Онлайн-танышу хикмәтләре: тиң ярны Интернетта табып буламы?
Интернет челтәрләрен күзәткәндә төрле әйбергә тап буласың. Әмма соңгы арада егетләр - кызларга, ә кызлар - егетләргә зарланган видеолар ешрак күренә башлады. Элегрәк, кешеләр үзенең үпкәсе, хисләре белән дуслары, якыннары белән бүлешеп онытылган. Ә хәзер исә, булган хәлләрне сөйләп, танылып китеп тә була. Сөйләмәслек тә түгел бит.
Менә бер егет: “Үземә ошаган кызны очрашуга чакырдым. Без кыйммәтле ресторанга бардык. Сөйләштек, аралаштык, барысы да яхшы кебек иде. Рәхмәт әйтеп, таралыштык. Икенче көнне карыйм, ә ул мине кара исемлеккә тыгып куйган”, – дип сөйли берәү. Икенчесе: “Егет беренче очрашуга чакырды, без каһвә эчтек. Ул минем өчен түләде. Очрашуыбыз тәмамлангач, кайтырга чыктым. Ә ул миңа каһвә өчен 200 сумны кайтарып, инде икенче очрашуны билгеләргә тели”, – дип зарлана. Эш ирләрдә дә, хатын-кызларда да түгел. Һәр очракта да күңелен ихлас ачканнар гына зыян күрә. Мин мондый видеоязмалар – популярлык яулау өчен уйлап табылган әкият дип уйлый идем. Әмма һәр язма астында комментарийларны укыганда: “Минем белән дә шулай булды”, – дигән сүзләрне күрү барыбер уйландыра. Онлайн-танышуның бар кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган кыз белән хәбәргә чыгып карарга булдык. Дөресрәге, Алсинә Нуриеваның “Бер кызның – 3 , икенчесенең – 2 ел башын әйләндергән”, – дигән сүзләренә ачыклык кертергә теләдек.
– Егет белән ничек таныштыгыз?
– Ул егет минем аккаунтымны табып, үзе беренче язды. Ул арада туган көнем дә иде. Социаль челтәрдә: “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” – дигән хәбәр килде. Мин, чиста матур итеп татарча сөйләшкән егетләрне яратам. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәмдә дә әйткәнем бар. Күрәсең, ул минем шәхси сәхифәмне өйрәнеп чыккан. Кыскасы, таныштык. Балам булуын алдан әйтеп куйдым: “Миңа уен өчен генә сөйләшү кирәк түгел”, – дип кисәттем. Моңа җавап итеп: “Бала артык йөк түгел. Бала – ул изге әйбер”, – дип язды. Мин, гадәттә, үземнән кечерәк яшьтәге егетләр белән дә сөйләшмим. Әмма бу әфәнде бик каты ялваргач, аралаша башладык. Төрле темага сөйләштек. Мин үз карашымны, фикерләремне әйттем. Ул да күңелен ачып сөйләшкән кебек тоела иде. Ялганчы икәнен беркайдан да аңлап булмый. Эчкерсез, матур итеп сөйләшүче егет.
– Ялганны кайчан сизә башладыгыз?
– Бу егет турында сөйләгәндә бөтен танышларым: “Бу ялганчы, мошенник”, – дия иде. Шулай итеп, дус кыз бу егетнең фотоларын махсус кушымтага куеп, эзләп карарга киңәш итте. Нәтиҗәдә, ул Краснодар якларында яшәүче ике баласы булган ирнең фотоларын куллануы ачыкланды. Бөтен җибәргән фотолары – ялган. Үзенә үк шул фотоларны җибәреп: “Бу кемнең фотолары соң?” – дип сорадым. “Мин шундый матур кеше инде, фотоларымны кулланалар”, – диде. Эзләнә башлагач, бераз дөреслеккә төшендем бугай. Ул гел сөйләшкәндә башка кызларны искә ала иде. “Минем тавышыма гашыйк булалар, оныта алмыйлар. Очрашып йөргән кызларым мине хәзер дә туган көн белән котлыйлар”, – дип тә әйтә иде. Мин бит аны, чыннан да, очрашып, күрешеп йөргән дип уйладым. Ә бу 2015 елдан бирле бер кыз белән дә күрешмичә, кызлар белән интернет аша сөйләшеп яткан. Кемдер ике ел “очрашкан”, кемдер өч ел... Мин бер нәрсәгә генә шаккатам. Бу егет шундый оста алдый, хәтта аның ялган тарихлары да үзе белән бергә үсеп бара. Бер кыз белән сөйләшкәндә апасының бер яшьлек баласы булган, минем белән танышканда инде ул балага өч яшь.
– Ник күрешергә тәкъдим итмәдегез?
– Әлбәттә, тәкъдим иттем, ләкин ул баш тартты. Аны имеш, кемнәрдер эзли. Әгәр ул күрешсә, минем тормышны куркыныч астына куячак. Үзе өчен түгел, минем өчен кайгыра, имеш. “Видеоэлемтәгә чыкмыйм, күрешкәч сөйләшербез”, – ди. Ул аны күрешмәячәген белеп әйтә бит инде. Әле шунысы кызык: “Мин сине тотмыйм, китәсең килсә кит”, – ди. Ә аралашуны туктатырга теләсәң, мәхәббәт аңлатырга тотына. Ул һәрвакыт бер төрле вакытта гына шалтырата иде: кичке сәгать 9-10 тирәсендә. Соңгы арада якынайгач, ешрак сөйләшә башлаган идек.
– Бу хәлләрне интернет челтәрендә урнаштырмасагыз, бәлки, күрми дә, белми дә калыр идек.
– Мин аңа дөресен беләм дигәч, “Бу Илшатның (исеме үзгәртелде) дусты Марсель, Илшат авариягә эләкте”, – дигән хәбәр килде. Аннан ачуланышып, ялганын яшерми башлады. “Сиңа бар эшләгәннәреңне уйларга ике ай вакыт бирәм”, – дигән идем. Гафу үтенер, дигән өмет булды. Әмма миңа башка кыздан хәбәр килеп төште: “Ул минем егетем, без очрашабыз”. Шуннан соң, бу хәлне социаль челтәрләргә урнаштырдым. Әле бу вакытта аның 2015 елдан шулай кызлар белән аралашуын белми идем. Алданган кызлардан хәбәрләр ала башлагач кына, тикшерергә керештем.
– Алданган кызлар белән сөйләштегезме?
– Алданган кызлар белән аралашып кына калмадым, күрештем дә әле. Мин аларга бу хәлләрне сөйли башлагач, шаккаттылар. Алар да бит үзләрен бердәнбер дип уйлаган. Ул бит бөтен кызга да, гаилә корырга вәгъдә итә... Минем барысын да белүгә ачуы чыккандыр инде. Әмма ул акланып тормый, чөнки бер кыз белән аралашканда ук икенчесен эзли башлый. Ул акча да сорамый, фотолар да сорамый, бары тик сүз белән башны гына бутый. Әмма төрле холыктагы кызлар бар бит. Кемдер аның аркасында тормышы белән дә хушлашырга мөмкин. Сүз уктан үткен була ала. Аралашуны башлаганда кемнең кем икәнен алдан ук белеп булмый бит. Мин дә, әлбәттә, беркатлы, ышанучан булуым белән гаепле. Ләкин бер кеше дә: “Минем белән алай булмас”, – дип тә әйтә алмый.
Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты:

Онлайн-танышуларга, дөресен әйткәндә, ышанып бетмим. Шулай да Интернетта танышып, кавышкан кешеләрне беләм. Мин алар өчен бик шат. Әмма үзем күбрәк күзгә-күз карап аралашуны кулай күрәм. Әлбәттә, хәзер яшьләргә тиң ярны табу кыенрак. Эше булганнар көн-төн эштә, ә кемнең вакыты бар, ул инде социаль челтәрләрдә танышудан әллә ни ерак китә алмый, нишләптер. Дөньядагы вәзгыять тә, әлбәттә, үз ролен уйный.
Зәмирә Рәҗәпова, танылган алып баручы:

Хыянәт – җенси мөнәсәбәтләр генә түгел. Хыянәт кешенең уй-фикерләрендә башлана дип уйлыйм. Әгәр син җитди мөнәсәбәтләрдә булып, кем беләндер онлайн язышасың икән, димәк, уеңда бу кешегә карата ниндидер мөнәсәбәт бар. Әлбәттә, эш буенча сөйләшү белән башка төрле аралашуның аермасы булырга мөмкин. Вәгъдә иткән, очрашып йөргән кыз булганда, башкалар белән дә шундый уенны алып бару – амораль күренеш. Мәсәлән, минем ирем, өч балам бар. Үземнең кем беләндер онлайн-мөнәсәбәтләр алып баруымы күз алдыма да китерә алмыйм. Аерма нәрсәдә соң: күрешеп сөйләшәсеңме, онлайн-аралашасыңмы?
Сүз дә юк, интернет челтәрендә сөйгән ярны табып буладыр. Әмма һәр сөйләшкән кеше дә синең сөйгән ярың дигән сүз түгел. Интернет аша барыбер кешенең бөтен уңай һәм тискәре сыйфатларын белеп бетереп булмый. Күрешеп, күзгә-күз карап аралашыга кирәк. Бергә яши башлагач та әле кешенең күп кенә сыйфатлары ачыла.
Фәгыйлә Шакирова, блогер-яучы:

Хәзер танышу сайтларының эшчәнлеге бераз чикләнә башлады. Дәүләт Думасында да танышу сайтлары турында төрле тәкъдимнәр яңгырый. Интернетта танышуның уңай яклары бар, әлбәттә. Әмма кеше белән танышам, мөнәсәбәтләр корам дип мошенникаларга юлыгып, акчаларын югалткан гүзәл затлар да бар. Россиядә 30 яшьтән өлкән булган ялгыз хатын-кызлар саны зур. Димәк, аларны ялганлау, алдау җиңелрәк. Мәскәүдә хәтта, махсус “пикап”ка өйрәтүче тренинг (дәресләр) бар. Онлайн сөйләшеп, кызларны гашыйк иттерәләр дә, акчасыз калдыралар. Хатын-кызларның игътибарын җәлеп итү өчен Интернеттан чибәр егетләрнең фотоларын кулланалар, матур итеп сөйлиләр. Тулаем, ышаныч яулап алгач, акча кысалар. Танышу сайтларында да хәзер күбрәк өйләнгән ирләр утыра. Кайберләре очрашкач яшермичә: “Минем сөяркәм бул. Сиңа акча түләп торачакмын”, – ди. Ә башкалары хатыныннан да, очрашып йөргән кыздан да яшерә. Психологларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында ир-атларга ышанудан психологик травма алган хатын-кызлар да бар. Әти-әниләр: “Кайчан кияүгә чыгасың? Гаилә корырга кирәк”, – дип башны катыра башлагач, кызлар ир табуны максат итеп куеп, акны карадан аерырга кирәклеген дә онытырга мөмкин.
– Яучы буларак, сезгә кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә?
– Хәзер кәләшләр түгел, ә кәләшләрнең әти-әниләре кияү эзли. Кызлар тормыш иптәшен табу вазифасын да ата-анага күчерә. Кытайда, мәсәлән, бу гадәти хәл. Анда кәләшләр базары бар. Әти-әниләр балаларының фотоларын тотып басып торалар. Менә шулай парлар табыла да инде. Ләкин Кытайда хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк, шуңа кызлар ирләрнең фатиры булмаса кияүгә чыкмый. Бездә дә шул ук хәл. Хатын-кызлар бай ир-ат көтә. Ялгыш кына, социаль челтәрдә анкетасына бай кияү дип язып куйсам, шунда ук “таныштыр” дип дистәләгән хәбәр алам. Алары да бик кызык. Шәп кызны тәкъдим итәм бит инде: “Холыкларыбыз туры килмәде”, – дип тагын танышырга тели. Ярый бер-ике тапкырны аңлап була әле, әмма биш кыз арасыннан берсе дә ошамау сәер. Көн саен яңа кыз белән танышуның тәмен тоеп алалар.
– Блогер булгач, сезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә күптер. Авыз пешкән чаклар булдымы?
– Бер егет мөрәҗәгать итте. Машинасы да текә, йорты да матур. “Фәгыйлә апа, миңа мөселман кызын табып бир әле”, – ди. Мин тәкъдим иттем, әлбәттә. Кавыштырдым да, бетте, бер хәбәр дә килмәде. Соңыннан гына кәләш аша бу егетнең хатыны, өч баласы булуы ачыкланды. Ул үзенә икенче хатын эзләп йөри икән. Бу әфәндене кара исемлеккә язып куйдым. Яучы белән аралашканда кеше бөтен гаилә хәлен әйтергә тиеш. Мин һәркемнең вөҗданы, тәрбиясе өчен җавап тота алмыйм. Әлбәттә, үз чиратымда сораулар бирәм. Әле алай да сакланып бетеп булмый. Аннан авылдагы егетләрне жәллим. Кызлар бөтенесе шәһәргә омтыла. Бүлмәне арендага алып, очын-очка ялгап яшәп ятучылар да: “Мин авылга кайтмыйм. Авыл егете кирәкми”, – диләр. Алай булгач, чит илләрдән татар егетләрен дә тәкъдим итеп карадым. Күптән түгел генә Америкада яшәүче татар егетенә кәләш таптым. Шулай да кызлар чит илгә барырга да атлыгып тормыйлар. Тагын бер әйбергә игътибар иттем әле. Мин кызларның анкеталарын урнаштыргач, аларның авылдашлары: “Син кияү эзлисең икән”, – дип төрттереп әйтәләр. Моннан оялырга да, куркырга да кирәкми. Әгәр авызыңны ачып торасың икән, сиңа дигән егетне дә умырып алалар. Кызларга да, егетләргә дә бер генә киңәш: аек акыл белән эш итегез.
– Яучы булып акча эшләп буламы соң?
– Мин шәхси блог алып барам бит. Таныштыруны шәхси блогның бер юнәлеше буларак кына башлап җибәргән идем. Акча эшлим дип, яучы булмадым.
Әлфия Һадиева:

Без бит авыл балалары. Мәктәпне тәмамлаган вакытта тормыш болай иркен түгел иде. Әни: “Тулай торак булган уку йортына кер”, – дип киңәш бирде. Мин Казанның 55 нче һөнәр көллиятенә укырга кердем. Безгә 12 кызга бер бүлмә бирделәр. Төркемебез, шөкер, тату булды. Кабан күле яр буенда яшьлегебезнең иң матур мизгелләрен үткәрдек. Бер ел укыганнан соң, заводта эшли башладык. Анда инде 4 кызга бер бүлмә булды. Ул вакытта кичләрен дискотекалар оештыралар иде. Менә шулай заводның тулай торагында егетләр белән таныштык, аралаштык. Ирем белән дә шулай кавыштык.
Гүзәл Камалова, журналист:

Бәхет күктән төшкәнне көтеп утырсаң, әллә ни ерак китеп булмый дип саныйм. Шуңа күрә парлы булырга теләгән барлык таныш-белешләргә интернет мөмкинлекләрдән файдаланырга киңәш итәм. Интернет аша тиң ярыңны табып булуның ачык мисалы булып торам бит. Иремне интернетта очраттым.
Күпләр интернет-танышулардан курка, кыенсына. Әмма моның ни начары бар? Ярый да 18-25тә аралашу даирәң киң: уку йортында, кафе-күңел ачу урыннарында танышырга мөмкин. Хәер, инде яшьләр дә күптән офлайннан онлайнга күчте. Өлкәнрәк буын өчен исә бу – иң кулае. Күпләрнең көне өй һәм эш арасында уза. Насыйп ярың көннәрнең берендә үзе фатир ишеген ачып керер дип көтеп утырып булмый бит инде. Ә интернет төрле кешеләр белән танышу, аралашу, очрашу мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме – онлайн “сазы”на батмыйча, тиз арада аралашуны күзгә-күз күчерү.
Дөрес, онлайнда төрлесе очрый. Танышу сайтларында өйләнгән кешеләр дә, авырулар да, кызык эзләүчеләр дә, аферистлар да утыра. Иң мөһиме – акыл белән эш итү. Аралашуны дәвам итмәве хәерле булган кеше шунда ук күренә ул. Аннары күпләр интернет аша таныша башлый да, бик тиз күңелләре кайта. Әлбәттә, болай уңышка ирешеп булмый. Кайчак үзеңә туры килгәнен эзләү озакка да сузылырга мөмкин. Әмма теләгән кеше, һичшиксез, үз бәхетен табачак дип уйлыйм.
Заманча мәхәббәткә – заманча аңлатма
Заманча мөнәсәбәтләрне гадәти сүзләр белән генә аңлатып бетерү кыен. Шуңа күрә ир-ат һәм хатын-кызлар арасында булган хисләрне тасвирлаучы яңа төр терминнар барлыкка килә.
Переписун – матур сөйләшүче, гыйшык уеннары остасы. Беркайчан да очрашуларга чакырмый, күрешүне планлаштырмый һәм күрешергә ризалашмый торган ир-ат.
Тәлинкәче (тарелочница) – очрашуга бары тик чит кеше хисабына затлы ризыкларны татып карау мөмкинлеге өчен генә ризалашучы хатын-кыз. Бер күрешүдән соң, аралашу, гадәттә, дәвам итми.
Масик – теләсә кайсы хатын-кызның хыялы. Ул психологик яктан җитлеккән, чибәр, тыныч, сабыр, кайгыртучан ир-ат. Кыскасы, аның белән үзеңне таш дивар артында кебек тоясың. 80 нче елларда балага ягымлы итеп “масик” дип эндәшкәннәр. Соңрак хатын-кызлар бай егетләрне "масиклар" дип атаган. Бу сүз “папик”ның синонимы булган һәм күбрәк тискәре төсмергә ия булган. Бүген масик дип теләсә нинди яхшы, сөйкемле һәм дөрес тәрбия алган ир-атка әйтәләр.
Тюбик – тышкы кыяфәте буенча сөйкемле, ләкин холкы буенча буенча – масикның капма-каршысы булган егет. Үз-үзенә ышанмаган, көнкүрештә ярдәмгә мохтаҗ кеше. Үзенә чиксез игътибар таләп итәргә яратучы, манипуляцияләр остасы.
Милфа – ир-атларның игътибарын җәлеп итә торган 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз. Әгәр хатын-кыз очрашып йөргән ир-аттан сизелерлек өлкәнрәк булса, аны милфа дип атарга мөмкиннәр.
Пикми – ир-атларның игътибарын җәлеп итү һәм аларның хуплавына ирешү өчен барысын да эшләүче хатын-кыз.
Комментарийлар