16+

Тавыш бирүчеләргә транспортта йөрү бушлай булачак

Казанда 927 мең сайлаучы исәпләнә

Тавыш бирүчеләргә транспортта йөрү бушлай булачак

Казанда 927 мең сайлаучы исәпләнә

Татарстан башкаласында 14 сентябрьдә 464 сайлау участогы булдырылган.

– 170 сайлау участогында ярминкә оештырыла. Анда продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 25 процентка арзанрак бәяләрдән тәкъдим ителә, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Булат Алиев.

Сайлау кампаниясенә карата башкала мэры Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Барлык казанлыларны үзләренең гражданлык хокукларын файдаланып, республика Рәисенә һәм Казан шәһәр Думасы депутаты кандидатларына тавыш бирергә чакырам. Алар өчен тавыш биреп, без үзебезнең республика һәм шәһәрнең киләчәген сайлыйбыз, – диде мэр Илсур Метшин.

Казанда 927 мең сайлаучы исәпләнә. Шәһәрнең ерактарак урнашкан бистәләрендә яшәүчеләр өчен махсус 30 бушлай автобус куела. Башкалада сайлаучыларга 3 берәмлек бюллетень бирелә. Бер бюллетень Татарстан Рәисен сайлауга, ә икесе Казан шәһәр Думасының бишенче чакырылыш депутатларын сайлауга карый.

– Сайлау участоклары эшкә әзер, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. 19 сайлау участогында бюллетеньнәрне эшкәртүнең автомат комплексы (КОИБ) кулланылачак. Участоклар полиция һәм МЧС хезмәткәрләре катнашында тикшерелде. Тавыш бирү барышында хокук сакчылары кизү тора, сайлаучылар тимер тоемлагыч ишек аша уза. Тавыш биргән һәр кешегә “Всей семьей на выборы” беләзеге тапшырыла. Әлеге беләзекне күрсәтеп, 14 сентябрьдә Казанда җәмәгать транспортында бушлай йөрергә һәм “Казан” гаилә үзәге каршындагы фестивальгә керергә мөмкин, – диде Булат Алиев.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading