16+

Сайлау участогында да ярдәмгә әзер: медик-волонтерлар сайлаучыларга булыша

Республика клиник хастаханәсендә урнашкан 342 нче сайлау участогында тавыш бирүчеләрне медицина югары уку йортлары студентлары каршы ала

Сайлау участогында да ярдәмгә әзер: медик-волонтерлар сайлаучыларга булыша

Республика клиник хастаханәсендә урнашкан 342 нче сайлау участогында тавыш бирүчеләрне медицина югары уку йортлары студентлары каршы ала

Бүген Татарстанда Тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне. Республика буенча сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә эшли башлады. Ә Республика клиник хастаханәсендә урнашкан 342 нче сайлау участогында тавыш бирү өчен ишекләр сәгать 10да ачылды.

Әлеге участок — ябык участок. Биредә үз сайлау участогына бара алмаган, Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник балалар хастаханәсендә һәм хәрби госпитальдә дәваланучы пациентлар, шулай ук аларны караучылар тавыш бирә.

Медики. фото: Сөембикә

«Бу — безнең өчен дә яңа тәҗрибә»

342 нче сайлау комиссиясе рәисе Ксения Кондратьева сүзләренчә, быел участок эшендә медик-волонтерлар да катнаша.

— Без — ябык участок, шуңа күрә бездә тавыш бирү бүген генә бара. Үз сайлау участокларына бара алмаган пациентлар һәм аларны караучылар өчен тавыш бирү оештырыла, — дип сөйләде Ксения Кондратьева.

Аның әйтүенчә, медик-волонтерларның сайлау участогында ярдәм күрсәтүе — быелгы яңалыкларның берсе. Бу тәкъдим Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган.

— Волонтерлар өчен бу — иҗтимагый эш. Шул ук вакытта ул аларны булачак һөнәрләренә әзерли, кешеләр белән аралашырга, ярдәмчел һәм игътибарлы булырга өйрәтә, — ди комиссия рәисе.

Медики. фото: Сөембикә

«Беренче тапкыр мондый юнәлештә эшлибез»

Бүген 342 нче участокта «Медик-волонтерлар» хәрәкәтендә катнашучы ике студент — Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетының дүртенче курсында белем алучы Камилә Ишмуратова һәм дәвалау факультетының бишенче курс студенты Анастасия Волкова сайлаучыларга ярдәм итә.

Алар тавыш бирүчеләргә кабиналарның кайсысы буш булуын күрсәтә, бюллетеньнарны кая салырга кирәклеген аңлата, кирәк очракта ярдәм итә.

Кызлар өчен волонтерлык — яңалык түгел. Алар әлеге хәрәкәттә инде берникадәр вакыт катнаша. Әмма сайлау участогында эшләү — алар өчен беренче тәҗрибә.

— Әлеге иҗтимагый хәрәкәттә күптән катнашабыз. Моңа кадәр халыкны беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү, медицина белемен арттыру белән шөгыльләнә идек. Ә мондый юнәлештәге эштә беренче тапкыр катнашабыз, — ди Камилә һәм Анастасия.

Казан дәүләт медицина университетында «Волонтеры-медики» хәрәкәте һәм «Наш выбор» волонтерлык үзәге эшли. Студентлар медицина оешмаларына ярдәм күрсәтү, донорлыкны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм төрле иҗтимагый чараларда катнашу юнәлешләрендә эш алып бара.

Ә бүген аларның ярдәме сайлау участогына килгән кешеләргә кирәкле эшләрен җиңелрәк һәм уңайлырак башкарырга мөмкинлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading