16+

«Сайлауларның өч көндә узуы гражданнар өчен уңайлы»

Татарстанда көндезге сәгать өчкә булган мәгълүматлар буенча барлык сайлаучыларның 50,3 проценты тавыш биргән.

«Сайлауларның өч көндә узуы гражданнар өчен уңайлы»

Татарстанда көндезге сәгать өчкә булган мәгълүматлар буенча барлык сайлаучыларның 50,3 проценты тавыш биргән.

Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Татарстанлылар актив тавыш бирүне дәвам итә. Бүген Сайлау участоклары барысы да үз вакытында ачылган. Хокук бозулар теркәлмәгән.

– Сайлауларның өч көндә узуы гражданнар өчен уңайлы, –  ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Беренче көн нәтиҗәләре буенча яшьләрнең актив тавыш бирүен аерып әйтеп була ди ул. Сүз уңаеннан, Быел 43 мең кеше сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Сайлау участокларында грипптан бушлай прививка ясау кабинетлары да эшли.

Выборы. фото автора

Сайлау көннәрендә мәгълүмати куркынычсызлыкка 537 һөҗүм ясалган. Берсе дә эшчәнлеккә зыян салмаган. Сайлау участокларында хокук бозулар теркәлмәгән. Барлык участокларда хокук сакчыларының өзлексез күзәтүе оештырылган. Шулай ук үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясе дә эшли. Ике көн эчендә 250 шалтырату кабул ителгән.

Гражданнарны кайсы сайлау участогына теркәлгән булуы кызыксындыра. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки кайнар линия телефонына шалтыратып белеп була. Кайнар линия телефоны 8 800 200-00-20.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда 2 мең 742 сайлау участогы эшли. Алар иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ачык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading