16+

Татарстан Рәисе премиясен алыр өчен ниләр эшләргә кирәк?

Җәмәгать оешмалары арасында конкурс үткәрелә.

Татарстан Рәисе премиясен алыр өчен ниләр эшләргә кирәк?

Җәмәгать оешмалары арасында конкурс үткәрелә.

Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтләр өчен Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар 2025 елның 29 сентябренә кадәр кабул ителә.

– Россия киңлекләрендә иң дәрәҗәле премияләрнең берсе бу. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт дәүләт белән җәмгыятьнең килешенеп яшәвенең мөһимлеген искәртә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да үзенең Юлламасында җәмәгать оешмалары эшчәнлегенең әһәмиятле булуын әйтте, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстан Рәисе грантына җәмәгать оешмалары арасында конкурс 2015 елдан уздырыла. Шул дәвердә 44 җәмәгать оешмасы, 29 активист премия алган.

– Тәкъдим ителгән проектлар социаль эчтәлекле булырга тиеш. “Отечество” оешмасы, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы темасында эзтабарлык эшчәнлеге алып бара. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм кебек яңа юнәлешләр дә өстәлде. Алабуга, Түбән Кама, Алексеевск, Чаллыдан лауреатлар бар. Муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать оешмалары конкурста активрак катнашсын, – дип киңәш бирде Зилә Вәлиева.

Татарстан Рәисе теләктәшлегендә хәзер җиңүчеләргә премия арттырылган: шәхси проект җиңүчесенә – 500 мең сум, җәмәгать оешмасына – 800 мең сум.

Хәйрия фондлары җитәкчеләре Владимир Вавилов, Әлфия Вәлиева, Флера Җәләлиева конкурста Татарстан Рәисе премиясен ала алулары белән горурлануларын әйттеләр.

– Татарстан Рәисе премиясе зур эшләргә илһамландыра. Яңа хоспис төзеп бетердек. “Авыруларга җиләк-җимешләр китерсәгез иде!”– дигән мөрәҗәгать белән чыккан идек. Күрсәгез сез, халык та, предприятие-оешмалар да хосписка җиләк-җимешләрне өеп китерә. Артыгын мәчетләргә дә тапшыра башладык. “Анжела Вавилова” хәйрия фондына теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт! Башка төбәкләрдә яшәүчеләр:”Бездә дә шундый кайгыртучан җитәкчеләр булсын иде икән ул”, – дип, көнләшеп әйтәләр, – диде Владимир Вавилов.

Гаризаларны 29 сентябрьне дә кертеп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына тапшырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading