Җәйнең дә өченче, соңгы ае - бусагада. Июль түбәсен ябып ятабыз.
Июль дигәннән аның бер үзенчәлеге, бер көне бар бит. Юк инде, июльдә бер генә түгел, төгәл утыз бер көн. Нәкъ менә шул соңгы көне үзенчәлекле дә инде аның. Дөрес, ул көнне бернинди бәйрәм дә,юк. Җәйнең гап-гади бер көне ул. Шулай дип атала да. Республика балаларының “Яшь ленинчы “ газетасы 1961 елдан кабат чыга башлаганнан бирле яшәп килгән иң популяр рубрика шулай атала иде. Газетаның элеккеге укучылары яхшы хәтерлидер моны. Алар шактый күптер дә әле. Ул чакта, без мәктәптә укыганда, бу газетаның тиражы йөз меңнән дә артып киткән иде бит.
Бигрәк кызыклы, хәтта әйтер идем файдалы рубрика иде ул. Ничә еллар үтсә дә, онытылмый. Июльнең урталарында укучыларның хәтерләренә төшереп, онытмаска өндәп, газета битләрендә күренә башлый иде ул. “Нинди кызыклы хәлләр булыр икән?”–дип, әй көтә идек бу көнне. Аны күңеллерәк, үзенчәлеклерәк итеп үткәрәсе килә иде. Хәтта кайбер сәяхәтләрне, мөһим эшләрне махсус шул көнгә калдыра идек. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Ул көн турында мәкалә көтә бит яраткан газетабыз. Ә ул башкалар да укырлык кызыклы-мавыктыргыч булырга тиеш.
Бары шундый гына газетада урын ала. Менә шулай каникулда инде кайда икәнен дә белмәгән каләмен эзләтеп таптырып, мәкалә яздырта иде “Яшь ленинчы “ һәм “Сабантуй” да. Шулай тәрбияли иде ул каләмгә, мәкалә язуга, гомумән, иҗатка мәхәббәтне үз хәбәрчеләрендә, укучыларында. Ничек дөрес эшләгән дим хәзер. Бу хисләрне кичереп үстем, аннары балачак хыялым тормышка ашып, шул газетада үземә эшләргә туры килде. Эшләгән чакта да “31 июль - җәйнең бер көне”н көтеп ала идек.
Дөресрәге, укучы яшь хәбәрчеләребездән хатлар килерме икән, алар нинди булыр икән дип бераз борчыла да идек хәтта. Монысы да аңлашыла. Ямьле җылы җәйләр үткәч, сентябрьнең урталары җиткәч, газета битләренә җәйне кабат кайтарып, ике битне укчылардан килгән хатлар белән шыплап тутыра идек. Алар барысы да 31 июль көнне булган хәл-вакыйгалар хакында иде. Әй, кызык та, бик рәхәт тә була иде бу җәйге хатирәләргә багышланган махсус санны уку. Әйтерсең лә, вакыт машинасына ия булган тылсымчылар без.
Ни кызганыч, бүген бу рубрика “Сабантуй” журналы битләрендә юк. Булсын иде ул. Әгәр булса, замана малай-кызлары да иң озын каникулда каләмнәрен, дөресрәге, клавиатураларын ерак куймыйча, үзенә бер дулкынлану белән көтәрләр иде бу “31 июль - җәйнең бер көне”н. Бәлки, киләчәктә, алдагы елларда кабаттан яши башлар ул. Кирәкле файдалы булуын күрдегез бит инде. Ә файдасы булган, зыяны тимәгән әйберләрдән баш тартмасаң, аларны югалтмасаң яхшырак икәнен барыбыз да белә. Анысын киләчәккә калдырыйк.
Ә быел Яшь ленинчы”, “Сабантуй” газетасын укып үскән чордаш-яшьтиләргә дә, яшьрәкләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә. Әйдәгез, 31 июль җәйнең бер көнендә булган хәлләр турындагы кыска, әмма кызыклы мавыктыргыч язмаларыгызны “Шәһри Казан” газетасы почтасына юллагыз әле. Аларны бастыруны алай сентябрьгә үк калдырмабыз. Тизлек заманы бит хәзер. Хәтта Җир шары да тизрәк әйләнә башлаган, диләр. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Әле кайчан гына башланган иде җәй, инде 31 нче июле дә килеп җиткән. Җәйнең бер көне, димәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар