16+

Сәламәтләнүгә омтылыш «һөҗүмгә» күтәрелү шикелле булсын

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстенлекле медицина хезмәте күрсәтелә.

Сәламәтләнүгә омтылыш «һөҗүмгә» күтәрелү шикелле булсын

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстенлекле медицина хезмәте күрсәтелә.

Казандагы һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләрендә, шулай ук 7 нче шәһәр клиника хастаханәсендәге тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр тернәкләнү уза.

Өметне өзәргә ярамый

— Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары республикадагы барлык медицина учреждениеләрендә чиратсыз медицина хезмәте күрсәтүе кабул итә ала. Гаилә әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучылар категориясенә тиңләштерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә тернәкләндерү үзәкләре җиһазлар һәм медицина-тернәкләндерү аппаратлары белән бик яхшы җиһазландырылган.

Баштарак махсус хәрби операция ветераннары тернәкләнүгә артык ышанмыйчарак карый иде. Нәтиҗәсен күреп, өметләре кузгалды, тернәкләндерү үзәкләренә кабат-кабат киләләр. Өметне өзәргә ярамый, медицина куәтләре яраланулар алган элеккеге хәрбиләргә тернәкләнеп, тормышка кайтырга ярдәм итә, — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илназ Әхмәдиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

Республикада быел 2 меңнән артык ветеран тернәкләнү узган. Тернәкләнү үзәкләренә юлламаны яшәү урынындагы хастаханәләрдән алырга кирәк.

Табигать тә дәвалый

Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең медицина тернәкләндерүе буенча баш белгече Эльмира Хөсәенова сөйләгәнчә, 7 нче шәһәр клиника хастаханәсендәге тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары тернәкләнүне 3 этапта уза. Беренчесе һәм икенчесе — стационар, ә өченчесе — амбулатор һәм көндезге стационар. 

— Быел 250 кеше тернәкләнү узды. Җиһазлар гаять тә камил, элеккеге хәрбиләрне тернәкләндергәндә компьютер программалары да кулланыла. Махсус хәрби операция ветераннарына тернәкләнүдә табигать үзе дә булыша. Хастаханә янәшәсендәге Чайковое күле буенда белгечләр күнегүләр оештыра, бу элеккеге хәрбиләргә ошый. Чайковое күле буенда күнегүләр кыш көне дә туктамаячак, территория кардан чистартыла, — диде Эльмира Хөсәенова.

прессуха. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading