“Ният” фондының миссиясе – мохтаҗларның ярдәм алу, ә хәйриячеләрнең булышлык күрсәтү мөмкинлеген булдыру.
Кечкенә генә бер гамәлдән – хастаханәдәге әбигә булышудан башланган эшнең зур бер фонд дәрәҗәсенә күтәрелүе, пандемиянең хәйриячеләрне берләштерүе һәм ятим балаларга яңа төрле ярдәм күрсәтүләре турында безгә “Ният” хәйрия фонды директоры Нияз Усманов сөйләде.
Мохтаҗларга булышу бер гадәткә әверелде
Фондның барлыкка килү тарихы 2018 елдан башланды дияргә була. Без берничә дус мәктәп елларыннан ук аралашып торабыз. Кайберләребезнең үз бизнесы бар. Дустыбыз хастаханәдә ятканда, андагы бер әбигә ярдәм кирәклеген белеп алып, бу хакта безгә сөйләде. Әби ерактан килгән һәм ярдәм итәр кешесе юк. Аңа кирәкле даруларын, хәләл ризык алып килдек, һәм моның белән генә чикләнеп калмадык, якыннары булмаган ялгыз кешеләргә хәләл кайнар ризык китерүне оештырдык. Хастаханә персоналында безнең телефон номеры бар. Ярдәм кирәк кешеләр безгә яза. Әле бу вакытта фонд булдыру турында уебызга да килмәгән иде. Әмма булышу безнең бер гадәткә әверелде. Шул көннән башлап, бер кафе хәләл ризык сораучыларга аны бушлай илтеп бирә.
2020 елда, пандемия чорында, бу юнәлештә тагын да активрак һәм системага салып эшли башладык. Ул вакытта, үзегез дә беләсез, гаиләләре белән хастаханәдә ятучылар булды. Дарулар, ризык белән генә түгел, башка бик күп төрле ярдәм күрсәтергә туры килде. Танышларым ялгыз бер әбине карыйлар иде. Үзләре хастаханәгә эләктеләр, ә әби үлеп китте. Якын кешесе булмагач, аны җирләүне без оештырдык.
Эшчәнлек төре дә, мохтаҗлар һәм ярдәм итәргә теләүчеләр саны да арткач, фонд оештыру турында уйлана башладык.
Акча дөрес җиргә китсен
2023 елда фонд оешты һәм рәсми рәвештә юстиция министрлыгында теркәлде. Аның миссиясе – мохтаҗларның ярдәм алу, ә хәйриячеләрнең булышлык күрсәтү мөмкинлеген булдыру. Девизыбыз – бәхетле һәм тагын да баерак булырга ярдәм итү. Моның өчен фәкать мохтаҗларга булышырга гына кирәк.
Коръән ашларында хәер тарату гадәте бар бездә. Бер бабай, аштан кайткач, минуста кайттым – 100 сум тараттым, 90 сум гына әйләнеп кайтты, дип сөйләгән иде. Ниятләре дөрестер бәлки, әмма бу бит акча алмашу гына, хәер бирүнең мәгънәсе югала. Сәдаканы, савабы булсын өчен, дөрес җиргә урнаштырырга кирәк һәм без хәйриячеләргә бу эштә ярдәм итәбез. Әманәт итеп биргән акчаларның максатчан тотылуы өчен дә җаваплы без.
Урамда хәер сорашып утыручылар бар, аларның чынлап та мохтаҗ булуын һәм биргән сәдаканың да нәтиҗәсе бармы-юкмы икәнлеген белмибез. Яшермибез, намуссыз кешеләр дә бар. Шуңа да ярдәм сорап килүчеләргә гариза тутыртып, фотоларын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен рөхсәт сорыйбыз. Ә гариза язарга теләмәүчеләр очрый, андыйларга ярдәм күрсәтмибез. Мин киләм дә, проблемамны әйтәм дә, сез миңа акча бирәсез дип уйлаган идем, диләр. Янгыннан зыян күрүчеләр белән эшләгәндә, милекләре турындагы белешмәне сорыйбыз. Тикшерә торгач, аларның кайдадыр тагын бер йортлары булу ачыклана. Шуңа да, булышлык күрсәткәнче, аларны иләк аша үткәрәбез.
Мошенниклар да активлашты. Ярдәм иткәндә алданмас өчен, шуңа игътибар итәргә киңәш итәм: ашыгыч акча җыела дип язылган булса, моңа ышанырга кирәкми. Авыру кеше булса, аңа ашыгыч ярдәм булыша, янгын икән, янгын сүндерүчеләр килә. Акчаны тиз генә һәм ашыгыч җыеп булмый.
Нәтиҗәсе булсын
Хәйрия эше системалы булырга тиеш. Сириядән килгән бер гаилә бар. Алар – өлкән кешеләр. Корбан гаетендә боларга бик күп кеше килеп, 70 килограмм ит калдырганнар. Моның кадәр итне куяр урыным юк, алып китеп, башка мохтаҗларга таратыгыз әле, дип шалтыратты. Бер көндә килгән итне бу гаиләгә ел дәвамында да китереп була бит. Фонд аша эшләгәндә, ул шулай була да. Хәйриячеләргә проблеманы аңлатырга, ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләргә һәм нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк. Без шушы моментларны истә тотып эшлибез.
Үрнәк тәҗрибә
Тәҗрибә өйрәнү өчен Дагестанда булдым. Анда гап-гади иҗтимагый фондлар һәрберсе бер елга 200-300 миллион сумлык ярдәм күрсәтәләр. Икътисади яктан алай алга киткән төбәк тә түгел кебек, ә ярдәм күләме бик зур. Моның серен алар хәйрия эшендә гади халыкның да актив катнашуы белән бәйләп аңлаталар.
Казахстанның «Асар-Уме» фонды тәҗрибәсе дә кызыклы. Фонд күп балалы гаиләләргә торак алып бирү белән шөгыльләнә. Башта тугыз, аннары сигез балалы гаиләләргә булышканнар. Хәзер өч балалы гаиләне дә күп балалы саныйлар. Дүртенче бала туса, аларның чираты тизләнә, демография проблемасын да хәл итәбез, дип сөйләде фонд җитәкчесе. Шулай ук блогерлары да бик актив. Алар ярдәме белән халыкны җәлеп итеп, зур суммалар җыя алалар. Шул рәвешле фонд атнага дүрт-биш фатир сатып ала. Бу инде бик зур эш. Без дә аларның тәҗрибәсенә таянып, аерым проект булдырдык – мохтаҗларга һәм янгыннан зыян күрүчеләргә фатирлар сатып алырга яки өй салырга булышабыз, төзелеш материаллары белән тәэмин итәбез.
Шунысын да әйтергә кирәк: безнең фонд тәҗрибәсен өйрәнү өчен хәзер үзебезгә үк башка шәһәрләрдән киләләр. Эшебезне күрәләр: быел «Игелекле эшләр шәһәре» премиясенә лаек булдык.
Ятимнәргә репетитор яллыйбыз
Татарстанда ятимнәргә дәүләт ярдәме югары дәрәҗәдә күрсәтелә: ашарларына, киярләренә бар, матди-техник яктан тәэмин ителәләр. Без исә, нинди ярдәм күрсәтеп була дип уйлангач, Казандагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең киләчәкләрен күз алдында тотып һәм сәләтләрен үстерү максатыннан, артта калган предметлар буенча репетиторлар ялларга булдык. Эшебезнең нәтиҗәсе дә күренә: бертуган ике баланың берсе мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Мәскәүгә югары уку йортына укырга керде. Икенчесе кикбоксинг белән шөгыльләнә, узган ел спорт мастерына кандидат булды. Без аңа ярышларга йөрергә акча белән ярдәм итәбез.
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан авыру балалар тәрбияләнүче интернат-йортка ремонт эшләре белән булыштык.
Болардан тыш мохтаҗ гаиләләргә, ялгыз кешеләргә, өлкәннәргә матди яктан да, йорт эшләрендә дә һәм башка төрле ярдәмнәр күрсәтәбез.
Казандагы урнашкан “Кеше приюты”ның бер ноктасын шулай ук көн дә кайнар аш белән тәэмин итеп торабыз.
Рамазан аенда ифтарлар оештырабыз, мәчетләр төзелешләренә булышабыз.
Сәдака малга бәрәкәт китерә
Даими ярдәм итеп торган хәйриячеләребез бар. Алар ай саен билгеле бер күләмдә акча кертеп баралар. Даими булышып торучы бер эшмәкәрнең әлегә бизнесы бик бармый дип, аңа счет җибәрергә яхшысынмый торганда да, нишләп счетың килми дип үзләре шалтырып ачуланалар, чөнки алар өчен хәйриячелек яшәү нормасына әверелгән. Бу эш безгә зур канәгатьлек бирә, алай гына да түгел, эшебезне алга җибәрергә булыша, диләр. Бизнеслары кризиста булган яки эшләрендә уйламаган проблемалар килеп чыкканда, сәдака акчасын гадәттәгедән күбрәк җибәрүчеләр дә бар, соңыннан алар меңе белән кире кайтты – эшләрем алга китте, диләр. Сәдака ул малга бәрәкәт китерә.
Тагын бер фикер җиткерәсем килә – хәйриячелек ул матди ярдәм генә түгел, аңа шул ук волонтерлык һәм мәгълүмати ярдәм дә керә. Һәртөрле ярдәм мөһим!

Комментарийлар