16+

«Күрше фест» җиңүчесе: «Килегез, сезне дә көтеп калабыз, күңелле булачак»

Республикада барган «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына нәтиҗә ясалды.

«Күрше фест» җиңүчесе: «Килегез, сезне дә көтеп калабыз, күңелле булачак»

Республикада барган «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына нәтиҗә ясалды.

«Күрше фест» бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект.
Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше фест»  – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә,

Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. 
5 июльдән башлап 30 сентябрьгә кадәр «Күрше фест» бәйгесендә җиңүчеләр үзләренең проектларын гамәлгә ашырачаклар. 

- Безнең проект балалар һәм яшьләрнең мәдәнияткә кызыксынуын арттырырга, шулай ук бу өлкәдәге активлыклар белән мавыктырырга тиеш, – дип сөйләде безгә Апас районындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге белгече Румия Идрисова. – Аның кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте"гомумроссия иҗтимагый дәүләт бүлекчәсенең Апас җирле бүлекчәсе командасы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бик кызыклы, эчтәлекле һәм шәп чаралар циклын күздә тота. Алар барысы да "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ремонтланган иде. Болар Апас район үзәгендәге Яшьләр, Салават Кәримов урамнарында урнашкан күп фатирлы йортларның һәм Каратунда Төзүчеләр урамында урнашкан күп фатирлы йорт ишегалды. 

Апас районында күпчелек татар милләтле кешеләр яши һәм «Беренчеләр хәрәкәте» егет-кызлары әлеге чараны оештырырга ниятләгән йортларда яшәүчеләргә анализ ясап, биредә күпчелек татар милләтле кешеләр яшәвен ачыклаганнар. Шуңа күрә үткәреләчәк чаралар да шундый кызыклы проект аша татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдереләчәк. 

– Әлеге чара татар биюе "Зәлидә"дән башланачак, үзебезнең җирле артистлар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, зур курчаклар («ростовые куклы») да булачак. Алар белән фотога төшү мөмкинлеге тудырылачак. Артистлар чыгышыннан соң читек, лалә чәчәге (тюльпан) һ.б. формасындагы милли стильдә агачтан брошкалар һәм брелоклар ясау буенча мастер - класслар үткәреләчәк. Балалар белән киңәшләшкәннән соң шундый эчтәлектәге «Милли бизәк» дигән программа туды. Җирле остакулларыбыздан читек, лалә чәчәге формасы кертелгән агач эшләнмәләр ясатачакбыз. Һәр кеше әлеге проект кысаларында татар халкының милли бизәкләре, нинди төсләр урын алганы турында тыңлый алачак. Аннан соң балалар, кичәгә килгән кунакларыбыз үзләре дә әлеге милли бизәкләрне буйый алачак. Әлеге мастер-класстан соң кичәгә килүчеләр өчен татарча "Минтимер Һәм аның дуслары"фильмы күрсәтеләчәк, - ди Румия Ринат кызы. 
«Килегез, сезне дә көтеп калабыз, күңелле булачак», дип тәмамлады ул сүзен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading