16+

Радмир Беляев: «Түбән Кама сайлауларны бәйрәм рухында уздыра»

Түбән Камада сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә уза. Шәһәрдә ике көн нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 62 проценты тавыш биргән.

Радмир Беляев: «Түбән Кама сайлауларны бәйрәм рухында уздыра»

Түбән Камада сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә уза. Шәһәрдә ике көн нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 62 проценты тавыш биргән.

Районның авыл җирлекләрендә әлеге күрсәткеч 71 процент тәшкил иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

— Түбән Камада барлыгы 117 сайлау участогы эшли: 84е — шәһәрдә, 33е — авыл җирлекләрендә. Сайлаучылар исемлегенә 194 803 кеше кертелгән. Быел шәһәрдә 3030 кеше беренче тапкыр тавыш бирә, — дип сөйләде шәһәр мэры.

Радмир Беляев сүзләренчә, Түбән Камада сайлауларда югары активлык күрсәтү күптәнге традициягә әверелгән. Аны моннан 60 ел элек шәһәргә нигез салучылар башлап җибәргән. Бүген дә шәһәр халкы сайлауларга гаиләләре белән килә, өлкән буын аеруча актив катнаша.

Сайлау участокларында тавыш бирү белән беррәттән, төрле чаралар да оештырылган. 22 участокта Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган концертлар уза. Тагын 9 мәйданда шәһәр тарихына, аның кешеләренә һәм алты дистә ел эчендәге казанышларына багышланган күргәзмәләр эшли. Балалар өчен 11 участокта мастер-класслар үткәрелә. Спорт чаралары 16 участокта оештырылган. Биредә бадминтон, волейбол, футбол, ирекле көрәш буенча ачык тренировкалар, шахмат һәм шашка ярышлары, гаилә эстафеталары үткәрелә.

Выборы. фото: Камалова

Сайлау участокларының 79ында сәламәтлекне тикшерү мөмкинлеге дә бар. "Сәламәтлек нокталары"нда кан басымын, сатурацияне үлчәргә, белгечләрдән киңәш алырга мөмкин. Кайбер урыннарда ЭКГ, флюорография һәм табиб консультацияләре оештырылган. Гриппка каршы вакцинация дә үткәрелә.

Тавыш бирүчеләр өчен муниципаль дәрәҗәдәге конкурс та оештырылган. Көн саен 100дән артык бүләк уйнатыла. Алар арасында көнкүреш техникасы һәм электроника бар. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә кино, театр, хоккей, футбол һәм башка шәһәр чараларына билетлар бүләк ителә.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, сайлау көннәрендә шәһәрдә тыныч һәм бәйрәмчә мохит хөкем сөрә. Аның фикеренчә, бу чаралар кешеләргә тавыш бирү белән бергә, танышлары һәм күршеләре белән очрашырга, гаилә белән вакыт үткәрергә һәм шәһәр тормышында катнашырга мөмкинлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading