Яхшыбай авылы район үзәге – Сарманнан 12 чакрым гына ераклыкта урнашкан, әмма шушы ике җирлек, әйтерсең лә икесе ике гасырда яши кебек.
Пәри туе биетә...
Сарманында тәртип, заманга ияргән. Ә менә Яхшыбай авылы узган гасырда адашып калган. Узган гасырның утызынчы елларында мәчетләрнең манараларын кисү афәтен тарихтан укып беләбез, ул биналарны йә клуб, йә мәктәп иткәннәр. Совет хөкүмәте таралгач, мәчет манаралары торгызылса да, ни гаҗәп, бөтен республикабызга бер мәчет гарипләнеп калган – әле айсыз, манарасыз. Яхшыбайлыларның 1907 елда салынган мәчете, кызганыч, бүген дә клуб хезмәтен үти – әбиләр әйтмешли, пәри туе “биетә”... Шунда ук бер почмагына медпункт кереп урнашкан.
Авылдан чыккан күренекле шәхесләре, шагыйрь, тарихчы Дамир Гарифуллин истәлегенә музейлары да сыенган. Йә, Аллаһы... Бу бина, неоклассицизм стилендәге архитектура истәлеге, ягъни Татарстанның мәдәни мирасы булып, дәүләт тарафыннан саклана, ләкин кайгыртылмый гына. Түбәсеннән су үтә, авыл халкы шуңа чаң суга. Чормасына менеп карасаң, үлгән күгәрченнәр дә күптер, берәү дә менеп чистартмый, диешәләр. Карап торышка ук куркыныч, түбә дигәне шактый тузган. Тетелеп килә дисәм дә, ялгышмам. Чиләкләп су үтүе дә әрнетә. Ә бит мөселман өммәтенә бик тә кадерле мәчет булырга тиеш түгелме ул асылда?
Заманында йөзек кашына тиң остаз, Коръәнне беренче татарчага тәрҗемә итүче галим – Шәйхелислам Хәмиди биредә имамлык иткән! Бүгенге халәтен кайтып күрсәме... Авыл халкы да чарасыз. 1920 елда Яхшыбайда 569 кеше яшәсә, бүгенге җан исәбе нибары 90 тирәсе генә. Әз дә түгел, ләкин күбесе өлкәннәр. Араларында байтагы яшьлегендә шәһәрдә яшәгән, лаеклы ялына чыккач кына бирегә кайтып төпләнгән.
“Милләтем юлына бирәм!”
Менә шушы урында мәчетнең тарихын сөйлик. Авыл нигезен ныгыткан ташлар XVIII йөзнең беренче яртысына карый, димәк, бу авыл якынча 200 еллык тарихка ия. 1860 елларга кадәр халкының дәүләт крестьяннары составына кереп, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Бу чорда авылда 340 кеше яши. Җирлек үсә, 1906 елгы җанисәптә 446 кеше теркәлә. Ә 1907 елда сәүдәгәр Мортаза Мусин үз акчасына Яхшыбайда шушы ике катлы мәчетне салдыра. Беренче катында шәкертләр яшәсә, икенче катын мәдрәсә итә, ягъни бүген клуб сәхнәсе урнашкан урынга класслар ясата. 1913 елда анда 130 шәкерт укыган, дип яза тарихи чыганаклар.
Мортаза хаҗи үзе исән чагында зәкәт белән гошер сәдакаларын тиешенчә үтәп, нәфел сәдакасыннан тагын өч мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Туган авылы Бордыбашта, Анак һәм Минзәләбашта да аның иганәчелеге бәрабәренә азан тавышы яңгырый. Һәммәсенең дә чыгымнарын үз кесәсеннән күтәрә: өязләрдән абруйлы остазлар китертә, шәкертләрне тукландыра, мәчетне җылыту, керәчинен юнәтү, саный китсәң... Кызганыч, үзе 1909 елны 4 ай авырып, 64 яшендә бакыйлыкка күченә. Тик соңгы сулышын алганчы, варисларын җыеп, васыятен җиткерергә өлгерә ул: “Мин малны җыйдым, бар малым да хәләлме, хәрәмме – белмим. Менә шул малымның өчтән бер өлешен – 90000 сумын милләт юлына бирәм. Сезгә калганы да җитәр, тырышыгыз”, – ди. Шуннан аз гына гайрәтләнеп: “Менә! Бу кәләпүшемнең дә өчтән бере милләт юлында булыр, бер тиенен калдырсагыз да, мин сездән разый булачак түгелмен”, – дип тә өсти. Һәрхәлдә, тарихи чыганаклар шулай дип искәртә.
35 яшьлек улы Гыйрфәнеддин кулына калган байлык та хәттин: тегермәне, таш амбары тулы игене, кибете, ак өйләре. Ике катлы өе бүген дә исән, тик аны район үзәгенә сүтеп алып киткәннәр дә хакимият бинасы иткәннәр. Ә милләтенә дигән төп мирасы исән, тик аяныч хәлдә. Хәер, 1905 елда ук мәчеттәге вазгыять үзгәрә күрәмсең. Укыту дәрәҗәсе, остазлар эшчәнлеге, мәчет-мәдрәсәнең кереме-чыгымы шик уята, ләкин... Хәер, болары инде ерак тарихта. Гыйрфәнеддин дә Себергә озатыла, малы сәвитчеләр тарафыннан талана. Бу якларга бүтән кайтып күренми ул, ә менә әтисенең кабере Яхшыбай зиратында тәрбия кылына.
Әрнергәме, сөенергәме?
– Мәчетнең нигезе дә, диварлары да нык бит. Аны төзегәндә бер ватык кирпеч тә кулланмаганнар. Бөтен районнан йомырка җыеп, измә ясаганнар. Түбәсенә рельслар куелган, шуңа көймә итеп кирпечләр тезелгән. Рельсларның “Демидов заводы” дигән язуына кадәр исән, – ди Әлфия ханым Сираева.
Сүз уңаеннан, инкыйлабка кадәр Демидовлар династиясенең Уралдагы Түбән Тагил шәһәрендәге заводлары Төркстан белән Себерне тоташтырган Семиреченск тимер юлларын төзү өчен махсус рельслар эшләп чыгара. Димәк, мәчетнең тимер матчалары да Россия тарихына килеп ялгана.
Манарасы киселгәч, мәчетне әүвәл ятимнәр йорты, аннан башлангыч мәктәпкә әйләндерүләре бер хәл, соңрак түренә иген бушатып, ишегенә амбар йозагы эләләр. Кирәк бит шул тиклем җүнсезләнергә... Соңгы чиктә бинаны клубка бирәләр. 1985 елда аны Иске Кәшер авылындагы күмәк хуҗалык рәисе Изаил Назыйбуллин төзекләндерә. Ләкин әрнергә дә, шөкер итәргә дә белмәссең бу хәлгә. Ник дигәндә, авылның йөрәге булып типкән бердән-бер урын ул әлегә. Беренче катындагы медпунктка да авылда сыенырлык башка бина юк. Яхшыбай халкының күпчелеге өлкәннәр икән, медпунктның да көндәлек эшләп торуы кирәк.
– Диварларының калынлыгы берәр метр, 2012 елны газ кертелгәч, җылылыгы ягыннан зарланып булмый. Җанга рәхәт монда, күңел ял итә. Районнан табиблар килгәч тә: “Авыллардагы модульле ФАПларга караганда да синең бүлмә яктырак”, – диләр. Нигезенә иңгән иман нуры гасырлар буена да сүнми икән, – ди авыл фельдшеры.
Мәчет бинасының икенче канаты – клуб. Мөдире Әлфия ханым Сираева исә үзешчәннәр учагын сүндермәскә бурычлы.
– Мәчеткә килеп, берәүнең дә аңлы рәвештә җырлап, биеп кайтасы килми. Өлкән яшьтәгеләр бик кыенсыналар. Үземнең дә бу җәһәттән җаным тыныч түгел. 1988 елны килен булып төшкән көнемнән шушы хәл. Эш урыным – клуб, ә клуб дигәне – борынгы мәчет. Икенче катка менгәч, сәхнәгә карыйм да: “Аллаһы, зинһар мине гафу кыл”, – дигән сүземне әйтмичә калмыйм. Баскычлары биек, текә, авыл апаларына менеп йөрергә кыен дип, бергәләп беренче каттагы шушы бүлмәне төзекләндердек. Барысы да Яхшыбайга килен булып төшүчеләр. Диварларын агарттык, юдык, тәрәзәләренә челтәрләр элеп куйдык. Бергә җыелышабыз да мөнәҗәтләр әйтәләр, догалар укыйлар. Һәр бәйрәмне үз вакытында тыйнак кына булса да үткәрәбез. Сабантуй дисеңме, авыл көне, көзге ярминкәләр. Сөлгеләрне дә урам әйләнеп җыябыз, бик күңелле! – ди Әлфия ханым.
Җырлы-биюле бәйрәмнәрнең мәчеттән читтәрәк үткәрелүе – әйбәт. Бер гөнаһылары кимрәк, диярсең. Рөхсәт итсәләр, мәчеткә дә үз көчләре белән тотыныр иделәр. Беренчедән, тәрәзәләре бик беткән. Икенчедән түбәсе...
– Бу бинаны милли мирас итеп саклап калыр өчен, кичекмәстән түбәсен алмаштырырга, ә моның өчен, кара исәп белән, 5 миллион су акча кирәк, диләр. Моңа кайчылыклары, араталык-бастырмалары, калае, кыскасы бөтен кирәкле чималлары да кергән. 60 ел элек ябылган калайның тәмам рәте беткән, бер көн сабыр итәргә дә чамасы юк. Казаннан да килеп күрделәр, үлчәп, санап карагач, курыктылар. Безнең хәлне районда да беләләр. Бердән-бер чара – грант оту. Тик ул безнең хәлдән килми. Гозер белән чыгарлык егетләребез бар барын. Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның да бабасы безнең авылдан чыккан... – дип уфтана халык.
Ниятләре – әлеге бинаны саклап калу. Аны мәчет итә алырлармы, манарасы торгызылырмы – билгесез.
– Мәчет итсәк тә анда йөрер кеше юк. Кулга тотарлык берничә ир бар барын, аларын әле өйрәтәсе. Мулласыз, мәчетсез авылда яшибез. Элек Наил абый Латыйпов, тракторчы булып эшләгән куәтендә имамлыкка кереште: мәрхүмнәрне соңгы юлга озатты, туучы балаларга исем куша иде. Авылның рәхәт чаклары! Безне хәзер Вәсилә апа хатын-кызларны гарәпчә укырга, язарга, Коръән укырга өйрәтә. Менә шушы бүлмәдә кайнашабыз инде, бүтән урыныбыз да юк, нишлик соң? – ди Әлфия ханым. – Күңелемдә кайчак буран күтәрелә. Авыл халкы да, алма пеш, авызыма өзелеп төш, дип яшәргә ярата. Җиң сызганып, үзебез эшкә керешмәсәк, безне кем мәчетле итәр? Үзгәртеп кору чоры башланганга 30 ел вакыт үтеп бара, ел саен бер генә бүрәнә бурап куйсак та, әллә кайчан кечкенә мәчет салып керә идек. Ә без хаман кыйбла эзлибез...
Әлфия ханым хаклы, үзләреннән дә тәвәкәллек кирәк. Кара май исе килгән төбәк өчен 5 миллион сум акча күп тә түгел. Иганәчеләр күңелендә изгелеккә урын табылмый калмас, бәлки. Өметләник. Өметсез шайтан гына, диләр бит...
Комментарийлар