16+

Республикада һәр авылга юллар төзеләчәк

Бу эшләр Татарстан Рәисе күрсәтмәсе нигезендә башкарыла.

Республикада һәр авылга юллар төзеләчәк

Бу эшләр Татарстан Рәисе күрсәтмәсе нигезендә башкарыла.

Татарстанда 2025 елда юллар төзү-төзекләндерү эшләренә 79 миллиард 295 миллион сум билгеләнгән.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә быел республикада шәһәрләр һәм авыллар урамнары юлларын төзекләндерү өчен 30 миллиард 18 миллион сум тәгаенләнде. Бу моңарчы күрелмәгән рекордлы сумма. Урам юлларын төзекләндерүгә Казанда – 14 миллиард 498 миллион сум, Чаллыда 4 миллиард 605 миллион сум тотылачак. Федераль бюджет хисабына Татарстан территориясендә федераль юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә 36 миллиард сум каралган, әлеге финанслау 50 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин әле. Узган елны юл төзү-төзекләндерү эшләреннән 167 миллион сум файдаланылмыйча калган иде, ул акчалар быел җәяүлеләр юл кичүләре төзүгә юнәлтеләчәк. Юл төзү-төзекләндерү эшләре “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында алып барыла, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 29 апрельдә Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Татарстанда Алексеевск – Әлмәт юлының, шулай ук Казанда Вознесение трактының түләүле өлешләре финанс фаразлавы ягыннан үзләрен аклаган.

– Вознесение трактының финанс моделе тәүлегенә 13 мең машинага исәпләнелгән. Юл ачылган мәлдә аннан тәүлегенә 7 мең машина узды, хәзер 12,2 мең машина йөри. Җомга көннәрендә Вознесение трактының түләүле өлешеннән 16,5 мең машина файдалана. Алексеевск – Әлмәт юлының түләүле өлеше тәүлегенә 3,4 мең машинага исәпләнелгән булса, аннан 4,3 мең машина йөри инде. Шәһәр хакимияте белән килешенеп, киләчәктә Казанның башка урыннарында да түләүле юл өлешләре төзү уй-планнары бар, – диде Фәрит Хәнифов.

Республика авылларына юллар төзү мәсьәләсе белән кызыксынып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Соңгы 5 елда гына да Татарстан авылларына гомум исәптә 500 чакрым юллар төзелде. Ләкин, авыллар арасында асфальт яки вак таш түшәлмәгән урыннар бар әле. Әйткәнемчә, быел авыллар урамнары юлларын төзекләндерүгә бик зур акча бирелде. Авылларда юллар төзү дәвам итәчәк, һәр авылга юл киләчәк. Татарстан Рәисе авылларга юллар төзүне активлаштырырга күрсәтмә бирде, – дип җавап кайтарды министр Фәрит Хәнифов.

Фото: saby.tatarstan.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading