16+

Алпавытныкы чаклы йортларын калдырып, авылга кайтып төпләнгәннәр

Шәһәрдә гомер итүче авыл баласын туган якка тарткан җирсү хисе куәтенә, шөкер, дәүләтнең дә илтифатлы карашы килеп кушылды – күпләр әкренләп кенә сала ягына кузгалды.

Алпавытныкы чаклы йортларын калдырып, авылга кайтып төпләнгәннәр

Шәһәрдә гомер итүче авыл баласын туган якка тарткан җирсү хисе куәтенә, шөкер, дәүләтнең дә илтифатлы карашы килеп кушылды – күпләр әкренләп кенә сала ягына кузгалды.

Гаиләләре белән. Изге ниятләрдә, зур максатлар берлә. Кәефе киткән, тезләнергә әзерләнгән авылларны күтәрергә!

Авылга - якты ниятләр белән!

Нина белән Марсель Сәлимуллинар Алабуга шәһәрендә яшәгән җирләреннән алпавытныкы чаклы йортларын калдырып, инде лаеклы ялга чыгабыз дигәндә дә куркып калмаганнар, Мамадыш районының Шәдче авылына кайтып төпләнгәннәр. Муниципаль ярдәм программасы кочак җәеп каршы алмаса, әлбәттә, ялан җиргә казык кагуы ансат булмас иде. Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән старт алган авылга күченеп кайтучыларга ярдәм итү программасы нигезендә йорт төзелешенә дип 1,5 миллион сумга кадәр , ә менә икенчел торак сатып алу өчен 750 мең сумга чаклы акча бирелүе киләчәккә зур ышаныч баглый. Нина Сәлимуллинаны беренче чиратта шушы суммалар кызыксындырган дисезме? Юк, мәгәр шатландырган, хак! Авылга кузгалуының төп сәбәбе – халкыбызның милли традицияләрен яңарту, онытылып барган гореф-гадәтләрне барлау, аларны яшәтү! Яшь буынны миллилек рухында тәрбиялисе һәм милли мирасны киләчәк буынга җиткерәсе килү ниятенә

Дөрес, Шәдчедәге йортларына кем дә кызыгыр дип әйтеп булмый. Яңа түгел ул, ерактан да балкып тормый. Хуҗалар әйтүенчә, иң мөһиме – балачакта үскән йортны хәтерләтә – агач бүрәнәдән!  

– Авылда буш өйләр шактый, ләкин күңел сыярлыгы юк. Инде кул да селтәгән идек, берәр йортта вакытлыча гына яшәп торырбыз да, күңел булганчы эшләгәч, лаеклы ялга чыгуга Алабугага кайтып китәрбез дип уйлашканда авыл җирлеге башлыгы соңгы мәлдә шушы йортны искә төшерде. Хуҗалары белән килештек тә, тормыш китабының яңа битен язарга керештек, – ди Нина ханым.

"Ат өстендә җан биргән"

Балачагында нужа күреп үсмәсә, авылның әтәчле иртәләрен шифаханә почмагына тиңләр идеме икән?.. Әтисеннән иртә ярты ятим калып, утын ярып, әнисенә терәк булып үсүе аны бик иртә чыныктыра, әлбәттә.

– Теләче районының Иске Карабаян авылында туып-үстем. 6 бала без, Гена исемле абыем дауна  чирле, сөйләшә алмады, селкенеп кенә утыра, әни безне орыша башласа, яклыйсы килептерме, тавышка түзмичәме, өстәл җәймәсен генә тартып төшерә иде. Мәрхүм әтием дә, абыем да, мин дә – гармунчылар, әни – җырчы, аларны тыңлаганда абыйның канатлануы! Тыеп булмый башлагач, әни чарасыздан аны интернатка тапшырды. Хәтеремдә, 17 анализ биргәннәр иде, интегүләре... Янына барып йөрдек, ташламадык. Бик иртә кияүгә чыктым. Килен булып төшкән нәселдә үземне яратып та бетермәделәр, барлыклы иделәр... Ә мин 6 балалы гаиләдән, җитмәсә әтисез, әни сыңар... Бәлки, шул чагында ялгыш адым ясалмаса, мин башкалага китеп, күптән танылган җырчы да булыр идем. Сукмак икенче якка алып кереп китте шул... Ә бит әти үлгәндә, кызым, җырчы булырсың, яме, дигән иде. Фотоларына карыйм да исем китә, әти 49 яшендә 70 яшьлек карт кебек күренә, әни дә эшләмәгәч, тормышны җигелеп берүзе тартты шул: шимбә-якшәмбе җиттеме итек басты, эштән соң йорт буралары бурады, өтерге белән капкаларга бизәкләр ясап сатты. Ат өстендә җан биргән... Әтинең ат өстендә үзәнлеккә йөгерткәнен күргәннәр, аты туктап калган, уйсулыктан менми дә менми икән,  барып карасалар... Әти егылып төшкән

Язмышы. 16 яшеннән кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таба. Төп йортта эш тә сансыз, иренең дә йөрәге авыру, бимазалана торгач, хәләлен күндерә – башка чыгалар. Мәктәптә эшли, ирен кадерли, чөнки йөрәгенә операция ясаткан Николаена ярты чүмеч тә су күтәрергә ярамый. Мунча-сарайларны яңартып, инде өйгә тотынабыз дип торганда, ире бакыйлыкка күченә.

– Олы улым Казанда, ә төпчеге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укырга киткән иде, иремне җирләп, кырыгын гына үткәрдем дә, авылда ялгыз өйне саклап яшәмим дип, Евгений укыган училищеның тулай торагына тәрбияче булып урнаштым. Яшәргә зур бүлмә бирделәр, хезмәт хакы әйбәт, әле әйдә син дә укырга кер, дип тә үзәгемә үттеләр, булдыра алмам дип, кызулык белән баш тарттым. Ә бит гомеремне барыбер мәдәният өлкәсенә багышладым, – ди әңгәмәдәшем.

Тарих хәтере яши

Менә бүгенге көненең чишмә башы шул елларга барып тоташа. Кирәксә чалгы тотып печән чаба, балта алып утын яра торган, эшкә куәтле ханым килде, эшне сыртыннан гына селкеп сала, дигән даны аның тиз тарала. Хәтта көллият хезмәткәре – сыңар канатлы Марсель әфәндене яучыларга да бу сүз сәбәп була. Ике ара тиз генә ялганмый әле: очрашалар, урам әйләнәләр, сүзләре дә килешә, тик йөрәк дигәне, алай да ашыкмаска киңәш итә.

– Беренчедән, улым укуны ташлады да, Сабага кайтып китте, анда механик белгечлегенә укыды. Мин дә, улымнан башка шәһәрдә бер генә көн дә яшәмәдем, авылга кузгалдым. Теләчедә эшләдем, мәдәният йортында. И, кызык чаклар. Спектакль уйнап, концерт-тамашалар оештырып, сценарийларын үзем язам, дигәндәй... Бер җай белән яшәгәндә Марсель шалтыратты миңа, онытмаган! Хәлләр сораштырып көн дә шалтырата башлагач, фатир хуҗасы миңа әйтә, ярата бит сине бу, ди. Ышанмадым. Беренче гаиләсеннән аерылган ир, ышанырга ашыкмыйча, сынап кына,  озаклап түшәде ул миңа киләсе юлын. Кунакка кайткан җиреннән, алып китте мине. Әзер дә түгел идем. Балаларым да каршы иде. Әни, кияүгә чыкмыйча гына булмыймы соң, диде олысы. Алар белән кара-каршы утырып Марсель үзе  сөйләште. Әниегезне бик яратам, какмам – сүз бирәм, сез дә минем канат астында, бер оя булып яшәрбез, дигән ул аларга. Ризасызлык дигәне тиз таралды, бик тату яшибез, Аллаһыга мең шөкер, – ди Нина ханым.

Кабаттан Алабуга шәһәренә әйләнеп кайткач, мәктәптә эшли, бер үк вакытта мәдәният өлкәсендә куйган хезмәтләрен дә санап бетергесез. Үзе пьесалар да, сценарийлар да яза, татар халык театры режиссеры вазыйфасына йөкләнә, берничә ел «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамблен җитәкли, бәйрәмнәрдә җырлый, шигырьләр, көйләр яза, кыскасы, җирлектәге мәдәният учагына яңа ялкын өсти. Күңелендә бөтерелгән иҗат дулкыны ару-талуны белмәс Нина ханымны тынгысыз итә, ул хәтта күрше районнарда бәйрәмнәр алып барырга да ярдәм итә. Мамадыш районының Юкәче авылына да керәшен бәйрәмнәре үткәрергә килгәне була аның. Алып баручы сыйфатында әлбәттә. Менә шул чакны ук ул авылны да, халкын да үз итәргә өлгерә. Юкәчелеләрнең дә, теле тәмле бу хатын, матур сөйли, моңлы җырлый дип аңа соклануы, Нина ханымның шушы төбәккә күченеп килүенә оеткы булдымы икән әллә? Ни генә булмасын, киң шәһәрне тарсына ханым, дөньясын кочып яшәр өчен саф күңелле, ихлас авыл кешеләре җитми аңа. Тормышларын җитеш итеп, кабаттан авылга кузгалуында бер максат – керәшен халкы фольклорына кабаттан җан өрәсе, аларның яшәешенә тулы куәт бирәсе килә аны.

– Алабугада кире кайт яме, дип калдылар. Йөрәккә бит үз ризыгы кирәк! Юкәче авылы мәдәният йортына әле ремонт кирәк. Анысы да булыр. Беренче эш көнемдә аны Марсель белән  бик әйбәтләп юдык, авыл апалары да булышты. Өч миченә ягып җылытырга кирәк бу бинаны. Мичләре дә борынгы. Хәер, мәдәният йорты бит ул әле үзе дә патша заманында чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбе булып хезмәт иткән. Бер почмагына музей ачып, минем аны туристик маршрутлар проектына кертәсем килә, – ди әңгәмәдәшем.

Хыяллары зурдан! Болдырыннан ук үткән гасыр исе аңкып торган бинаның эчендә бер гасырлык тарих хәтере яши. Төбәк өчен кадерле бина ул. Җиренә җиткереп торгызсалар – Сәлимуллиннар гаиләсенә һәйкәл куярлык. Хәер монысын вакыт күрсәтер. Әлегә монда күптән тынган халык моңнарының кабаттан яңгырый башлавы да зур куаныч. Төштән соң авыл балалары, ә кичке якта авыл әбиләре инде репетицияләргә йөри башлаган! Берничә бәйрәм үткәрергә дә җитешкәннәр. Керәшен халкы күп җырлы, күп йолалы халык бит ул, димәк, юкәчелеләрнең дә җырлап яшиселәре алда әле!

Сәлимуллиннар исә үзләре  канәгатьме? Әлбәттә! Гаилә башлыгы Шәдче авылындагы картлар йортында эшли, Нина апа Юкәче авылы мәдәният йорты җитәкчесе. Дөрес, кышкы салкыннарга кадәр йортларын газлы-сулы итәселәре, юынырга мунчаларын сиплиселәре бар. Ләкин ни хикмәт, болары куркытмый да аларны. Иң мөһиме йортлы булдык, ике кулыбыз эшле, ә төзелеш безне куркытмый, гомере буе төзибез, монысына гына куәтебез, җитәчәк, диләр алар. Суга бер як күршеләрендәге коега, мунчага әлегә икенче як күршеләренә йөриләр. Авыр чакларны бергә күтәрү – әлегәчә сакланып калган иң матур һәм иң күркәм гадәтләрнең берсе бит авылларда.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Красивая пара, совет до любовь!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эле сезнен янга кайтучылар булачак. Дэрес эшлагасез. Авылларны торгызу кирак.

      Мөһим

      loading