ТНВ телеканалында 14 сәгатьлек «Всей семьей на выборы» телемарафоны дәвам итә.
Студия кунаклары арасында сайлауга гаиләләре белән килгән татарстанлылар да бар.
Татарстанда сайлауларның соңгы көнендә республика тормышы ТНВ телеканалындагы махсус телемарафонда да яктыртыла. «Всей семьей на выборы» марафонының төп кунаклары — үрнәк гаиләләр. Алар үзләренең гаилә традицияләре, буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләре һәм сайлауга гаилә белән бару гадәте турында сөйли.
«Бер ел да калдырмыйбыз»
Дүрт балалы Гибадуллиннар гаиләсе дә сайлауга тулы составта килгән. Рәзинә Гибадуллина сүзләренчә, гаилә белән тавыш бирү аларда инде күптәнге традиция.
— Һәр ел тулы гаиләбез белән барабыз. Кызыбыз Башкортстанга укырга китте, ул да сайлауга кайтты. Бер ел да калдырмыйбыз. Үзебез дә әти-әниләребез белән сайлауга йөри идек. Хәзер бу гадәтне балаларыбызга сеңдерәбез, — ди Рәзинә.
Гибадуллиннар телемарафон студиясенә дә буш кул белән килмәгән — үзләре белән нәсел агачын алып килгәннәр. Анда җиде буын тарихы чагылыш тапкан.
Гаиләдә педагоглар да күп. Рәзинә үзе балалар бакчасында эшли, ә ире — милли көрәш буенча тренер.

Бер нәселдә — 68 педагог
Телемарафонда педагогик династияләр дә игътибар үзәгендә. Закировлар-Закиевлар нәселенең гомуми педагогик стажы 1261 ел тәшкил итә. Биш буынны берләштергән династиядә 68 педагог бар. Ул Россиядәге иң зур биш педагогик династиянең берсе буларак билгеләнә.
Династияне Лилия Юнысова да дәвам итә. Ул «Адымнар» мәктәбендә директор урынбасары булып эшли.
Аның сүзләренчә, нәселдә белем бирү традициясе берничә буын элек үк формалашкан.
— Әби-бабайлар йортына бик күп балалар җыела торган булган. Шул вакытта ук алар балаларны укыта башлаганнар. Бик укымышлы, белемле кешеләр булган. Безнең буында белем белән уртаклашу — канга сеңгән, — ди Лилия Юнысова.
Аның сүзләренчә, бүген династия вәкилләре илнең төрле шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яши. Туганнары Прагада, Калининградта, Санкт-Петербургта гомер итә.
Лилия Юнысова гаиләсе дә сайлауга ел саен соңгы көндә бара икән.
— Бу көн аеруча бәйрәм рухы белән сугарылган була, — ди ул.
Гаилә белән төшкән фото — бүләккә юл
Бәйрәм рухын социаль челтәрләрдәге фотобәйге дә дәвам итә. Татарстанлыларга гаилә белән сайлау участогы янында фотога төшеп, сурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәләрендә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Бәйге кысаларында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә: 33 iPhone 17 һәм 3 Sollers ST8 автомобиле уйнатыла.
Шулай итеп, сайлау участоклары бу көннәрдә тавыш бирү урыны гына түгел, ә гаиләләр бергә җыела, традицияләрен искә ала һәм аларны яшь буынга тапшыра торган мәйданга да әверелә.
Телемарафонда Шәрипҗановлар катнашкан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар