16+

Политолог Марат Бәширов: Сайлауларның легитимлыгы өчен халыкара күзәтүчеләр эше мөһим

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлавының легитимлыгын бәяләүдә күзәтүчеләрнең эше һәм сайлаучылар активлыгы мөһим роль уйный.

Политолог Марат Бәширов: Сайлауларның легитимлыгы өчен халыкара күзәтүчеләр эше мөһим

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлавының легитимлыгын бәяләүдә күзәтүчеләрнең эше һәм сайлаучылар активлыгы мөһим роль уйный.

Бу хакта матбугат конференциясендә Россиянең танылган политологы, Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Бәширов белдерде. Аның сүзләренчә, сайлауларның легитимлыгы процедураларның үтәлеше белән генә — Россиядә сайлаулар барышын күзәтү өчен 133 илдән 1126 күзәтүче килгән. Алар сайлау участокларында тавыш бирүнең ничек оештырылуын күзәтә, соңрак алар тавышларны санау барышына да бәя бирәчәк.

– Сайлаулар нәтиҗәләре буенча алар үз илләренең парламентларына һәм башкарма хакимият органнарына хисаплар тапшыра, — диде Марат Бәширов.

Политолог сайлаучыларның тавыш бирүдә активлыгы да мөһим күрсәткеч булуын билгеләп үтте. 

— 19 сентябрь киченә, дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алмыйча, сайлаучыларның якынча 45 проценты тавыш биргән. Бүген бу күрсәткечнең 50 проценттан артуы мөһим. Традиция буенча сайлаучыларның күпчелеге якшәмбе көнне тавыш бирә, — диде ул.

Выборы. фото: Соцсети

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading