16+

Татарстанда «Мөлкәт витринасы» аша 30дан артык объект инвесторларга тапшырылган

Проектның беренче елында ук система югары нәтиҗәлелекне күрсәткән.

Татарстанда «Мөлкәт витринасы» аша 30дан артык объект инвесторларга тапшырылган

Проектның беренче елында ук система югары нәтиҗәлелекне күрсәткән.

Билгеле булганча, 2025 елның июнендә Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Инвестиция үсеше агентлыгы белән берлектә башлап җибәргән «Мөлкәт витринасы» проектының максаты – төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге файдаланылмый торган күчемсез милек объектларына инвесторлар җәлеп итү.

Платформа аша йөздән артык мөрәҗәгать керде

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, әлеге проект файдаланылмый торган милекне потенциаль инвесторларга бирергә һәм аны гамәлгә ашыру өчен объектлар исемлегеннән тиешле проектларга күчерергә мөмкинлек биргән.

“Проектның беренче елында ук система югары нәтиҗәлелекне күрсәтте: платформа аша йөздән артык мөрәҗәгать керде, алар буенча эш индивидуаль тәртиптә алып барыла”, – диде ул.

Витрина. Фото: ТИ

Россиянең цифрлы мәйданчыклары тәҗрибәсе өйрәнелгән

“Әлеге сервисларның практикасы милекне тапшыруның бердәм форматының нәтиҗәлелеген күрсәтә: кулланучы объект, аның характеристикалары, фотосурәтләре, урнашу урыны һәм документлары турында мәгълүмат ала, шуннан соң алга таба процедурага күчә ала. Бу алым төбәк витринасын төзегәндә кулланылды.

Беренче ел эшләү дәверендә без конкрет нәтиҗәләр турында сөйли алабыз: бүген республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 460 тан артык объект урнаштырылган, утыздан артык объект гамәлгә ашырылган яисә арендага тапшырылган. Витрина мәгълүмати ресурс буларак кына эшләми, ул инвесторларның кызыксынуын конкрет килешүгә җиткерүче тулы кыйммәтле инструментка әверелә”, – диде спикер.

“Безнең алда системалы, эзлекле эш тора”

Уңышлы кейслар арасында Чаллыдагы Низаметдинов урамындагы бинайорт, Түбән Кама районындагы элеккеге хастаханә бинасы, Казанда арендага тапшырылган дүрт бина, шулай ук Алексеевск, Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Нурлат һәм Теләче районнарында 13 муниципаль объект.

– Эшләнгән эшләр – беренче этап кына. Безнең алда ачыкланган объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итүне төгәлләү буенча системалы, эзлекле эш тора. Без Витринаны инвесторларны җәлеп итүнең һәм милекне икътисади әйләнешкә кертүнең тулы канлы каналы итәргә омтылабыз, – дип билгеләп үтте Фәнил Әһлиуллин.

витрина. Фото-ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading