16+

«Шул бер смс соңгысы булырга мөмкин»

Юк кына аварияләр шул телефоннан сөйләшкән, смс-хәбәр язган вакытта килеп чыга.

«Шул бер смс соңгысы булырга мөмкин»

Юк кына аварияләр шул телефоннан сөйләшкән, смс-хәбәр язган вакытта килеп чыга.

Татарстанда ел башыннан бирле 2657 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 260 кеше һәлак булган, 3,2 меңе җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юлда аварияләр саны кимегән, әмма үлем дәрәҗәсе югары булып кала. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов менә шул саннарны кат-кат кабатлады. Юлда үлем-китемнең төп сәбәпләре - бәрелешү, җәяүлене бәрдерү һәм киртәләргә килеп керү, юл кырыена чыгып кюветка аву. ЮХИДИ башлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 10 аенда исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән Татарстанда 158 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 28 кеше үлгән. Тагын 202 кеше имгәнгән.

- 28 кеше - зур сан, - диде Рөстәм Рамилевич. - Бу проблема республикабыз юлларында кала. 600 дән артык машина йөртүче исерек килеш кабат идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган! Без 28 һәлак булучы турында сөйлибез, ә бит зыян күрүчеләр дә күп. Аларның кайберләре исерек килеш руль артына утырган машина йөртүченең гаебе аркасында инвалидка әйләнгән. 

Менә 10 ноябрь көнне төнлә Менделеевск районында 17 яшьлек егет чит кешенең машинасы руле артында каршы як полосага чыккан һәм Kia Rio автомобиле белән бәрелешкән. Шул машинаның шоферы 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Балигъ булмаган машина йөртүче исерек хәлдә булган.

– Бу егет исерек килеш машина артына утырган килеш моңарчы ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланган булган. Ул вакытта әтисенең машинасы белән идарә иткән. Һәлак булган ир-ат гаиләсе өчен олы фаҗига, ә бу 17 яшьлек егет үз язмышын җимерде дигән сүз. Үсмерлек беләнме, әллә җавапсызлыкмы? Күрәсең, без – олыларның гаебе дә бардыр. Чөнки аңа аңлату булмаган. Исерек хәлдә руль артына утырган, кеше гомерен кыйган, үзе дә дуслары да хәзер хастаханәдә. Аннан үз аякларында чыга алулары да билгесез, – дип ачына Гарипов. 

Тагын 40 кеше иминлек каешын эләктермәүләре аркасында һәлак булган, ә 51 кеше шул ук сәбәп аркасында җәрәхәтләр алган. Гарипов: «Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүе шуны күрсәтә: иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта эләктерелгән каеш исән калу шансын биш тапкырга арттыра», - дип ассызыклады. Әнә бер очрак: М-7 автоюлындагы үлем белән тәмамланган авария теркәлгән. Арткы утыргычта утырган, иминлек каешын эләктермәгән пассажирлар үз гәүдәләре белән машина йөртүчене һәм аның янындагы пассажирны “изгәннәр”.

- Әлбәттә, суд-медицина экспертизасы машина йөртүченең һәм аның янындагы пассажирның үлеме сәбәбен күрсәтәчәк, - дип аңлатты Рөстәм Рамилевич. - Ләкин без каеш эләктермәгән пассажирлар да аларның үлеменә йогынты ясагандыр, дип уйлыйбыз. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләренә тугры калырга, юлларда игътибарлы булырга һәм һәрвакыт иминлек каешын эләктереп йөрергә чакыра.
Моннан тыш, ел башыннан 700 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 680 җәяүле зыян күргән, ә 45 кеше һәлак булган. Мисал өчен, Менделеевск районындагы М7 трассасында коточкыч юл һәлакәте булды. Биредә 12 ноябрь көнне ике җәяүлене машина бәрдергән. Аларның берсе урында ук һәлак булган.
Өч кеше трассаның 13нче чакрымында «Мунайка» тукталышы тирәсендә җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара. Бер хатын-кыз арттарак бара һәм вакытында туктап калырга өлгерә.

Ике җәяүлене «Лада Веста» автомобиле бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында 49 яшьлек хатын-кыз урында ук үлгән. Икенче зыян күрүче хәзер хастаханәдә. Машина йөртүче сүзләренә караганда, аның телефонына кемдер шалтыраткан. Сөйләшеп барганда, юл аркылы чыгучыларны күреп, туктарга өлгермәгән. Тикшерү бара. Әлеге авариянең видеосы да бар. 

– Машина йөртүченең стажына карамастан, хәрәкәт иткәндә, игьтибарны читкә юнәлтергә ярамый. Рейдлар үткәргән яки кизү торган вакытта да күпме тапкыр шундый мисалларга юлыгабыз. Юк кына аварияләр шул телефоннан сөйләшкән, смс-хәбәр язган вакытта килеп чыга. Ә бит шул смс соңгысы булырга мөмкин. 
Балигъ булмаганнар белән булган юл-транспорт һәлакәтенә килгәндә, быел инде 10 бала һәлак булган. Гарипов автокресло кулланырга һәм балаларны эләктерергә киңәш итә. Ул шулай ук арыган һәм йокысы туймаган килеш руль артына утырырга ярамый, чөнки машина йөртүче руль артында шундук йоклап китәргә мөмкин, башка кешеләрнең һәм шул исәптән үзенең гомереңне дә куркыныч астына куярга мөмкин, дип искәртте. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading