 9.00 сәгатькә кадәр бурычлы кешенең яшәү урынына килергә тиеш түгел. Коллектор бурычлы кеше белән атнасына 1 мәртәбә шәхсән очраша, көненә 1 мәртәбә һәм атнасына 2 мәртәбә телефоннан шалтырата ала.

Әгәр бурычлы “банкрот” дип игълан ителсә, эшкә яраксыз хәлгә төшсә, Iнче төркем инвалид булса, хастаханәдә дәвалануда ятса, коллектор андыйларга түләү таләбе куя алмый. Шәхесне кимсетү, янау-физик көч куллану, үтерү белән куркыту, күчемсез милекне тартып алу яки вату катгый тыела.

– Коллектор оешмасы эшчәнлек таләпләрен бозса, “профессиональ коллектор оешмасы” буларак дәүләт реестрыннан төшерелә. Бурычларны кайтару белән шөгыльләнүче оешманы суд приставлары контрольдә тота. Коллектор оешмасы хезмәткәре тарафыннан куркыту-янау булса, документын күрсәтмәсә, моны Суд приставлары федераль хезмәтенә, шулай ук прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Республикада 15 коллектор оешмасы эшли, кагыйдәләрне бозганнары өчен коллекторларга карата 35 административ эш кузгатылды. Быел кешеләрдән “коллектор куркытты-янады” дигән гаризалар кермәде. Коллекторлар алимент бурычларын түләттерү белән шөгыльләнми, эшчәнлекләре банк кредитлары белән генә бәйле, – диде Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Шиһапов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading