16+

Ләйлә Фазлыева:”Ясалма акыл белән эш йөртү өчен башта үзеңнең акыллы булуың кирәк»

Балаларның тарихны белеп үсүләре җәмгыять өчен мөһим алшарт.

Ләйлә Фазлыева:”Ясалма акыл белән эш йөртү өчен башта үзеңнең акыллы булуың кирәк»

Балаларның тарихны белеп үсүләре җәмгыять өчен мөһим алшарт.

Татарстан башкаласында “Мирас цифрда” мәдәни мирасны цифрлаштыру буенча IVнче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшли. Ул “KAZAN DIGITAL WEEK 2025” халыкара форумы кысаларында оештырылды.

Конференциядә федераль һәм төбәк хакимиятләре органнары вәкилләре, Россия төбәкләренең мәдәни мирасны саклау буенча комитетлары һәм идарәләре хезмәткәрләре, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары белгечләре катнаша.

Татарстанда 1935 мәдәни мирас һәйкәле исәпләнә. Аларның 446сы – федераль, ә 1123е төбәк әһәмиятендәгеләр. Быел тагын 142 бина тарихи кыйммәткә ия, дип табылган.

– Россия Президенты Владимир Путин мәдәни мирасны цифрлаштыру бурычы куйды. Без моны җентекле рәвештә гамәлгә ашырабыз. Республиканың мәдәни корылмалары цифрлы технологияләргә теркәлә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов технологияләрне үстерү максатыннан халыкара цифрлы форумны үткәрә башлауның әйдаманы булды, – диде үзенең кереш сүзендә Татарстанның мәдәни мирасны саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин.

“Татарстанның мәдәни мирасы” мәгълүмат системасы әзерләнеп бетү алдында тора. Әлеге платформа шәһәр төзелешенә караган башка дәүләт системалары белән ялгана.

– Россия тарихын түбәнсетеп булмый, чөнки ул – олуг тарих. Ил тарихын балаларга җиткерергә кирәк. Республикада мәдәни мирас корылмаларын гына түгел, ә илгә һәм республикага лаеклы хезмәт өлеше керткән шәхесләрне дә цифрлаштыру башкарыла. Мәдәни мирасны саклау зарур, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик та мәдәни мираска битараф булмаска чакырды.

– Шәһәр янындагы дачагызга елына бер мәртәбә генә барсагыз, аны чүп баса. Битарафлык мәдәни мирасны шулай ук үтерә. Биналар кулланылырга тиеш. Мәдәни мирасның цифрлы мәгълүмат базасын булдыру яхшы эш, инвесторлар биналар турында хәбәрдар булачак, – диде Константин Михайлик.

Россия Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны саклау буенча департаменты директоры Роман Рыбало:”Татарстан Республикасы цифрлы яссылыкта мәдәни мирасны саклау өлкәсендә профессионалларның үзара хезмәттәшлегенә һәм тәҗрибә уртаклашуына мәйдан барлыкка китергән беренче һәм бердәнбер территория”, – ди. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов студентларның да мәдәни мирас биналарын торгызуда катнашуларын әйтте. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрының беренче урынбасары Илья Начвин сөйләгәнчә, республикада мәдәни мирасны саклау өлкәсендә “ГосПромпт” программа комплексы гамәлгә кертелә һәм ясалма акыл кулланыла. Мәсәлән, ясалма акыл ярымҗимерек бинаның  беренчел, ягъни, төзек булган вакытындагы сурәт-проектын тиз арада ясап бирә. Иван Гущин сүзләренә караганда, проектчыларга документ-архивларны барлый-барлый бинаның  элеккеге кыяфәтендәге сурәтен торгызу өчен берничә ай вакыт кирәк булыр иде.

Ясалма акыл турында сүз кузгалгач, Ләйлә Фазлыева:”Ясалма акыл белән эш йөртү өчен башта үзеңнең акыллы булуың кирәк. Син ясалма акыл белән нәрсә башкарырга җыенуыңны тәгаен рәвештә белергә тиеш”, – дип әйтеп куйды.

Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Пермь крае вәкилләре мәдәни мирасны саклау һәм торгызу юнәлешләрендәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чыгышлар аваздаш – мәдәни мирасны торгызу һәм саклау әһәмиятле эшчәнлек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading