Камал театрының элекке бинасында Салават Фәтхетдиновның август концертлары гөрләп узды.
Музыкаль тамашаларга әллә ни исебез китмәсә дә, милли җыр сәнгатендә үзгә бер урын алып торган, “легенда” дәрәҗәсенә ирешкән җырчыбызның концертына барырга булдык.
Өч сәгатькә якын барган тамаша ялыктырмыйча үтте: залдагы эсселекне исәпкә алмаганда, концерт, тулаем алганда, уңай тәэсир калдырды. Сәхнә декорацияләре, сценарий белән режиссураның милли мохит булдыруга юнәлтелүе, катнашырга лаеклы дип сайланган талантлы яшь башкаручыларның чыгышы, көчле, профессиональ музыкантлар һәм, әлбәттә, җырчы үзе – барысының асылында зарафәт вә затлылык чагыла иде. Тамаша үзәгендә булган халык артистының репертуарына, башкару осталыгына, сәхнәдә үзен олпат һәм шул ук вакытта гади, самими тота белүенә тел-теш тидерерлек түгел: үз һөнәренең остасы булган җырчыга “афәрин” диясе генә килә. Ләкин... затлылыкны очсызлатып гомум көйне китек иткән бер сәбәп кәефебезне бераз кырып, концерттан соң уйга салды. Нинди сәбәп? Олпат җырчының чыгышлары арасында сәхнә тоткан алып баручылар кыланмышы...
Фикерне кыскача гына формалаштырсак, аларның чыгышлары нигезендә гадәттә студентлар оештырган уен-көлкеле кичәләрдә уйнатыла торган “икенче сортлы” скетчлар булды. Кызганыч, әмма тамашачыларга (ә алар арасында өлкән кешеләр дә байтак иде) юмор буларак тәкъдим ителгән шаяртуларның кайберләре җырчының статусына һәм абруена да, милли әдәп-әхлак кануннарына да туры килми иде. Сәхнәдә яңгыраган “билдән түбән” тозсыз мәзәкләр, вакыйгасы “юрган астында” барган ахмак видеосюжет та милли сәнгатебездә беренче номерлы җырчының тамашасына бер дә килешмәде.
Тамаша барышында үлем образының уен-көлкеле рәвештә кулланылуы да, йомшак кенә әйткәндә, күңелгә ятмады. Кемдер: “Бу бит шаяру гына”, – дип әйтер, ләкин мондый шаярудан имансызлыкка бер адым. Көлүдән, артык сөйләнеп тел тидерүдән сакланырга тиешле кагылгысыз кыйммәтләр бар, әйтик, Аллаһы Тәгалә, Коръән китабы, пәйгамбәрләр, фәрештәләр... Бу төшенчәләргә карата бездә аерым бер хөрмәт булырга тиеш, һәм әлбәттә, үлем, Үлем фәрештәсе темасына килгәндә дә зур җаваплылык тоярга кирәк. Чөнки безгә барыбызга да чын үлем белән әле очрашырга туры киләчәк. Шуңа күрә бу тема, шушы образ аша кешене көлдерү ул – имансызлык күрсәткеченә охшаш хәтәр гамәлдер.
Кайберәүләр, бәлки, Т. Миңнуллинның танылган пьесасында үлемне көлкеле образ итеп сурәтләгәнен искә төшерер, ләкин онытмыйк, бу пьеса дәһрилек (атеизм) чорында язылган башка күп әсәрләр кебек, күпмедер дәрәҗәдә коммунистларның динсезлек идеологиясенә хезмәт иткән, әмма хәзер – башка заман: бүген – татарлар үз асылына кайтып, динне, дини кыйммәтләрне кайтара торган чор; без хәзер дин хаклыгын, яшәеш мәгънәсен аңлап, дини кануннарга нигезләнгән әдәп-әхлакны булдырырга тырышабыз, һәм шушы максатны тормышка ашыруда әдәбият, театр, сәхнә вәкилләре дә үз өлешен кертә ала. Салават Фәтхетдинов кебек абруйлы, талантлы сәнгать әһелләре иҗаты милләтебезне тәрбияли, халык аларга тиңләшергә, алардан үрнәк алырга тырыша. Шуңа күрә мондый артистның концертында җырлар гына түгел, юмор-шаярулар да югары дәрәҗәдә акыллы булырга тиеш, дип уйлыйм.
Мең елдан артык мең төрле сыналган милләтебез хәзер дә зур сынау кичерә. Бүген милләтебезне, туган телебезне, милли йөзебезне, гасырлар дәвамында формалашкан мәдәниятебезне саклап калу өчен көрәш бара. Ә бу мәсьәлә динебезне һәм халкыбызга элек-электән хас булган тәрбияне һәм күркәм әхлакны саклау белән бәйле.
Заманында Габдулла Тукай “Әллүки” җырын ишеткәч, хисләнеп шундый шигырь яза:
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй:
Әллүки, бәллүки...
Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?” -
Әллүки, бәллүки...
Шул искә төште дә, мәшһүр җырчыбызның концертын “Әллүки” дип исемләп, үз-үземә сорау бирдем: “Чын милли көйме бу – “Әллүки”?..
Ришат хәзрәт Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар